[{{mminutes}}:{{sseconds}}] X
Пользователь приглашает вас присоединиться к открытой игре игре с друзьями .
Обычный татарский
(3)       Используют 6 человек

Комментарии

Мультилингва 15 августа 2018
Словарь включён в программу мероприятия [18.07.18 - 07.09.18] Мультилингва МЕГА 2.
Написать тут
Описание:
Тексты длиной 270-300 символов
Автор:
Phemmer
Создан:
7 декабря 2017 в 11:26
Публичный:
Нет
Тип словаря:
Тексты
Цельные тексты, разделяемые пустой строкой (единственный текст на словарь также допускается).
Содержание:
1 Әйт, нигә кәкре? Нигә? Мин, абыйдан булмагач, шул сорауларым белән дәү әнигә барам, ул миңа, билгеле инде, берәр төрле имеш-мимеш сөйләп җибәреп, мине дә шатландыра, үзе дә шуның белән котыла белә иде. Әйтик, этнең койрыгы нигә өскә таба кәкреме? Болгарга җиңел булсын өчен.
2 Үзенә кимерергә күбрәк сөяк эләктерү өчен. Нигә күбрәк сөякме? Ул әйтә - кәнфит ашасам, тешем камыр була, ди, сөяк кимергәч, тешем тимер була, ди, шуның өчен! Шул рәвешле, дәү әни сөйләгән имешнең җимеше күп вакыт бер дә көтмәгәндә генә миңа кайта, шунсы миңа бигрәк тә күңелле тоела иде.
3 Балалар! Билгеле, сез дә шундый яки шуңа охшаш сорауларны еш кына бирәсездер. Шулай ук аларга төр-ле кызык-кызык җаваплар да аласыздыр. Ул җаваплар-ның берләре шулай кыска-кыска гына тапкыр сүзләр белән әйтелсә, икенчеләре авыз тутырып сөйләрлек бер мәзәк, имеш хәбәр булып чыга.
4 Әкият булгач - әкиятчә инде: аларда алынган хайваннар, кошлар да кеше кебек сөйләшә беләләр, кеше эшли торган эшләр до эшлиләр киенәләр, кунакка йөриләр, җырлыйлар, бииләр... Кайберләрендә һәртөрле мифлар, аждаһа еланнар, тылсымнар, төрле чынлый нәрсәләр дә килеп катыша.
5 Шунлыктан мондый әкиятчекләрдә, күбесенчә, фән китапларында язылганнарның киресе дә килеп чыга: әйтик, фән буенча, кеше үзе күп миллион еллар аша хайваннан килеп чыккан булса, бу әкиятләрнең кайберләрендә, киресенчә, кешедән кинәт кенә бер хайван, я кош-корт килеп чыккан итеп тә күрсәтелә.
6 Бу тик тискәрелекне кисәтү өчен шундый ямьсез, кире беткән бер-бер сурәтчә белән китерелгән җанлы бер мисал гына. Шул рәвешле, мондый имеш-мимеш сүзләрнең күпчелеге әхлакый яктан бер мәсәл-әкиятчек булып та хезмәт итәләр. Өченчедән, бер дә булмаганда, мондый әкиятләр балаларда уку дәрте уяталар.
7 Иртәме, соңмы, язның ничек килешенә карап, менә бер заман чәберчек кайтып төшә. Килү белән ул иң элек боз өстенә куна, куна да үзенең бер учка сыеп бетәрлек кечкенә гәүдәсе, сыгылмалы тәпиләре белән көяз-көяз сикереп басып йөри, ул шулай бозның калынмы, нечкәме икәнлеген чамалый икән.
8 Өченче сугуда боз бөтенләй калшаеп чыга да кузгалып та китә. Шуңа күрә чәберчек үзе дә мактанып әйтә икән, ди: - Үзем кечкенә булсам да, койрыгым алтмыш пот! - ди икән. Булса да булыр. Ул хәтле елгаларның шулхәтле калын бозларын сугып ярырлык булгач, авырлыгы шуннан ким булмас та шул.
9 Болар да әти-әнисе кебек үзара бик тату булганнар, имеш. Кызык уеннар уйлап чыгарып уйнаулар дисеңме - әйтәсе дә юк. Менә болар бервакыт бик кызык шундый бер яңа уен уйлап чыгарганнар: берсе канатлары белән күзләрен каплый да гөр-гөр дип шулай гөрли тора, икенчесе шул арада каядыр кача.
10 Монсы аны эзләп тапканчы, ансы ояга килеп басып өлгерә. Ансы эзләп тапкач, хәзер монсы шулай күзләрен каплый да гөр-гөр килеп гөрләп тора. Шунлыктан бу уенны гөрләмеш уйнау дип атаганнар. Шулай итеп, бу күгәрчен балалары гөр-гөр килеп уйнап, тиз генә арада бик матур булып үсеп тә җиткәннәр.
11 Ояда калган пар күгәрчен аларны бик сагынып, ничек-ничек гөрләмеш уйнаганнарын исләренә төшереп сөйли-сөйли, үзләре дә һаман гөрләшеп утыра башлаганнар. Башка күгәрченнәр дә бу пар күгәрченнәрнең гөрләвен отып алып, әнә хәзер әле булса гөлдер-гөлдер килеп матур итеп гөрләшеп яшиләр, ди шул.
12 Бүдәнә, азга канәгать иткән өчен, бар ризыгын тыныч кына ашап, кайгысыз ятып симерә икән, ди. Әмма ач күз тартай барына канәгать итмичә, шул тамак кайгысыннан ут йотып, кулында бар ризыгын да тынычлап ашый-эчә алмыйча, урты эчкә кереп, юкка картаеп, елның елында корыга каклап, арыгаеп кала, имеш.
13 Әнкәсе караса, еланнар баскычтан менә башлаганнар. Шунда әнкәсе бик куркып, ишекләрне ябып, ачык-тишекне бикләп бетереп, үзе бер почмакка, Маһишәкәр мич башына менеп качкан. Еланнар, керер җир тапмагач, бер почмактан менеп, бер-берсенә ишелеп уралып, тәрәзәгә килеп бәрелгәннәр.
14 Тәрәзә ватылып киткән, еланнар шуннан өйгә кергәннәр дә Маһишәкәрне табып, өстерәп алып чыгып та киткәннәр. Әнкәсе бер заман исенә килеп, кызы артыннан елый-елый йөгергән, йөгерсә дә җитә алмаган. Еланнар Маһишәкәрне күл буена алып барганнар да аны үзләре белән суга алып кереп киткәннәр.
15 Беркем дә аңа ярдәм итә алмаган. Шулай кайгы эчендә каймыгып, сагыш эчендә саргаеп, еч ел да үткән, дүрт ел да үткән. Шуннан, бер заман, әнкәсе шулай бик моңаеп кына тәрәзәдән карап утырса, ни күзе белән күрсен, Маһишәкәрнең бер ир бала җитәкләп, бер кыз баланы кулына күтәреп кайтып килгәнен күргән.
16 Мине алып кер! - дип чидәшкән икән, яр читенә елан да килеп чыккан, бу да балта белән Тузбашның башын чабып өзгән. Елан үлгәч, су өсте кан белән кып-кызыл булган. Шуннан әнкәсе тын гына өенә кайтып яткан. Маһишәкәр таңнан торып, балаларны алып, әнисе белән исәнләшеп, кайтырга чыгып киткән.
17 Кычкырса да, күлдән бер нәрсә дә чыкмаган. Шуннан Маһишәкәр шиккә төшеп, су буен ипләбрәк карый башлаган. Ка раса, ни күзләре белән күрсен, су читендә кан эзләре... Тагын да яхшылабрак караса, бер якта Тузбаш еланның чабып өзелгән башы ята. Маһишәкәр, бу хәлне күргәч, аһ, дип елап җибәргән.
18 Аның әле ул чакта дөньядагы бер тереклек иясенең дә канын авыз иткәне юк икән. Шуңа күрә ул нәрсә тотып ашарга да белмичә, җиргә сузылып төшеп, аеры телләрен алга чыгарып куйган да: - Насыйп булса, миңа да бер тик тормаган кыбырсык үзе килеп кунар әле, - дип, шуны көтеп тик кенә ята икән, ди.
19 Ул шуннан барлык тереклек иясенә кунып, бик күп төрле кап татып, ахырында адәмгә килеп кунган. Адәм каны аңа бик ошаган, бик яратып, күбенгәнче эчкән-эчкән дә, авызы-борыны кан булып, тизрәк бу турыда еланга барып әйтим дип, очып кайтып килә икән, юлда моңа бер карлыгач очраган.
20 Менә шуннан соң инде елан бака ашаучы булып кына калган, ди. Әгәр дә шул вакытта черкигә карлыгач очрамаган булса, ул адәм ашаучы булачак икән иде, ди. Карлыгач шул очуы белән очып кешенең өй түбәсенә барып кунган да шунда үзенә оя корган. Шулай итеп, адәмнең ул иң якын дусы булып киткән.
21 Аның бер аклы, бер яшелле ике күлмәге бар, шуны ике катлап кия дә, куян кебек, ул да кирәк чагында төс алыштыра. Алыштыруы да ипчек диген? Кышын яшеле өстеннән акны кия, җәен ак өстеннән яшелен кия дә йөри бирә икән. Хәер, алмашка күлмәге булгач, алыштыра бирсен, ансына сүз юк.
22 Ләкин алар үзара ни генә сөйләшмәсеннәр, ни генә эшләмәсеннәр, саескан хәзер шунда була, кышын ак күлмәге белән карга ятып, җәен яшеле белән яфрак арасына посып, күренмичә генә тыңлап тора да, хәзер дигәнче, берсенең сүзен икенчесенә, икенчесенең эшен өченчесенә илтеп җиткерә икән.
23 Шулай итеп бу саескан аркасында урманда да, йортта да тормыш калмаган. Ул бар җирдә ау да юк, аш та юк, су да юк. Хәтта бер-берең хакында сүз дә сөйләмә. Хәзер ишетә, хәзер җиткерә дә бөтен планыңны боза да куя. Шуның өчен саескан булган җирдә берни дә эшләмичә тик торуны артыграк күрә башлаганнар.
24 Уйлашкан-уйлашканнар да мондый фикергә килгәннәр: саескан кая кунса да күренеп торырлык булсын, без аның ике күлмәген бер итик - агы да, яшеле дә берьюлы бергә янәшә булсын; шуннан без аны кышын да, җәен дә әллә каян күреп торырбыз, күргәч, анда инде сак булырбыз, дигәннәр.
25 Менә мин сиңа кештәк ясыйм әле! - дип, корымлы чүпрәк белән саесканның канат төпләрен ышкыган. Шуннан бирле саескан җәен дә, кышын да ерактан ук күренә торган ала канат бер кошка әйләнеп калган, ди. Кышын кар өстенә кундымы, яшел белән карасы күренә, җәен агачка кундымы, агы күренә.
26 Ләкин хәзерге әтәч әтәчмени? Ул башта, борын заманда, моның ише генә дә киенмәгән: аның йоннары шундый купшы бизәкле, күкле-яшелле тирәкле, канат очлары ут кебек ялтыравыклы, койрыклары нур кебек калтыравыклы булган. Ул шундый асылдан гына киенгән - аңа сокланмаган кош, көнләшмәгән күбәләк калмаган.
27 Ләкин тавис кош һаман да кайтмаган. Әтәч үзе һәрвакыт вәгъдәсендә торган, бер дә инде алдый белмәгән. Шуңа күрә дә тависка да бик җиңел ышанган инде ул. Әйткән сүз - каккан кадак, әйткән булгач, бу тавис та бервакыт кайтыр дип, ул өйрәткән вакытларда әтәч кычкыра да кычкыра икән.
28 Ләкин тавис кайтмый да кайтмый, ди. Шуннан бирле әтәч һаман тынмый, һәр көнне югары сикереп менә дә тавис кайтмый микән дип карый, аннан, тавышын ишетер дип уйлап: «Китереп бир!» - дип кычкыра; иртән дә, кич тә, төш вакытында да, һәркөнне шулай кычкыра. Ул моңа инде бөтенләй гадәтләшеп киткән.
29 Шулай итсә - менә кызык! - канатлары үзеннән-үзе чак кына леп-леп итеп куйган. Тилегән аны тагын һавага чөйгән, теге тагын кыт-кыт!.. Тавыкка бу эш үзе куркыныч, үзе хәтәр дә, кызык та тоела, үзенең очкан саен канаты языла төшә икән. Өченче кат чөюгә, тавык хәтта читән башына үзе сикереп менгән.
30 Ул элек-электән һаман җылт-җылт килеп күккә карарга ярата, караган саен анда купшы тилегәннең очканын күрә, эченнән генә аңардан көнләшеп үлә икән. Аннары: «Беләсезме, тилегән ул минем алтын тарагымны алган бит», дип, әбисеннән ишеткән ниндидер бер иске хәбәрне тавыкларга сөйли икән.
31 Менә киткән ике арада сугыш! Тилегән тавыкның муенсасын тырнагы белән эләктереп тарткан икән, бавы өзелеп киткән. Энҗеләр дә шунда чүплек башына көлгә чәчелгән. Ул арада этләр өрә, көш-көш дип әби-бабайлар таяк, табагачлар тотып чыга башлаганнар, тилегән дә хур булып һавага очып киткән, имеш, ди.
32 Әтәч шунда, аның саен һаваланып, күрдегезме дәдәңне дигән кебек, як-ягына җылт-җылт карана. Исәнме дигәнеңә ул хәзер юньләп җавап та бирми, әллә ниләр кук-кук итенә, бер дә харап! Ярый, ул монда шулай кукраеп йөри торсын, әмма тилегән явыз үзенең алтын тарагын да, муенсасын да онытмаган.
33 Болар куа торсын, ул арада тилегән бер чебине алып та китте инде. Икенче көнне тагын шул тилегән явыз әллә каян лапас артыннан очып килеп чыга да, кеше-кара күргәнче, икенче чебине алып китә. Өченче көнне тагын берне... Әтәч белән тавык корыга канатларын шапылдатып торалар да калалар.
34 Ул андамы! һи, көл дә тузан гына оча, ди, малай! Әле дә булса казынып эзлиләр, юк шул, табылмый, бакчы! Хәер, табылмый дию дә бигүк дөрес булмас, табуын табалар икән дә, тик шул әтәч үзе җүләр, энҗеләрне тары дип белеп, тапкан берен йота бара, ди. Ә тилегән явыз онытмый.
35 Бер кешенең унлаган тавыгы белән бик шәп, бик кукыр бер әтәче булган, ди. Болар шулай рәхәт-рәхәт кенә яшәп яткан чагында, менә бер көнне, бәлагә кар-шы, әллә каян бер карчыга очып килеп төшкән дә бу шәп әтәчне күтәреп алган да киткән. Билгеле инде, хуҗалар да, тавыклар да бик зур кайгыга төшкәннәр.
36 Билгеле, ул үзе болай табыннан читтә йөрүнең бәласен дә еш күрә: аны кайвакыт эт куып өертеп йөртә, тилгән дә аны сагалый, хәер, хәтәр минутларда, ничектер, ул туганнары барын искә ала, тизрәк алар янына елышып котылып кала, шулай булса да бәла үтү белән тагын аларны оныта икән.
37 Шулай дигән дә, борынын тагы да чөя төшеп, алпан-тилпән атлап йорттан урамга чыгып киткән. Ул шуннан күлгә, күлдән йөзә-йөзә аның да аргы башына, аккошлар ягына юнәлгән. Ул шулай камышлар янына барып туктаган. Менә бер заман камышлар ачылып, алар арасыннан аккошлар килеп чыкканнар.
38 Безнең бәбкә дә алар артына тагылып йөзеп киткән. Аккошлар күлдә бер әйләнгән, ике әйләнгәннәр дә ярга чыгып чирәм утлый башлаганнар. Безнең бәбкә дә аларга ияреп чыгып, үлән чүпләргә керешкән. Аккошлар шулай бераз ашаганнар да менә бер мәлне канат кагып җырлый-бии башлаганнар.
39 Ул юньсезең иптәшләренә катышмыйча үскәнгә бии дә, җырлый да белми икән. Үзен аккош кебек чөям дип, күтәрелеп канатын канатка суккан икән-җиргә егылган да төшкән. Җырламакчы булган икән - талашып үскән бәбкәдән нинди матур тавыш чыксын? - аңардан калдыр-колдыр иткән ямьсез бер тавыш кына чыккан.
40 Озынмуен һаман китмәгәч, алар-аны урталарына уратып алып, борыннары белән борып-борып чеметеп алалар, чеметәләр дә һавага аталар, төшкәч, тагы чеметеп алып тагым һавага аталар икән. Аккошлар аны шулай талаган -чукыганнар да каз бәбкәсенең исе-тыны беткәч, ташлап киткәннәр.
41 Ул шунда кузгала алмыйча озак кына яткан. Бер заман тәненең талашам җирләренә күкле-каралы булып яңа йоннар үсен чыга башлаган. Өч көн дигәндә, бу көчкә-көчкә генә канат-кулларын язгалап, әллә нинди ятим тавышлар чыгарып, пип-пип дип кычкыра-кычкыра, үз ата-аналары яныма сөйрәлеп кайтып килгән.
42 Без җиңдек! - дип, алар ягында кычкырып җәяү йөрергә керешкән. Тизме булган, озакмы булган, менә бер заман бу куркынычлы канлы сугыш та беткән, ике арада куллар куешып, гомерлек килешү ясалган. Инде хәзер кем исән дә кем юк, кем ничек сугышкан - шуларны барлый башлаганнар.
43 Шулай итеп ярканат берьюлы ике якның да ышанычын югалткан, ике як та аны үзенеке итеп танымаган. Инде хәзер аны нишләтергә? Ул киләчәктә дә ике яклы булып тагын шулай безне алдамасын, дип уйлашкан-уйлашканнар да, кошлар аны күзәтергә үз араларыннан мәче башлы ябалакка тапшырганнар.
44 Менә шуннан бирле инде хәзер ярканатка көн беткән. Аңа хәзер ай яктысы да юк, кояш яктысы да юк. Ай ягыннан аны мәче башлы ябалак, көн ягыннан аны ябалак башлы мәче эләктерергә сагалап кына торалар. Шуңа күрә аңа хәзер көндез дә, төнлә дә чорма ярыгына кереп посып ятарга гына калган.
45 Ардым. Нигә без болай йөрибез дә йөрибез әле? Тик кенә торсак ни булган? Әйдә, без зур бер җыелыш җыеп, барлык җан ияләренә, кош-кортларга шул турыда белдерик, алар да риза булса, моннан соң йөрмик. Без урныбызда тик торсак та, аларга барыбер безнең яктыбыз төшәр, - дигән.
46 Ай әйткән: Мин сине кояш кебек пешермәм пешерүен, алай да сак бул, мин җиргә йөзем белән торганда, күземә күренмә, - дигән, имеш. Шуннан бирле ярканат көн яктылыгында бөтенләй оча алмый, ярыкта посып ята. Айның да кечерәк бала чагында яки бик бетеренгән, картайган чагында гына чыгып йөри ала, имеш.
47 Бүре, үзенең сүзен арттан да раска чыгару өчен, аны-моны уйлап тормыйча, артына борылып койрыгын суза биргән. Сузуы булган - шул уңайга теге, чыжым баганасы хәтле кеше, аны койрыгыннан тотып алып, һавалардан уратып-уратып күтәреп җиргә бәргән икән - бүре кая барып төшкәнең дә белмәгән.
48 Бүре, инде сугалар, инде үтерәләр дигәндә, җан алып-җан биреп, йөз тәүбә, мең ант биреп, үлдем-калдым көчкә-көчкә генә урманга кереп котылган. Ләкин урманда гына торып чыдап буламыни соң? Кабырга әрнүенә түзеп булса да, ачлык әрнүе чыдатмый. Чукмардан котылып та була, ачлыктан булмый.
49 Әнә ерак та түгел матур-матур сарыклар утлап йөри. Бүре поса-поса шунда табан елыша. Үзе елыша, үзе һаман кеше юкмы дип тирә-ягына карана. Менә тагын елышты, сизмәделәр, бик һәйбәт! Бүре бер сикерүдә бер сарыкны эләктереп муеныннан буып алып җилкәсенә сала да урманга табан чабарга тотына.
50 Шуннан аю үзенең алданып коры яфрак җыеп калганын белгән, ләкин каршы суз әйтергә бертөрле дә юл таба алмаган. Тик ул үзенә үзе генә: «Тукта, тагын берәр нәрсә чәчсәк, мин дә акыллырак булырмын, инде кай җирен алырга белермен», - дип, эченә генә салып куйган. Менә тагын яз җиткән.
51 Аю ашап караса, күмәч шундый тәмле булган, бер дә харап, ашап туйгысыз икән. Шуннан аю, кайтып, мин дә үз өлешемне алыйм дип, бодай басуының төбен актарып караса, берни дә таба алмаган. Аю бик гаҗәпләнеп яңадан бөтен басуны астын өскә әйләндереп чыккан, барыбер берни дә таба алмаган.
52 Ник дисәң, этләр, күңелләре тарлыктан: «Сиңа күп тә, миңа аз тиде», - дип ырылдашып, табын бозып, әрләшеп, аннан тиреләре ертылганчы тешләшеп, талашып бетәләр икән. Ахырында бу эшләр зурга китеп, шуның аркасында авылларда этләр арасында бик зур талаш, олы җәнҗаллар купкан.
53 Калса-калса, кәнфит ашап, теше сызлап диванда шыңшып яткан кечкентәй этләр генә өйдә торып калгандыр. Ул андагы һаулашу! Билгеле инде, эт җыены булгач, ул мәҗлес бик талашлы, бик яман булган. Шулай да, озак һаулаша торгач, арада дөнья күргән карт этләр түргә менеп утырганнар.
54 Моңа буйсынмаучыны, араларында тотмыйча, талап үтерергә дип бик каты кисәтеп фәрман да таратылган, имеш. Шуннан бирле этләр үзләренең бу кагыйдәләрен бик нык саклап, һәркайда шуны күзәтеп тотып киләләр, балаларының балаларын да шул кагыйдә буенча торырга өйрәтәләр икән, ди.
55 Дөрес, аларда күрше белән күрше арасында хәзерге көндә дә ара-тирә тавышлар чыккалап куя куюын, ләкин анысы инде берсенең ашаган вакытында ялгыш икенчесе килеп кергән чагында гына була икән. Әмма ләкин бер табын корып, бергә ашап-эчеп утыру, бер ялгаштан ашау дигән нәрсә юк.
56 Ул картка үзен иптәшлеккә тәкъдим иткән. Карт кабул иткән. Борча белән бара икән, аңа бер чикләвек очраган, карт аны да иптәшлеккә алган. Аннан тагып аңа энә белән тукмак очраган, карт аларны да иптәшкә алган. Алган да, барысы белән бергәләп, өенә кайтып киткән. Кайткан кайтуын.
57 Тик картның бу иптәшләре бик тынгысыз булып чыкканнар. Чикләвекне куеп карый, кайда куйса, шунда тәгәри, бер дә тик тормый икән. Ул тәгәрәүгә, әллә каян мәче атылып килеп чыга да аның өстенә ташлана икән. Тукмакны сөйи, кая сөяп куйса, шунда ава, ул авып төшүгә, һау дип эт ыргып чыга икән.
58 Энә дә тик тормый - кулга-башка кадалып кына тора. Борчаны әйткән дә юк, сикерә дә сикерә. Инде юкка чыкты дисәң, килә дә үзеңне тешли икән. Аны бер дә учта-кулда тотып булмый икән. Менә кич тә булган. Карт һаман иптәшләре белән азаплана, бертөрле итеп тә аларны тынычландыра алмый икән.
59 Борчаны өйгә җибәрәм, арыганчы сикерер дә туктар, энәне югалтмаска баш турыма бүрәнәгә кадап куйдым, мин үзем хәзер йокларга ятам, сез дә тыныч ятыгыз, - дигән. Шулай карт утны сүндергән дә яткан. Менә ул йомылып кына татлы йокыга китеп бара икән, кинәт кенә аны борча тешләгән.
60 Карт кинәт уянып китеп башын күтәрүе булган - шул турыда бүрәнәгә кадалган энә аның күзенә төртелмәсенме. Карт: Абау! - дип күзен тотып урыныннан атылып төшүгә, идәндә, ботак тишегендә яткан чикләвеккә баскан икән, тәпие авыртуына чыдый алмыйча, уф, дин, идәнгә егылган.
61 Бар, әйт хуҗаңа, сине карамыйча болай ач йөртмәсен; инде ул ашлыгым уңмаган дисә, менә мин синең кулыңа шушы кәгазьне бирәм, яңа ашлык өлгергәч тә сине ул яхшылап ашатып симертсен, анда да начар ашатса, аңа шушы фәрманны күрсәтерсең! - дип, староста аңа печать суккан кәгазь тоттырып җибәргән, ди.
62 Мәче шома гына ярый дип кәгазьне алган да өйгә кереп киткән. Ләкин мәчедә эт кайгысы бармыни? Шул төнне салкын булгач, ул җылынырга дип мичкә кереп яткан икән, этнең боерыгын шунда онытып та калдырган. Иртән торуга мич яксалар, этнең кәгазе дә шунда янып көл булган, ди.
63 Өйдә икмәк тә аш-су пешеп тора, ди. Адәмнәр дә тук, мәче дә тук. Тик хуҗасы бу карт этне һаман да карамый, ул һаман да ач кала икән. Ник дисәң, аның хуҗасыннан икмәк дәгъва итәргә кулында кәгазе юк. Хыянәтче мәчедән сора-сорама, хәзер юньләп җавап та бирми, тыр-мыр итә дә үтә дә китә.
64 Амбар астында аларның җыйган саклык азыклары, бер зур чүлмәк тулы майлары тора икән. Шулай аш-сулары бергә булса да, песи үзенең үтә комсызлыгыннан һаман баздагы майга күз сала, аның, әлеге оятсызның, урлап ашамаса, күңеле булмый, һаман шул үз майларын үзе урлап ашарга күзе кыҗрый икән.
65 Син әле миңа - абзыеңа кул яга башладыңмы? Әгәр дә мин сине моннан соң якты дөньяда йөртсәм, атым песи булмасын, хәзер буып салам мин сине! - дип, лап итеп өстенә сикереп төшкән икән, күсе кинәт, җир упкан кебек, идән астына төшкән дә киткән. Шуннан бирле песи белән күсенең дуслыгы беткән.
66 Һәркөнне ауга яки эшкә киткәндә, араларыннан берсен кизү итеп калдыралар да, алар кайтуга шул кизү аш пешереп тора, аннары, бары да кайткач, бергәләп утырып ашыйлар икән. Беркөнне кизү торырга дуңгызга чыккан. Ул үзе бик иркә дә бик иренчәк, өстәвенә бик үпкәчән дә бик иренчәк икән.
67 Ул бит башкалар китергәнне ашап ятарга гына ярата, тик үзе генә башкалар өчен кыл кыймылдатырга да иренә икән. Менә шул үзе кизү торган көнне дә ул, берүзе калгач, тегеләр кайтуга аш пешерү кая, чи бәрәңгене күбенгәнче ашаган-ашаган да, эчеп күтәрә алмыйча, үзе шунда яр башында мышнап ята биргән.
68 Шуны күргәч, менә бер заман дуңгыз елавыннан туктаган, ачыгуы җитеп, кинәт кенә урыныннан сикереп торган да, борыны белән балчык актарып, үзенә ашарга тамыр эзләргә тотынган. Менә шул үпкәчәнлегеннән балчыкка аунап елавының истәлеге буларак аның тиресе дә алсу-кызыл булып калган, имеш.
69 Үзсүзле хатын муен тиңентен суда булса да, үзе һаман «кырыккан» дип кычкыра икән. Иренең ачуы килеп, аны суның тирәнрәк җиренә этәреп җибәргән. Хатын күмелсә күмелгән, анда да су өстенә кулын чыгарып, куш бармагын күрсәтеп, кайчы белән кырыккан шикелле итеп кистереп тора икән.
70 Кайсыгызның ите өчен, кайсыгызның көче өчен, кайсыгызның йоны, кайсыгызның сөте өчен. Шуңа күрә сезгә иртәгәне кайгыртасы да юк, һәр көнне торуыгызга көрпә дә печән. Миңа бит менә бу салам сые да бик сирәк эләгә, ярый ла иртәгә дә шуны бирсәләр? Бирмәсәләр, мин ни ашармын? - дигән.
71 Шулай сугыша торгач, үзенең бер аягын да югалткан, алай да акылын югалтмаган - үзенә бирелгән чәйлек акчаларны түкми-чәчми җыя бара икән. Ничек итсә иткән, менә бер заман бу солдат үзенең хезмәтен тутырып, биш йөз тәңкә акча белән, биштәрләгән букча белән авылына кайтып килгән.
72 Шулай дип әйтүе булган, менә бер заман тегермән әйләнергә тотынган. Бер як мөшкәсеннән он төшеп, икенче ягына әйләнеп киткән дә аннан салма булып пешеп, табынга килеп тә утырган. Менә, малай, шуннан боларның эш киткән, ди, хутка: башта ашыйлар, ди, салма, артыннан майлы ботка.
73 Солдатың әле бер якта торсын, аңардан да бигрәк тегермәнгә хатыны хуҗа булып алган, ди. Ул хатыны икән тәмле тамак, тарттырганы прәннек, ди, бер дә харап; пешергәне коймак та мимак, чакырганы табын-табын кунак, ди. Хатын тегермәнне бер генә минут та тик тотмый, әйләндерә генә.
74 Ишеткән дә кыңгыраулы атлар, көймәле арбалар җиктереп, солдатның йортына килеп тә төшкән. Кергән, тегермәнне күргән бу, түшендәге акчасы өстенә кулы белән ике рәт суккан да солдатка: сат та сат, - дип бәйләнә башлаган. Алпавытның ни аның - нәрсә? Солдатка өч мең дә бирә, биш мең дә бирә.
75 Шулай дип әйтүе булган, бер заман тегермән ботка тартырга тотынган. Әй тарта, ди, бер яктан тарысы төшә, аннан икенче якка әйләнеп китә дә ярма ботка булып пешә. Шулай пешеп тора, мөшкәдән төшеп тора, алпавыт белән бикәсе тәлинкә артыннан тәлинкә куеп өлгерә алмыйлар, ботка һаман килә дә килә икән.
76 Алпавыт шулай солдатка үпкәләп ни эшләргә белми торганда, кыршаулы табак өстенә ләгән дә тулган, тубал да тулгап, мич арасындагы лакан да тулган, ди. Ботка ташып идәнгә ага башлаган, алпавыт өендә галәмәт бер чыр-чу купкан. Нишләргә? Тегермәнне бертөрле итеп тә туктатыр әмәл юк, тарта да тарта.
77 Боткадан идәнгә тау өелә башлагач, бикәсе: «Харап булдык, боткага батып үләбез!» - дип, ишектән чыгып качкан. Ул арада алпавыт үзе ботка артында калып ерып-ерып чыга алмагач, каравыл кычкырып тәрәзәдән бәреп урамга егылып төшкән. Ботка өй тулып кайнап тәрәзәдән ага башлаган.
78 Әйләндертсен дә иде, әгәр дә ул ире белән бер үк төрле ашка риза булса! Хатыны тели җыен тузга язмаган төче әйбер, солдат тели җыен тозлы ачы әйбер, хатыны - миңа прәннек тә кактөш, ди, солдат - миңа тозлы кәбестә теш! - ди. Озак та үтми, бу тегермән аркасында болар арасында тавыш чыга башлаган.
79 Тегеләр нишләсен, тоз сиңа-миңа гына түгел, бөтен илгә кирәк. Моңа да күнгәннәр. Солдат бер йөк алтын алган да өенә кайтып киткән. Ярый, кайткан бу. Солдатка ул хәтле алтын ни эшкә? Он, тоз өйдә, иләк-чиләк чөйдә, хәстәре җитәрлек. Алтынны чыга да бу малайларга өләшә, я тәти итеп чөеп уйный икән.
80 Солдат монда шулай алтынны чөя тора, тегермәне тегендә һаман тозны тартып өя тора икән. Анда инде тоздан таулар ясалган, бер яктан каланы басып килә, ничек туктатырга сүзен белмиләр, ансын солдаттан сорап калырга башларына килмәгән, хәзер бик сорарлар иде, атын-юлын, адресын да белгән кеше юк икән.
81 Сәүдәгәрләр, билгеле инде, комсыз халык, тоз сатып айда алтын җыярбыз дип, тегермәнне тизрәк мөшкәсе белән арба артына каратып куеп бәйләгәннәр дә юлга чыгып та киткәннәр. Әйлән-тегермән һаман әйләнеп, юлга тоз коеп бара икән. Менә болар диңгезгә җитеп, корабка да кергәннәр.
82 Шунсын да әйтергә кирәк, ул заманнарда диңгез суы тозлы булмаган, безнең Идел, Ык, Зәй, Үзән сулары кебек тәмгә бик тәмле, татка бик татлы булган икән, ди. Әйлән-тегермәннең тартып барган тозы шушы хәтле киң диңгезгә нәрсә ул? Билгеле, тамчы да тормый, тик тарта бирсен.
83 Ул үзе сукыр икән. Җилне шул истерә икән. Ничек-ничек дисәң, аның дөнья зурлыгы бер мичкәсе бар, бөтен булган, буласы җилләрне шул мичкәдә ябып саклый икән, ди. Кайчан җил истерергә вакыт җитсә, шул әби мичкәнең бөкесен кирәк кадәр генә ача да, менә китә җил! Зур итеп ачса - давыл да буран!.
84 Билгеле, дөнья дигәнең ул чагында күпләр өчен кайгы-сагыш йорты. Боларның да анда балалары үлгәнме, белмим, башкамы, ни дә булса булган, тик аларның бу кайгыларын түгәргә вакытлары гына калмаган. Ник дисәң, элек шулай эш күп, хезмәт авыр, тормыш та бик мәшәкатьле булган.
85 Юк, барыбер күңелләре ачылмагач ачылмаган. Ник дисәң, бу кешеләр уен-көлке, җыр-бию дигән нәрсәне, вакытлары булмагач, онытып та бетергәннәр. Кулларында музыка кораллары да булмаган. Шуңа күрәдерме, болар күңелләрен ничек итеп ачарга да белмиләр икән, ди. Менә бервакыт кич тә булган.
86 Боларның йокылары очкан, күзләре шырпы терәткән кебек ачык, ди, үзләре җирдә, күзләре күктә, тик яталар, ди; җидегән йолдызны да җиде санап арыдылар, ди, күзләренә алай да йокы чакырып карыйлар, болай да чакырып карыйлар, килмәгәч килми, ди. Җитмәсә тагы, төне дә шундый бик тын, бик тын икән.
87 И поша, и поша, нигә пошканын гына белеп булмый икән. Шулай ята торгач, менә бер заман күк чарлагының ян тәрәзәсе сызык кына ачылып, алсу бер якты төшкән дә шуннан сирень чәчәкләре кебек алсу-зәңгәрләнеп таң беленгән. Аннан соң күкнең чите сөткә манган гәрәбә кебек бер төскә кереп янарга тотынган.
88 Тыңлап-тыңлап торса, менә бераздан яңадан тагы баягыча бер җил исеп киткән, тагы шул матур көй кабатланган. Ул шундый якын, шундый йөрәк өзгеч моңлы булып ишетелә, әйтерсең лә аның үз йөрәгеннән чыга ла! Белмим, ул көй шулай күктән киләме, җирдәнме, аз гына яңгыраган да тагын тынган.
89 Менә болар күңелләрендә булган бар моңнарын, ел-лар буе җыелган бар сагышларын шул көй белән түгәргә тотындылар, ди, үзләре җырлыйлар, үзләре елыйлар икән, ди. Шулап җырлаша торгач, менә бар көенечләре шул җыр белән ерылып, шул кон белән түгелеп бетеп, күңелләре бушап, сафланып калган, ди.
90 Әүвәл заманда бер фәкыйрь урманнан утын күтәреп алып кайтып сата икән дә шуның белән көн итә икән. Ул бер дә алып кайта, ике дә алып кайта. Шулай ташый торгач, бу беркөнне юан агач төбенә утыра. Ярлы кеше бик уйлана бит ул. Уйланып утыра. Туфракны алай да казый, болай да казый.
91 Шуннан егет елан койрыгына ябышты да, елан үзен өскә алып чыкты. Аннары елан кире эчкә кереп китте. Егет өенә кайтып керде. Җәмәгатьләре елаштылар, куаныштылар. Ничә айлар югалып торган кеше кайткач, бик шатлык булды. Шул шәһәрнең патшасына авыру тия. Патша сихерчеләрне дәштерә.
92 Бөтен кешене шунда керт. Аны шуннан белербез. Шаһмараны күргән кешенең тәне ала булыр, – диләр сихерчеләр. Патша мунча салдыра, яктыра. Тәмам булгач, кешеләрне бушлай гына чабынырга өнди. Булган кеше керә. Мунчага теләп керәләр инде. Мунчага кергән һәммә кешенең исемен язалар.
93 Рәнҗемим, минем өчен бик зур җәфалар күргәнсең икән, – ди. Шуннан Шаһмара егеткә акыл өйрәтә башлады: – Менә син, ди, мине пешерергә алып китәсең. Пешерергә сиңа кушалар, ди. Кайткач, мине, ди, өч бүлеккә кис. Әүвәле кайнаган суын аерым куярга кушарлар, әүвәле үзең эч, дип әйтерләр, ди.
94 Икенче кат кайнаганын тагын аерып куярга кушарлар, ди. Өченче кат кайнаганын тагын аерып куярга кушарлар, ди. Шулай аерып-аерып куярсың. Ләкин, ди, әүвәл кайнаган белән актыктан кайнаганын алмаштырып куй. Актыктан кайнаганын әүвәле кайнады, дип әйт, – ди. Егет Шаһмараны алып кайтты.
95 Егет Шаһмараны өчкә кисте. Моңарга өч са выт бирделәр, өч рәт кайнатырга куштылар. Егет беренче кай-у наганын да алып куйды, икенче кайнаганын да алып куйдыр өченче кайнаганын да алып куйды. Шуннан тиз генә беренче кайнаганы белән өченче кайнаганының урыннарын авыштырып куйды.
96 Атларның, сыерларның, бөтен хайваннарның телен белер өчен, сихерче шул өченче кайнаганны эчмәкче булган икән, каһәр. Хәзер теге фәкыйрь бөтен хайваннар телен аңлый инде. Әүвәле Шаһмараның башын ашатканнар патшага, аның башы төзәлгән. Аннары урта кисәген ашатканнар, аның эче төзәлгән.
97 Бабай юлдан кайтмас борын әби бала таба. Әбинең баласы җылан була. Бу җылан әнисеннән туа бара икән, ди, ә үзе, тәрәзәдән тышка чыгып, өйгә урала бара икән, ди. Ул шулхәтле озын булган, өйнең бөтен җирен уратып алган, ди. Әби моны күреп бик кайгырган, елаган, куркып йөрәге ярыла язган.
98 Ат кайтып җитеп, бабайның туракланган гәүдәсен күргәч, әби тагын кайгырырга тотына. Ләкин җылан, бабайның гәүдәсен рәткә салып, шундук җан кертә. Бабай терелгәч, җылан атасын шул ук патшага тагын башкодага җибәрә. Бабай яңадан барып кергәч, патша моңа бик нык аптырап китә.
99 Өенә кайтып бераз торгач, бабай җыланны бер озын арбага салып патша янына алып китә. Җыланны патша кызы ябылган сарайга кертеп җибәрәләр. Сарайга кергәч, җылан, кызны койрыгы белән уратып алып, сарай түбәсенә менеп китә. Ләкин кыз кияүнең шулай җыланга әверелеп йөрүен белә икән.
100 Җылан кабыгын эзләргә тотына, караса, ул да юк. Шуннан соң бу кыз бик аптырый һәм атасыннан бер пар чуен калуш ясатып алып, шуны кия дә егетне эзләргә дип юлга чыгып китә. Бу кыз бара-бара, бик күп җирләр баргач бер карчыкка барып керә. Бу карчыкның ире алты башлы дию пәрие икән.
101 Шул җавапны алгач кыз саубуллашып юлына чыгып китә. Бик күп вакытлар йөргәннең соңында тугыз башлы дию пәриенә барып керә бу. Анда да үз хәлен сөйли. Бу дию пәрие патша кызын үзенең олы агасына җибәрә. Шулай итеп патша кызы бик күп җирләр үтеп, унике башлы дию пәриенә барып керә.
102 Кызны озатканда аңа бер ат, бер серле камчы, тарак, беләү һәм бер көзге биреп җибәрә. Бик озак вакытлар йөргәннең соңында патша кызы теге ут диңгезенә барып җитә. Монда сәгать унике җиткәнне көтеп тора да, ут сүнгәч кенә атына атланып, шундагы чокырны сикертеп, теге аланга барып чыга.
103 Кыз егетнең нәкъ йоклап яткан вакытына туры килә. Кыз, шыпырт кына кереп, егетнең кулларын артка каерып бәйләп, камчы белән кыйный тегене. Шул вакытта гына егет уяна. Башта егет качарга уйласа да, кызны таныгач, аның белән исәнләшә. Ут кабынганчы бу утраудан чыгып китәргә ашыгып атка атланалар.
104 Болар атны сикертеп теге якка чыгарга җыенганда гына ут кабынып китә дә, андагы бөтен җеннәр уянып, боларны куа башлыйлар. Кыз теге карчык биргән серле таракларны берәм-берәм ташлый башлый. Болар тик шул әйберләр ярдәмендә генә качып котылалар һәм тора-бара өйләренә кайтып җитәләр.
105 Борын заманда, кәҗә команда, саескан сотник, карга плот-ник булып торганда, яшәгән, ди, бер атаклы аучы. Моның атаклы булуы шуннан гыйбарәт икән: дөньяда булган бөтен хайваннар моны белә торган булганнар, ди. Бер заманны аучы хатынына әйтә: «Син миңа азык хәзерлә, ауга китәм», – ди.
106 Аучы азыгын ала да чыгып китә ауга. Урманда азмы-күпме йөргәч, килеп чыга бу бер ачыклыкка. Караса, ике елан сугыша: берсе кара, берсе ак. Читтән карап-ка-рап тора да, ак еланны бик кызгана, кара елан бик җәберли үзен. Мылтыгын ала да кара еланга ата. Аткан иде кара еланга тими, ак еланны яралый.
107 Авызын ачуы була, елан моның авызына төкерә. Шуннан соң бу аучы дөньяда булган барлык хайваннарның, кош-кортларның телен, үләннәрнең шаулавын аңлый торган бер кеше булып кала. Ярый, аучы саубуллашып өенә кайтып китә. Ул үзе бара, ә үзе аяк астындагы үләннәрнең ни әйткәнен аңлый бара.
108 Кошлар сайрыйлар икән, ди, алар телен дә аңлап бара икән бу. Дөньяда нинди телләр бар, бөтенесен дә белә башлый бу хәзер. Аучы өенә кайтып җитә, берничә көн үткәч бабаларына кунакка барырга уйлый бу. Бабалары башка авылда торалар икән. Хатыны белән китәләр болар кунакка.
109 Шаккаткыч чибәр булган шул кызлары. Баралар кызлар авыл читендәге күлгә. Тиз-тиз чишенәләр дә чумалар күлгә. Киемнәре ярда кала. Менә бер заман юынып туйгач, кызлар чыга башлыйлар, киенәләр. Зөһрә дә чыга, чыкса, киемнәре өстендә бастырык буе елан ята. Кызлар барчасы куркып качалар.
110 Патша егет шәһәрне күрсәтә. Ни генә юк монда. Барчасы алтыннан, көмештән. Болар тиздән өйләнешәләр дә тора башлыйлар. Егет җеннәрне бик каты эшләтә икән. Адәмнәргә һич тидертми икән үзләрен. Өч елдан боларның өч балалары була, берсеннән-берсе матурлар, пешкән алма кебекләр.
111 Беркем чыкмый. Бераз торгач, тагын кычкыра, тагын кычкыра, әмма елан чыкмый. Аптырап кала хәзер бу. Күл өстен кара томан каплаган, тып-тын. Бакса шунда, аяк астында башы ята. Үкереп елап җибәрә, башын коча-коча елый. Эшне, әнисенең хыянәтен аңлап ала бу. Эзли торгач, еланның гәүдәсен таба.
112 Мунчадан бик матур бер кыз килеп чыга, алтын-көмештән киенгән, исең китәр. Кайталар болар икәү. Кайткач ук бу кыз эшләргә тотына. Бик тиз эшли бу, өйләрне җыештыра, бизи, идәннәр юа, ашарга пешерә. Бик тә булган инде бу кыз. Кич була. Кыз урынны аерым түши, үзенә бер җиргә, егеткә икенче җиргә.
113 Егет күзен ачып җибәрсә, бик матур бер шәһәргә килеп җиткәннәр болар. Шәһәр тулы халык, җырлыйлар, бииләр, кычкыралар, кияү килә дип. Кыз алып китә инде егетне. Үзе өйрәтеп бара моны: «Анда ашамлык-эчемлек күп булыр, син һәркайсына да сузылма, тыгылма, ди, мин алган җирдән генә кап», — ди.
114 Бабаң шул байлыклардан ал дип әйтер, ди. Син аларның берсен дә алма, ди, без ярлы кеше, безгә әнә теге сумка да ярар, дип, шунда эленеп торган иске бер сумканы алып чык, ди. Аннары бабаң сине айгырлар амбарына алып барыр, ди, син ул атларның да иң начарын сайлап ал, ди.
115 Шуннан боларны арттан кумый башлыйлар. Килеп җитәләр болар авылга. Авыл кап-караңгы, бөтен халык йоклый. Авылның кырыенда гына бер тәрәзәдә ут яна. Киләләр болар шул өй янына да, карыйлар тәрәзәдән, бер хатын олан тирбәтеп утыра. Тәрәзә шакыйлар, кыз кунарга сорый болардан.
116 Синең балаң мин, ди. Бала вакытта мине җен алыштырган иде, — ди. Шулай итеп кыз адәм баласы була инде. Теге бабаларыннан алган сумкада акча беркайчан да бетми хәзер. Ат та бик яхшы булды. Болар бу авылда бераз торалар да, кызның әнисен алып, егет авылына кайтып китәләр.
117 Көннәрдән бер көнне, урманда йөргәндә, егет күпер башында бик матур бер кызга юлыга. Танышалар болар, сөйләшәләр. Егет моны хатын итеп алып та кайта. Бервакытны боларга туталары кунакка килә. Килен тута-сына да бик ошый. Үзе бик матур, ашарга-эчәргә дә бик яхшы хәзерли икән.
118 Туталары тәрәзәдән карап тора. Килен эткә әверелә дә, бүтән этләргә кушылып, зиратка үлек ашарга кереп китә. Егетне уятып карый, теге һич уянмый. Таң якынлашкач, хатын кайтып, ак чыраны матчадан ала да, берни булмагандай тагын ире кырына барып ята. Иртә була, килен аш әзерли.
119 Көтүченең исе китә этнең акыллылыгына. «Миңа яхшы иптәш булырсың», — дип, көтүче моны үзенә ияләштерде. Болар көтү көтә башладылар. Эт сарыкны һич югалтмый, көтүдән аерылырга ирек бирми. Шулай итеп җиде ел узып та китә. Ул арада этнең акыллылыгы турында бөтен дөньяга сүз тарала.
120 Андый чакта шулай була бит. Патшаның туар-тумас баласы югала икән. Бер көтүчедә шундый акыллы эт барлыгы шушы патшага барып ишетелә. Патша, бик зур хаклар биреп, көтүчене ризалата да этне үзенә ала. Патшаның уникенче баласы туар көннәр җитә. Этне дә патша хатыны торган бүлмәдә асрыйлар.
121 Беркөнне шулай, бала туар чак җиткәч, юллыктан бернәрсә килеп төшә дә, әле генә туган баланы ак чүпрәккә төреп, юллыкка таба йөгерә. Патша хатыны моны тоймый да, белми дә. Теге нәрсә чыгып китәм дигәндә генә безнең эт «пам!» дип, тегенең өстенә ташлана, талаша торгач, баланы алып кала.
122 Күп азаплана торгач, уятты бу. Баланы мич алдыннан алып, исән-сау калуына бик куанды инде бу. Патша хатынының тагын бер-ике баласын алып калды бу. Хәзер этне бик яраталар, бик тәрбиялиләр инде. Тора-бара патша этнең зур хезмәтләр күрсәтүен муенындагы алтын муенсага язып, аны үз иркенә җибәрә.
123 Күп еллар үтү сәбәпле илен-йортын сагынып, үз авылына кайта бу. Хатыны аның ниләр эшләвен, нинди дәрәҗәгә менүен белеп торган икән. Баскыч төбенә җитүгә тагын суга тегеңәр тылсым чыбыгы белән. Безнең этебез хәзер чыпчык булып оча. Анда куна, монда куна, орлык эзли, әмма орлык таба алмый бу.
124 Хатын шундук күк бия була. Егет бияне җигеп, тотына урман ташырга. Агачны ботагын-ниен бутамыйча, бөтен көенчә генә сала да кыйнап-кыйнап тарттыра. Шулай итеп азаплана торгач, әлеге бия суга кибегеп, җиккән килеш тирән күлгә ташлана да шунда батып үлә. Егет әле дә яхшы гомер итәдер иде.
125 Әле бу көннәрдә барганым юк, хәлен белмим, ничегрәк яши торгандыр. Балыкчы карт Элек заманда булган, ди, бер ир белән хатын. Алар бик фәкыйрь булганнар, ди. Торырга йортлары да булмаган, су читендә шалаш корып, шунда гына торалар икән. Ире балык тота икән дә шуның белән көн кичерәләр икән.
126 Шуннан соң гына дию бабайның сакалын җибәрә. Бабайның салган авы бар иде; дию, суларны актарып китереп, балыкны тутырды бабайның авына. Бабай ауны тартып чыгарыйм дисә, чыгара алмый: авыр бик авыр. Дию су астыннан килә дә бабайның авын яр читенә чыгарып ташлый. Үзе бабайга күренми.
127 Хатыны балыкны һәйбәтләп кыздырып китерә. Бабай белән хатын ашыйлар балыкны. Шуннан соң боларның бер ир балалары туа. Бик матур, мәхәббәтле була, ди. Бала булганнан соң, бабайның бәхете гел алга китә. Көн дә балык күп керә, көннән-көн килере арта бара. Бала бер, ике, алты, җиде, ун яшенә җитә.
128 Шул карурманны чыгар, чыкканнан соң биек таш койма булыр, аны капкасы булыр, ди. Ул капканы ачып чыгар. Чыгуга икенче якты дөнья булыр, шул минем өемә җиткәнче алып барыр, — ди. Шуннан соң, иртәгесен улы китә, атасы-анасы белән бәхилләшә инде бу. Моны елап озатып калалар.
129 Бүген беренче йомышны кушармын. Бер төн эчендә бер дисәтинә сазлык җирнең урманын кисәрсең, утын итеп өярсең, урынын сукаларсың, тырмаларсың, анда бодай чәчәрсең, бодайны урырсың, тегермәндә тарттырырсың, тул оннан миңа иртәнге чәйгә биш потлы күмәч пешереп китереп куярсың, — ди.
130 Урманга барып та җитәләр, кисә дә башлыйлар, утын итеп са-женьга салып өяргә дә керешәләр, сазлык җирне киптерәләр, сукалап тырмалыйлар, бер яктан чәчәләр, тишелеп чыга, икенче яктан өлгереп тә җитә. Урып сугалар да, тегермәндә тартып, әйткән вакытка биш потлы күмәчне китереп утырталар моңа.
131 Бүген син йоклама, бер потлы чукмар яса, бер потлы камчы үр, ди. Шул камчы белән чукмарны күтәреп барырсың, капкасын ачарсың, ул син килеп керүгә авызыннан ут чәчеп торыр, сине бетерергә теләр ул, ди. Аның тамак астында бер алкасы булыр, син ничек тә булса шул алкасыннан эләктереп ал, ди.
132 Шуннан өстенә сикереп атланырсың. Кырык аршынлы коймадан сикереп алып чыгу белән, юл башында күтәреп җиргә ормакчы булыр. Шунда син ике колак арасын чукмар белән тукмарсың, ди. Аннары бер уңга, бер сулга борып, синең аягыңны кабып, җиргә ормакчы булыр, шунда камчы белән як-ягын тукмарсың, — ди.
133 Сак бул, тешләмәсен, — диләр. Шуннан егет барып конюшня капкасын ачып җибәрә. Авызыннан утлар чәчеп, моны таптарга тели дию. Егет тиз генә, бер күз карау белән, тамак астындагы алкага тотына. Нукта киертеп алып чыга да сикереп атлана өстенә. Кырык аршынлы койма өстеннән сикереп алып чыгып китә дию.
134 Бик батыр икәнсең, ди. Инде ике эшне эшләдең, өченчесен дә эшләрсең, ди. Бүген әйтеп җибәрәм, иртәгә килерсең. Моннан уңга кереп киткәч, бер мәйдан булыр. Иртәгә шул мәйданда диюләрнең җыены була. Моннан ерак түгел минем өч кызым тора. Җыенга шуларны телефон биреп чакырырмын, ди.
135 Иртәгә барырсың. Мәйданга халык җыелгач, әти безгә телефон бирер, шунда без өчебез өч күгәрчен булып мәйдан уртасына килеп төшәрбез, ди. Өчебез бертөсле үк булырбыз. Син танысын дип, мин синең кырыңнан узып китәрмен дә, шунда бер каурыемны калкытып куярмын. Син мине шуннан танырсың, — ди.
136 Ул безне җир астыннан да табачак, безне кызганмый инде ул, — ди, кыз әйтә егеткә. — Мин күл булам, сине балык итәм, ди. Әти килеп җитәр дә, күлдән ятып су эчәргә теләр. Сине тотып ашарга теләр. Син тоттырма, — ди. Шуннан, болар берсе күл, берсе балык була. Менә бервакыт кызның атасы килеп тә җитә.
137 Чүмеч Борын заманда булган бер аучы. Бу бер чыгып киткәч ту-гыз-ун еллап йөри икән, ди. Йөри торгач, кайтыр вакыты җитә моның, ну, нихәтле озак йөрсә дә, бер җәнлек тә атмаган була. Бервакыт моның эчәсе килә башлый, һич су тапмый эчәргә. Бер заманны килеп чыга бу бер ачыклыкка.
138 Ул Төрекмән бабай елгасы икән. Су эчим дип елга янына килсә, су өстендә бер чүмеч йөзеп йөри. Чүмечне тотмакчы булып кулын суза, һич тота алмый. Чүмечне тота алмагач ятып эчә башлаган ие, әлеге чүмеч моның җилкәсенә менеп атланып утыра, сулу алырга да, торырга да һич ирек бирми.
139 Карт килгәч тә тагын өч көн тоталар баланы. Ашарга-эчәргә алып, атка утырып китәләр болар атасы белән. Барып җитәләр әлеге елга буена. Аерылыр вакыт җиткәч, атасы һич түзә алмый — елый. Аерылып ун таяк буе җир киткәч, атасы кире борылып, тагын баласының муенына асылынып елый.
140 Китте бу. И бара, и бара, көн үтә, төн үтә, һаман бара бу. Бара торгач, бер заманны барып җитә бу бер ызбага. Ызбаның башы ямалган, төбе ямалган, тәрәзәсе карындык, ди. Ызба эчендә тешләре ыржаеп чыккан бер карчык утыра, ди. Ызбага керүгә малай тиз генә сәлам биреп өлгерә.
141 Анда барган кеше исән кайтмый, ди. Вәт, ди, моннан ерак түгел тагын шушындый ызба булыр, ди, шунда минем уртанчы сеңлем булыр, ди. Ул сиңа акыл өйрәтер, ди, мин бүтәнне белмим, — ди. Малай карчыкка рәхмәт әйтеп, юлга чыгып китә. Барып җитә бу уртанчы карчыкка. Шундый ук ызбага килеп керә.
142 Ул ызбада бер карчык тора, ди. Ул карчык минем сеңлем, ул сиңа акыл өйрәтер, аңарда зиһен күп, ди. Мин артыгын белмим, — ди. Ярый, тагын китә бу өченче карчыкка. Барып җитә карчыкка. Ишеген ачып җибәрсә, бик куркынычлы бер карчык утыра, ди. Монда да малай тиз генә сәлам бирә.
143 Шул күлгә өч күгәрчен-кыз чәршәмбе көн су коенырга төшәрләр. Син шулар-ның төшкәнен сагалап тор. Ал арның берсе синең алдыңа да килер, артыңа да чыгар, уртага да керер. Су коенырга кергәч, син шул күгәрченнең киемнәрен яшереп куй, ди. Аннан соң үзең белерсең калганын, — ди.
144 Ярар, малай камышлар арасына кереп сагалап утыра. Бер заманны көннең кызуында өч күгәрчен очып төшәләр. Берсе егет баш очында әйләнә-әйләнә оча да киемнәрен чишенеп суга кереп китә. Бераз су коенгач ике күгәрчен судан чыгып киенәләр дә очып китәләр. Ә өченче күгәрченнең киемнәре юк.
145 Карт моңарга яңа эш бирә: «Менә фәлән төштә бер буе егерме биш чакрымлы күл бар, ди. Шул күлнең буеннан-буена күпер сал, ди. Күпер тимердән булсын, кеше егылырлык булмасын, ди. Күлнең ике ягында җимеш агачлары үсеп торсын, алмалары-хөрмәләре пешеп торсын, төрле сандугачлар сайрап торсын», — ди.
146 Аннан айгырның маңгаена тимер таяк белән берне утырт, жәлләмә, суккач артына утырырлык булсын, ди. Бакыр таяк белән сукканда ат югары менәр, ди, анда да жәлләмә, таяк тетелгәнче сук, ди. Шуннан соң җиз таяк белән кыйный башлыйсың. Җиз таяк белән кыйнаганда айгыр түбән таба төшәр, ди.
147 Капканың дүртесен айгыр үзе чыга. Шуннан соң һавада шарт-шорт килә башлый. Егет тимер таяк белән айгырның маңгаена утырта, ат шунда ук артына утыра. Ат утыруга егет тиз генә менеп атлана да бакыр таяк тетелеп беткәнче кыйный. Аннан соң тимер таяк белән кыйный башлый бу.
148 Егет тә кыз белән качарга риза булып, ызбаның бер почмагын күтәреп чыгып китәләр болар. Чыгып киткәндә ишек төбендә ике төкерек төкереп калдыралар. Иртә белән боларны уятырга дип бер хезмәтче килеп ишекләрен шакый башлый. «Ярый, хәзер барабыз, битебезне генә юыйк», — дип бер төкерек җавап бирә.
149 Егет ятып тыңлаган ие — бернәрсә дә белә алмады, кыз үзе тыңлады. Тыңласа, арттан куып килгәнне белә. Егетне иксез-чиксез зур шәһәр ясады, үзе салынып ята торган бик зур чиркәү янында эшләп йөрүче егет була. Чиркәү салына башлаганга тугыз ел вакыт үткән, тагын сигез еллык эше бар икән, ди әле.
150 Бу хәзер баланы алып сөя башлый. Баланы кулга алуга кызны оныта бит. Ярар, күп заманнар үткәч, болар егетне өйләндерергә уйлыйлар. Күрше авылда бик бай бер кешенең кызы бар икән, шуңарга өйләндерергә уйлыйлар, күп заманнар үтә бит инде. Ну, кызга алып барырга дип бүләк эзлиләр, һич таба алмыйлар.
151 Ну, ялгышлык синнән түгел, атаң-анаңнан булды, ди. Мин фәлән көнне барырмын сандугач булып, син мине кертерсең, ди. Өйгә кергәч, мин бөтен савыт-сабаны ватып бетерермен, — ди. Ярар, егет өенә кайтып китә. Бервакытны иртә белән тышта сандугач сайрый, нинди генә тавыш чыгармый инде.
152 Бабай белән әби кунакка китүгә кош адәм сурәтенә керә, йортның эче матурланып китә. Карт белән карчык кунактан кайтуга кыз, әбинең күзенә тидерергә дару хәзерләц куйган була. Даруны әбинең күзенә тидерүгә, күзе ачылып китә, сәламәтлек керә. Аннан соң картка дару биргән ие, аның да аксаклыгы бетте.
153 Аның булган, ди, өч өе: берсе кешенеке, берсе күршесенеке, берсе салмаган, бурасын да алмаган, шунлыктан ул алачыкта гына торган, ди. Алачыгы шәп икән: һава белән каплаган, җилләр белән мүкләгән. Ач иде, ди, ул тук иде, ди, алачыкта гына торса да, кешегә чыгу гадәте юк иде, ди.
154 Чамасыз да гәүдәле, чамасыз да көчле булган, ди, ул егет. Күрешим дисә, кешенең кулын имгәткән, атланыйм дисә, атның билен сындырган, көрәшләрдә моңа батыр чыкмаган, якын-тирәдә берәү дә калмаган мәйданда бу екмаган. «Турай батыр» да «Турай батыр» дип моның исеме телләрдән төшми икән.
155 Әгәр инде миңа ул-бу була калса, шушы каурыйдан кан тамар. Анасының рөхсәтен алып, билен буып, кулына кистәнен алып, чыгып китте, ди, бу егет. Бара, ди, бара, ди. Көн китте, төн китте, артына борылып караса, карыш буе җир китте. Шулай да, бара торгач, биек тау буена барып җитте, ди.
156 Бу батыр Ташказар атлы булган, ди. Ярый, болар хәзер өч иптәш булдылар, ди. Тауказар белән Ташказар шулай ил-көн күрергә, бәхет эзләргә, чыкканнар икән. Киттеләр, ди, шулай өчәү иптәш булып. Көн китеп, төн китеп, кырлар үтеп, күлләр-дәрьялар кичеп, барып җиттеләр, ди, болар бер карурманга.
157 Үзе бер карыш-сакалы биш карыш тез тиңентен идәнгә иңә. Үзе бер карыш-сакалы биш карыш моны шундый тотып чөя, Турай батыр өйнең өрлекләрен, кыекларын җимереп, күккә очып китә. Көн сугыштылар болар, төн сугыштылар, шулай да өченче тәүлеккә киткәндә, Үзе бер карыш-сакалы биш карыш Турай батырны җиңде.
158 Аны бик хөрмәтләп исән-сау авылына озатканнар да, өч батыр тагын юлга чыгып киткәннәр. Үзе бер карыш-сакалы биш карыш Турай батыр белән алышканда бик каты яраланган икән, аның ярасыннан юл буенча кан агып барган, ди. Бара торгач, җиткәннәр болар бер коега. Шунда эз беткән.
159 Диюнең үзен, көчең җитсә, көч белән җиңәрсең, ди. Тик сакчыларын көч белән дә түгел, усаллык белән дә түгел, яхшылык белән генә җиңә алырсың. Бер йөк печән, бер түш ит, кием-салым, ашамлык-эчемлек алып бар. Турай батыр, бу киңәшне шыпырт кына тыңлап, барысын да әби әйткәнчә эшләде, ди.
160 Тора, ди, капка төбендә эчләре кипкән, күзләрен кан баскан тау тикле бер үгез. Дию патшасы, ачыгулары җитсә, усалрак булырлар дип, сакчыларын ач тота икән, ди. Үгез, үкереп, моның өстенә ташланганда, инде изеп ташлый дип торганда, Турай батыр ыргыткан аңа бер йөк печән.
161 Турай батыр эчке якка узган. Бара торгач, килеп җитә бу икенче капкага. Ташланды, ди, моңа ажгырып торган бер көтү ач эт. Улый-улый киләләр, ди. Инде өзгәләп ташлыйлар дигәндә, Турай батыр ташлады, ди, боларга бер түш ит. Этләр ырылдашып ашый калды, Турай батыр тагын да эчкәрәк юл алды.
162 Безнең якта менә болай салалар! Шулай дип, Турай батырның яңак төбенә берне кундырган икән, егет, аңын җуеп, шундук идәнгә ауган. Дию пәрие, башын өзәм дип кылычын кыныннан алып, гайрәт белән лаф, орып маташканда, әлеге кызлар чыр-чу килеп моңа ябышканда, егет айнып өлгергән.
163 Башта алтын-көмешне чыгардылар, ди. Аннары куркудан чыр-чу килеп, берсе артыннан берсе патша кызлары да менеп киткән. Иң арттан, бауга утырып, Турай батыр үзе дә кузгалган. Инде чыгып җитәм, инде дөнья яктысын күрәм дигәндә генә, бау өзелгән-киткән. Турай батыр кое төбенә төшкән-киткән.
164 Шул карама төбендә ике кәҗә тәкәсе күрерсең. Әгәр шул тәкәләрнең агына ябышсаң, дөньяга алып чыгар, инде кара тәкәгә тап буласың икән, ул чагында эшең харап, сак була күр! Турай батыр, әбигә бик күп рәхмәтләр укып, билен буып, инештә битен юып, карчык күрсәткән сукмактан киткән.
165 Көн киткән, төн киткән, өченче көнне төш авышканда бик зур бер су буена барып җиткән. Карый, нәкъ әби әйткәнчә: су уртасында утрау, утрауда карама, карама төбендә үгез тикле ике кәҗә тәкәсе сөзешә. Берсе ак, берсе кара. Шундый каты сөзешәләр, утрау дер селкенә, мөгезләреннән яшеннәр атыла.
166 Ничек кирәк алай утрауга керде бу. Керде дә бу капылт кына ак тәкәнең аягына да ябышты. Ул да түгел, кинәт җил чыккандай, очып киткәндәй булды, дөньялар яктырып китте, ул арада дөп итеп килеп тә төште. Әйбәтләбрәк караса, бу дөньяга килеп чыккан имеш. Ул арада тәкә дә күздән югалды.
167 Турай батыр, исән-сау кайтуына бик куанып, өсләрен каккалый да тагын кузгалып китә. Башыннан үткәннәрне уйлап, алдына гына карап килгәндә, юл тузанында эзләр күрә бу. Ике ир кеше, өч хатын-кыз узган. Ул да түгел, ашарга туктаган урыннарында көлгә күмеп калдырган төче күмәчләр дә бар.
168 Өстәвенә әле патша кызларын да ияртеп кайтканнар. Турай батыр бу хәбәрне мыегына чорный да, өс-башын алыштырып, соранучы кыяфәтенә керә. Барып керә. Бу барганда тегеләр ашап-эчеп утыралар икән. Моңа да бер сынык икмәк сузганнар. Бу, икмәген ашый-ашый, тегеләрне күзәтә икән.
169 Тик миңа бик азга гына ук-җәя биреп тормассызмы диебрәк керүем иде. Тауказар, нишләмәкче була тагын бу хәерче дип, кызык өчен, үз җәясен алырга куша. Турай батыр җәяне тартып караса, җәя чабата шикелле бөгелә дә килә. Аннан соң икенче иптәше Ташказарның җәясен биреп карыйлар.
170 Мә, Тауказар, сиңа да!.. Берәр көннән Турай батыр, теге ике кызны салынып яткан ике йортка кертеп, аларга бик күп алтын-көмеш калдырып, сүз куешкан кызы белән анасы янына кайтып китә. Авылына кайтып җитү белән, туй итә бантлыйлар. Бүген бардым, кичә кайттым. Мин дә булдым ул туйда.
171 Ике мичкә бер чүмеч, теләсәң күпме эч. Тик үзләре чүмеч белән эчтеләр, безгә сабы гына эләкте. Дию кызы, бай малае һәм мулла Борынгы заманда булган бер бай. Ул бик тә эчкече булган. Бу үзенең кибетләрен, малларын бөтенләй эчеп бетергән. Моның бер баласы мәдрәсәдә укый икән.
172 Мәдрәсәдә укый торган бала атасының болай эчүен бер дә белми йөргән. Бай бөтен әйберләрен сатып эчеп бетергән дә беркөнне үзалдына сөйләнеп утыра икән: «Акча биреп торучы булса, муеным кистерергә дә риза», – ди икән, моның шулхәтле эчәсе килгән. Шулвакыт моңарга килеп керә бер карт.
173 Нихәтле акча кирәк булса, селкегәч янчыктан шулхәтле акча чыга. Янчык төбендә бераз гына акча кала. Шулай итеп бу рәхәтләнеп эчеп йөри. Эчеп йөри-йөри, өч ел вакыт узып китә. Өч елдан соң бала уку йортыннан кайта. Бала кайтканнан соң, өй эчендә эзләнеп йөргәндә, шүрлектән бер хат таба.
174 Алай да булса, бала, сиңа бер акыл өйрәтим әле, ди: шәһәр кырыенда алты өй бар. Юуларның бирге кырыендагысына кер әле; менә сиңа хат бирим, – ди. Карчык хат язып бирә. Егет шул хатны ала да чыгып китә. Кырый өйгә барып керә. Кырый өйдә тора бер кыз. Хатны шул кызга бирә.
175 Менә фәлән җирдә минем урманым бар. Буе кырык чакрым, иңе кырык чакрым. Шуны, ди, бүген кисеп бетер, ди. Шуның яныннан ага бер су, ди. Урман агачыннан шул суга тегермән кор, ди. Минем амбарымда бодай бар. Шул бодайны бүген тартып бетер. Бүген төнлә шул оннан күмәч пешереп бетер, ди.
176 Алты ат дигәнең – алты кыз. Шуларның берсе мин. Калганнары – минем апаларым. Хәзер син абзар ишегеннән кер дә ишек артына кач. Качмасаң, апаларым үзеңне тибеп, тешләп үтерерләр. Иң актыктан койрыгымны чәнчеп мин чыгармын, миңа йөгән кигер дә менеп атлан, – ди. Абзарга барды, ишеген ачып җибәрде.
177 Ул килер дә синең өскә сикерер, сине егып төшермәкче булыр. Шул чагында мин аны тибеп егармын. Мин аны тибеп еккач, син төш тә башына тирәли кадак как. Кадакны күмелгәнче как, миенә җитсен. Миенә җиткәнче каксаң, дию үләр, ул үлсә, икебез дә котылырбыз, үлмәсә, икебезне дә үтерер, – ди.
178 Шул вакытта дию бик усал айгыр булып килеп чыкты. Егетнең өстенә сикергәндә генә, кыз аны тибеп екты. Егет, тиз генә сикереп төшеп, диюнең башына кадак кагарга тотынды, ләкин кадакны кертеп җиткерә алмады. Шуннан менеп атланып, күлгә алып барып атларга су эчерде. Аннары алып кайтып, абзарга япты.
179 Ул дию адәм баласын шул мунчада пешереп ашый. Ул мунчаның ишек тоткасына гына куйсаң да, кургашын эри, ди. Әлегә хәтле егет мин сине ташламадым, ди, инде син мине ташлама. Әйдә сезнең җиргә качыйк. Югыйсә, дию мине дә, сине дә үтерә, – ди. Егет белән кыз очып китәләр болар җиренә кайтырга.
180 Тукта, алып кайтыйм әле үзләрен, – ди. Дию күлнең суын эчеп бетерергә тотынды да, ат тоягы эзләрендә генә калды су. Дию сулу алып җибәрә дә, күл тагын күп була. Дию өч тапкыр шулай азапланса да, күл суын эчеп бетерә алмады, ди. Шуннан дию булдыра алмыйча, кайтып китте, ди.
181 Егет шунда тегене тарантас белән алып кайтырга тиеш булуын оныта. Болар инде яучы җибәреп маташалар башка җиргә. Егет хәзер тегенең барын да белми, бөтенләй онытты. Теге кыз егетне көткән, көткән дә, килмәгәч бер фәкыйрь генә йортка фатирга кергән. Ул фәкыйрь кешенең ашарына да юк икән.
182 Бу кыз паласны суга да, фатир хуҗасы фәкыйрь карт аны базарга чыгарып сата. Болар шуның белән көн итәләр. Бу кыз суккан паласны күреп, бөтен байларның исләре китә. Палас шундый соклангыч була. Бер дә бер көнне, ястү намазыннан кайтканда, мулла бу кызларның тәрәзәсеннән килеп карый.
183 Карт бүләккә алып барды бер палас. Шуннан соң хатыннар мәҗлесенә карчыгы бер бәлеш күтәреп китте. Бәлеш алып баручы ул гына түгел икән. Китергән бер бәлешне мәзин хатыны кисә-кисә халыкка ашата. Бу карчыкның бәлешен кисәргә чират җитте. Бәлешне мәзин хатыны алдына китереп куйдылар.
184 Тегеләр бодайны да барып тиз генә урып бетерәләр. Бу зурат куярга әйтмәгән булган, көлтәне җыймый гына кайталар. Шуннан соң кыз белән егет киңәш итәләр суктырырга. Бер бөртеген дә төшермичә, ашлыкны амбарга, саламын, бер саламын да төшермичә, көлтәләргә ындырга китерергә булалар.
185 Хатын төн уртасында чыгып сызгыра да пәри егетләре киләләр. Бу тегеләргә әйтте ничек эшләргә икәнен. Пәри егетләре, бер орлыгын да әрәм итмичә, бер саламын да югалтмыйча, таң атканчы, сугып куйдылар. Орлыгын амбарга, көлтәсен ындырга ташыдылар. Халык гаҗәпләнгән болар эшенә.
186 Кызыл әтәч Бик борын заманда яшәгән, ди, бер көтүче. Бу көтүченең булган, ди, ике малае, тагы ничәдер кызы. Көннәрнең бер көнендә бу көтүче төш вакытында терлекләрне бер күл янына куып китерә. Терлекләре су эчеп ял иткәндә, бу көтүче дә зур малае белән утыралар төшке ашларын ашарга.
187 Шулай дип, тишек янында утырып көтә башлый. Озак көтәргә туры килми, чебен тишектән кире чыга да очып та китә. Малай тагын тота алмый кала. Тагын сикереп тора да чебенне куа китә. Чебен очып килә дә табактагы пычак өстеннән кире йөреп чыга һәм көтүченең авызына керә. Шунда көтүче сикереп тора.
188 Шул вакыт малай сукалавыннан туктый да өйләренә кайтып китәләр болар. Иртә торып карасалар, ни күрсеннәр, идән асларында да, бәрәңге базларында да мичкә-мичкә алтын-көмеш, ди. Шулай итеп болар бик зур бай булалар, хәзер. Аталары бу ике малайны укыта, ә кызларын кияүгә бирә.
189 Теге кызны матурлап кияүгә бирәләр. Тугыз суем суеп, тугыз көн туй итеп, баеп әле дә булса торалар, ди. Карчык та бүтән андый начарлыкны эшләмәгән. Килене белән улының матур торуларына сокланып, әле дә булса шатланып бетә алмый, ди. Сүз тотмас Борын-борын заманда булган икән, ди, бер карт.
190 Оланнары да риза булалар. Ярар, иртә белән торалар, ашый-лар-эчәләр дә өчесенә өч йомгак алып чыгып китәләр. Кырга чыгып йомгакларын өчесе өч якка тәгәрәтеп җибәрәләр. Олы абыйларының йомгагы тәгәрәп бара-бара да барып туктый, ди, бер бай капкасына. Моның йомгагын күреп халык җыела башлый.
191 Ул да үзенә язган кызны күреп кайтты, ди. Хәзер килик өченче улына. Өйдән чыгып йомгагын тәгәрәтеп җибәрү белән, моның йомгагы тәгәрәп китә, ди, урман ягына. Йомгак артыннан йөгереп бара торгач, бу егет барып керә, ди кап-караңгы урман эченә. Урман юлы тарайган-нан-тарая бара, ди.
192 Шул юл белән бара торгач, барып җитә, ди, бу бер кечкенә генә землянкага. Землянкага барып керсә, идән уртасында басып тора, ди, бер аксак бака. Бу егет «минем бәхе – тем шуннан икән» дип, бик күңелсез генә башын түбән иеп, өенә кайтып китә. Өйгә кайткач, булган хәлне әтисенә сөйләп бирә.
193 Кече улы нишләсен, үзе китә инде теге аксак бака торган землянкага. Барып керә бу әлеге землянкага. Землянкада бер кеше дә юк. Бер өстәл дә аның янында бер карават тора. Өстәл өстендә дөньяда булмаган аш-су дисеңме, закуска дисеңме, ни кирәк, бар да бар, өстәл сынарлык.
194 Ашагач йокысы килеп китә дә караватка барып ята. Йокыдан уянып күзен ачып бакса, каршы-сында йөзек аша үтәрлек бик матур бер кыз басып тора, ди. Кыз: «Егет, син бик озак йокладың, торырга вакыт» – ди. Егет урыныннан торып, битен-кулын юа, су да әзер, чиккән сөлге дә бар.
195 Егет тә риза булып, җыенып юлга чыгып китәләр. Егетнең иленә кайтып җиткәндә абыйларының туйларын уйнап яталар икән, ди. Абыйларының хатыннарын да алып кайтканнар икән. Егет үзенең хатыны белән әтиләренең өенә барып керә: кыз шулкадәр чибәр – җыелган халык моны күреп шакката.
196 Егет күпмедер вакыт йоклаганнан соң уянып китсә, менә дигән пружиналы караватта ята икән, ди. Ызба эче төрле җиһаз белән тулган, шәһәрдә дә булмас, ди, мондый яхшы йорт-җир. Иртә торуга буш урында күтәрелгән ызбаны күреп халык шаккатты, ди: «Кем куйган да, кем куйган бу ызбаны?» – дип сорашалар, ди.
197 Олы агаларының хатыны боларның сөйләшкәннәрен тыңлап торган икән, ди. Хатын теге бака тиресен ала да янып торган мичкә ыргыта. Мичкә ыргытуы була, бөтен ызба янып, көле күккә оча, берни калмый, кешеләр чирәмгә утырышып калалар, ди. Шул арада кунаклар таралышып бетәләр, егет берүзе кала, ди.
198 Шунда барып биш бармак калынлыгындагы тимер таяк эшләт, итек асларына биш бармак калынлыгында тимер койдыр, менә шулар энә калынлыгы калганчы йөрерсең, эзләрсең, шуннан соң гына син үзеңнең хатыныңны табарсың, – ди. Картка рәхмәтләр әйтеп чыгып китә дә егет, башта тимерчене барып таба.
199 Биш бармак калынлыгында тимер таяк эшләтеп, тимер табанлы итекләр хәзерләтеп ала. Шулай итеп, бу юлга чыгып китә. Үтмәгән урманы, тау тишекләре калмый, ди, моның, йөри торгач ничәмә-ничә айлар, күп еллар үтә, ди. Йөри-йөри таягы да нечкәрә, итек аслары да энә калынлыгы гына булып кала.
200 Барып керә урманга. Озак та бармый, бер землянкага барып җитә. Землянкага барып керсә, йөз яшьләрдә булыр, бер карчык ята, үзе бик бетеренгән. Егет землянкага кергәч бераз ял итә, ашый-эчә дә башта стенада эленеп торган бер балалайка сыман әйберне алып уйнап карый, бераз җырлап та ала.
201 Соңыннан, гармунны алып уйный-уйный җырлый төште. Гармунны уйната торгач, әбинең чырае үзгәрә төште, авызын-ирен-нәрен селкетә башлады. Гармунны катырак уйнатып, кычкырыбрак җырлаган саен, теге әбинең чырае ачыла бара, ди. Шулай озак кына уйнагач, әбинең чыраена караса, бу үзенең хатыны икән, ди.
202 Егет, бик риза булып, хатыны турында беркемгә дә сөйләмәскә була инде. Берничә еллар үткәч, болар әти-әниләре янына барырга, аларның хәлен белергә уйлыйлар, ди. Ә алар улларын дөньяда бар дип тә белмиләр бит инде. Озак уйлый торгач, болар хәзерләнеп юлга чыгып китәләр, ди.
203 Хатыны кайтып китү белән бу эчәргә тотына. Эчкән кеше үзенең теленә хуҗа була алмый бит инде. Исереп алгач, тотына бу абыйлары алдында мактанырга: «Менә, ди, без, ди, музыка тыңлап, гармун, скрипкә уйнап кына яшибез, ди. Минем хатын барысын да булдыра», – ди, әллә ниләр сөйләп бетерә бу.
204 Көннәрдән бер көнне бу егет эчүеннән туктап, хатыны янына кайтырга була. Юлга чыгып китә. Өенә кайтып җитсә, моның өе урынында күмер белән көл генә калган, ди. Хатыны, иренең сүз тотмас икәненә тәмам ышанып, моны ташлап икенче бер урынга күчә. Бу тагын хатынын эзләп китә.
205 Элек торган землянкаларына барып чыга. Анда кеше булмагач, урман эчендә йөри-йөри, шунда егылып үлә, ди, бу. Бүген бардым, кичә кайттым. Кош эзләп йөргән хан улы Бер патшаның өч улы бар икән, кырык итлек алтын-көме-ше бар икән. Бер көннәрдә ике итлеге югалып китте. Кайда киткәнен белмәде.
206 Уртанчы улы төнлә итлек янында каравыллап торды. Төн уртасында йоклап калды. Иртә торса, тагын бер итлек юк булды. Атасыннан йоклаганын яшерде. Өченче төндә кече улы каравыллап торды. Төн уртасында бер яктан бик зур бер кош очып килде. Итлек башына кунды, тырнаклары белән тотып итлекне күтәреп очты.
207 Өч ул чыгып китте бер юл белән. Бара-бара болар юл өстендә торган бер баганага барып җиттеләр. Бу баганадан өч юл аерылды. Баганага: «Уңга киткән кеше – бик бай булыр, урта юл белән киткән кеше – урта бай булыр, сулга киткән кеше әйләнеп кайтмас», – дигән хат язылган иде.
208 Мин сиңа янә очрармын. Агачның өстендә утырган кошны ал, тахны алма, – дип, бүре китте. Бу егет кошны эзләп китә бирде. Бара-бара бер авылга барып җитте. Авыл янында бер тирәк агач тора икән, бу тирәк өстендә алтын тахта әлеге кош утыра икән. Егет шул агачка якын бер җирдә кунды.
209 Төн җиткәч, егет тирәк янына барып, янып торган утка кәгазен ташлады. Егет кәгазьне утка ташлаганда, ут янында утырган каравыллар каты йокыга китә. Егет, агач башына менеп, кошны күтәреп алып төште. Эчтән генә «мин моның тахын да алыйм», дип уйлап, яңадан агач башына менеп китте.
210 Мин сиңа инде бер кәгазь бирим. Бу сарайлар янында бер ут янып торыр, бу кәгазьне утка ташла да, сарайга кереп, атларның тезген бауларын кисеп алып чык, тезгеннән тартсаң, каравыллар уянып китәр. Бүре китте. Егет тә үз юлына китте. Төнлә хан шәһәренә барып керде. Җиде аргамакның сараена барып җитте.
211 Янында ут яна. Егет бүре биргән кәгазьне утка ташлады, каравылчылар катырак йокыга талды. Егет алты аргамакның тезген бауларын кисеп алды, калган аргамакның тезген бавын кисмәде, тартып алды. Тартып алуга каравыллар уянып торып, килгән егетне тотып алдылар. Ханга алып килделәр моны.
212 Инде син бар, мин сиңа бер кәгазь бирим. Ул шәһәргә барып, кун, ханның өе кайда, икәнлеген кешеләрдән сорашып бел, думбрасы ни җирдә икәнен бел. Думбра яткан җиргә төнлә бар, бу кәгазь белән шул йортның ишеген ышкы, ишек үзе ачылыр, этләре булса, сиңа өрмәс. Шулай диде дә бүре китеп тә барды.
213 Ишек ачылып китте. Эчендә тагын бер өй бар икән. Бу өйнең ишегенә дә кәгазьне ышкыды, ул да ачылып китте. Караса, бер думбра тора. Һәйбәт алтыннан бүткән. Баягы, бүре әйткән икән, – думбраңны кулыңа алсаң, кылына тимә, – дигән. Егет думбраны алып чыкты, думбраны чиртеп бакты.
214 Халыкның барысы да җыелды, егет тә барды. Җыелган кешеләр чират белән ата башладылар. Бу егеткә чират җитте. Нышананың нәкъ уртасына атты. Хан егетне өенә алып килде, туй ясады. Туй ясаганда егетне кызның өенә алып керттеләр. Өч көннән соң егет кызны бер повозкага утыртып алып китте.
215 Бүре думбраны алып чиртеп карады, бу думбра бик әйбәт тавышлы икән. Хан аны күреп алмасын дип, бүре думбрага өрде, думбраны шом тавышлы итеп куйды. Егет шом тавышлы думбра белән ханга барды. Егет хан өенә җиткәндә хан думбраны күрергә дип өеннән чыкты. Егет ханга думбраны күрсәтте.
216 Йөри торгач, болар янына барып чыкты. Болар үзләренең казаннары янында ачыгып, чарыкларын кимереп утыралар икән. Егет агаларын әлеге язулы багана янына алып кайтты. Анда калган җиде аргамакны, кошны, думбраны һәм кызны алып, өйләренә кайтып киттеләр. Юлда баягы бүре очрады.
217 Халыкка туй бирделәр. Ак бүре Борынгы заманда бар иде бер патша. Аның дүрт улы бар иде. Бер заман патша, хатыны белән икәү, яхшы атлар, яхшы арбалар җигеп, ялан-япан сахрага чыктылар. Сахрада яткан вакытларында, төннең бер мизгелләрендә, боларның чатырларын бик каты җил исеп күтәреп ташлады.
218 Шул ук вакыт һавадан бер дию патшасы пәйда булып, моның куенындагы хатынын күтәреп алып китте. Шул сәгать патша уянып, куенындагы хатынының юклыгын белеп, тиз генә кучерын уятып, икәүләп эзләргә киттеләр. Болар шул төнне эзләп, хатынны таба алмыйча, таң аткач үзенең шәһәренә кайттылар.
219 Шул урманның эче белән, беләк буе трубканың куышы белән барып яткан вакытта килеп җиттеләр бер суның буена – сахралык җиргә. Шунда патшаның улы уйлады: «Без шунда берәр көн ял итеп, атларыбызны ашатып китәрбез», – диде. Иптәшләре, атларыннан төшеп, куышларын корып, шул ук сәгать су эзләргә киттеләр.
220 Менә минем йөз солдатым бар, хәзер аттырырмын да үтерермен, – диде. Бу сүзләргә Ак бүренең ачуы килеп, һаман да боларга моннан чыгарга кушты һәм куды. Куган саен чыкмагач, Ак бүренең ачуы килеп боларга карап бер дога укып өргән иде, бар да тораташ булып каттылар. Инде без килик патшаның үзенә.
221 Бер бик яхшы атка яхшы ияр салып, аллага тапшырып, юлга чыгып китте. Шул көннән соң, күп айлар, күп көннәр, сәгатьләр, күп минутлар киткәннән соң, әлеге абзалары яткан урманның читенә бу да ялгызы барып җитте. Бу да урманны үтәргә теләп бара торгач, юл буенда бер бик һәйбәт аланга очрады.
222 Һәм: «Бик күп көннәрдән бирле мин атымны ял иттергәнем юк, тукта, монда бераз туктап ашатыйм», – дип, атыннан төшеп, бер зур тирәкнең ботагына атның башын югары күтәреп бәйләп куйды. Муенындагы мылтыгын корып, үзенә ашарга берәр кош атып килә алмаммы икән дип, урманның эченә кереп китте.
223 Теләгәнеңне эшлә. Тик менә бу күренгән кошны атма. Әнә теге зур тирәкнең артында бер кош бар, тирәкнең башында утыра. Бар да шуның күкрәгенә төзәп ат. Бер атуда егылыр да төшәр. Аннан соң алып кайт та тазартып пешер. Аш ашарга мин дә килермен, – дип әйтте дә үз юлына китте.
224 Егет бүренең сүзен тыңлап, тирәккә якын барып, кошны күреп, күкрәгенә төзәп мылтыгының чакмасын сугып җибәргән иде, кошның нәкъ күкрәгенә барып тиде дә әйләнеп төште. Соңра егет, аты янына алып кайтып, арчып куйды. Үзенең чатырын корып, аш хәзерләп, атын үләнгә җибәреп, әлеге Ак бүрене көтеп калды.
225 Кунак егет тә, сүзне тыңлап, чатырга кереп утырып, ашый башладылар. Карыннары бик ач булганга күрә, хәзерләнгән ашны тәмам ашап бетерә яздылар. Шул чакта келт итеп патша улының исенә Ак бүре төште һәм: «Аңа куярга инде ашым азайды; бетеп үк бара, килә калса, ни куярмын», – дип йөрәгенә курку төште.
226 Минем җитмеш төрле һөнәрем бар, җитмеш төрле сурәткә керә алам, – диде. Шуннан соң егетнең кайгысы бетеп, башка нәрсәләр шйлэрта тотынып, үзенең кая, ни өчен юлга чыгуын, анасы-ның югалуын, агаларының аны эзләргә китеп тә юлда югалып калуларын – барын да баштанаяк сөйләп бирде.
227 Терелгәч тә син аларны тиз генә шәһәрегезгә кайтарып җибәр, – диде. Шуннан соң Ак бүре, тискәре якка карап, озын бер дога укып, ташларның өсләренә өргән иде, бар да сикереп торып, үзләренең иске кыяфәтләренә кереп, кайсы мылтыгын тота, кайсы атын иярли, кайсы тәмәке төрергә башладылар.
228 Инде мин дә сезнең арттан, әтидән рөхсәт сорап, әнине эзләргә дип чыктым. Бу урманга килеп, Ак бүрегә очрадым. Сез, аңарга карышып, үзегезне үзегез һәлак иткәнсез. Әмма мин, аның белән дуслашып, сорашып, сезнең монда икәнлегегезне белдем һәм аңардан сезне әүвәлге сурәтегезгә кайтаруын үтендем.
229 Ул да, мине кызганып, сезне аякка торгызды. Инде сез сау-сәламәт көенчә кире өйгә кайтып китегез, – диде. Бу сүзләрне ишетеп, агасы үз гаскәрләре белән бергә шәһәренә кайтып китте. Соңра уртанчы агалары янына барып, ал арны да әүвәлге сурәтләренә кайтаруын Ак бүредән үтенде.
230 Баягы кебек бүре бер дога укып, боларны да тергезде һәм болары да, агасы кебек саубуллашып, шәһәрләренә кайтып киттеләр. Әмма егет үзеннән бер генә яшькә олы агасын үзенә юлдаш итеп алып калды. Соңра бу егет, агасы һәм Ак бүре белән өчәүләп, чатырларына кайтып киттеләр.
231 Менә бу минем урманым. Шул җирдән өч көн, өч төнлек юл. Шул минем урманымнан чыгып, өч көн, өч төн киткәннән соң, дию патшасының җиренә барып чыгарсыз. Ул дию җиреннән өч көн, өч төн барганнан соң, бер алтмыш колач юанлыгы алтын тирәккә очрарсыз. Ул алтын тирәкнең астында бер кечкенә генә күл булыр.
232 Берничә сәгатьләр үткәннән соң, бу күлгә бер көтү елкылар килеп су эчәрләр. Алар менеп киткәч, бер сәгатьләрдән соң, күк күкрәтеп, җир дөбердәтеп, өермәләр өереп, алтмыш чакрымнан аяк тавышлары ишетелеп, бер алтмыш колачлы ала айгыр килер дә алтмыш колачлы алтын тирәкнең бер ягына ялын ышкый башлар.
233 Ышкып арганнан соң, бик сусап, әлеге күлнең суын бөтенләй эчеп бетерер дә әлеге агачка килеп, икенче як ялын ышкырга тотыныр. Шул вакытта, күлдә су беткәнлектән, күлнең төбендә булган балыклар барысы да җыелышып калырлар, агаң шул арны үзенең базына ташып куйсын. Алар ашарга азык булыр.
234 Айгыр озак ышкына торгач, әлеге алтмыш колачлы алтын тирәкне сындырыр. Аның шатыр-шотыр сынган тавышына син базыңнан сикереп чык та бик тизлек белән әлеге алтмыш колачлы ала айгырга атланырга тырыш. Атлана алмасаң, ялына ябышырга, ялына ябыша алмасаң, койрыгына ябышырга тырыш.
235 Анаңны табып, шәһәрегезгә кире кайтканда, минем яныма керми китә күрмә. Урманымның теләсә кай җирендә туктап, атыңны ял иттереп, үзең теләсә ни аша. Әмма миндә кунак булмыйча китәргә һичбер рөхсәтем юк. Инде бер килеп урманыма төшкәч, кайда туктасаң да, мин сине үзем табармын, – диде.
236 Минем авызыма, борыныма су тулганда, синекенә дә тулар. Үлсәк, бергә үләрбез, – диде. Ат, ачуланып китеп, егетне диңгезгә алып кереп китте. Өч көн, өч төн йөзгәннән соң, диңгезнең аръягына чыктылар. Чыккан вакытта ат егетне үлсен дип, башын суга тигезеп, болгап чыгарды.
237 Урманның куе агачлы бер җирендә егетне арлы-бирле агачларга сугып харап итмәкче булды. Әмма егеткә һичбер зарар килмәде. Өч көн, өч төн үткәннән соң, мең мәшәкать белән, болар урманның аргы ягына барып чыктылар. Азмы-күпме киткәннәр иде, бер бик биек тау-таш араларына килеп җиттеләр.
238 Миңа моннан ары барырга рөхсәт юк. Син инде минем өстемнән төш тә бу ком тавының аръягына чыгарга тырыш. Ул ком тавының аръягында яман диюләр, усал арысланнар, аждаһалар яталар. Алар янына чыга алсаң, анаңны табарсың, – диде. Егет моңарга күп рәхмәтләр укып, өстеннән төшеп, тау итәгендә калды.
239 Бераз менгән иде, ком ишелеп янә түбән төште. Никадәр менәргә тырышса да, ком ишелеп, һичбер менә алмады. Бик арып-талып, күңеле тулып, анасы исенә тентеп, елап аптырап утырганда, һавадан бер кара болыт кисәге төшеп килгәнен күрде дә куркып китте. Карап торды, болыт һаман төшә дә төшә.
240 Егет тау башында бик күп ат, адәм сөякләре күреп хәйран-вәйран булып торганнан соң, ике кулына ике ат сөяге алып, таяк итеп таянып, тауның бер ягына таба төшеп китте. Өч ай дигәндә тауның аргы ягына төшеп җитте. Бераз бара башлагач, бер көтү арыслан чыгып, бу егеткә ыргылдылар.
241 Бакыр сарайның бер тәрәзәсеннән караса, ни күрсен: кырык бер кол кыз озын өстәлгә салып адәм итләре юып яталар иде. Бу егет шуларны күреп, күңеле нечкәреп, куркып: «Минем итемне дә шул кызлар бу өстәлгә салып юарлар, мин дә бу җирдә харап булырмын», – дип кычкырып елап җибәрде.
242 Абыстай кызны никахлап бирде. Егет янә өченче кич кунганда, агасы исенә төшеп: «Бу җирдә озак торырга ярамас», – дип, яңа кәләше белән саубуллашып, үз юлына китте. Көмеш сарай буйлап өч көн, өч төн үткәннән соң, күрде – бер бик зур алтын сарай янына бик зур вә матур итеп бакчалар корылган.
243 Атасының исәнлеген, ике агасының юлдан кайтып киткәнлеген, үзеннән бер генә яшь олы абзасының күл буенда базда калганын – барын да аермачык сөйләп бирде. Сүзләр тәмам булгач, абыстай улын алып чыгып, бер сарайның ишеге төбенә алып килде дә, сарайның ишеген ачып, алдан улын кертеп җибәрде.
244 Диюебез унике айлык юлга киткән иде. Киткәненә инде ике ай булды. Тагын ун айсыз кайтмаячак. Ул дөньяда адәм итләре ашап кинәнә, өйгә дә алып кайтадыр. Диюнең шундый бер җимеш бакчасы, бер күле бар. Шул алмагачның алмасын ашап, күленнән су эчкән кеше дөнья йөзендә беренче батыр булачак.
245 Каршы алып, ашап-эчеп, ял итеп, кунак булып бу сарайны, алтын сарайлар кебек, көмеш йомырка ясап, кесәләренә салып, эчендәге кырык бер кол кызны һәм үзенең хатынын алып, тагын алга таба очып киттеләр. Шунда чак кына очып барганнар иде, бакыр сарай турысына килеп җиттеләр.
246 Уянгач та сиңа тәмле сүзләр сөйли башлар. Әмма син, аның алай йомшак сөйләвенә карап, алданма. Ул бик хәйләкәр. Йомшак торган саен, син каты тор. Юкса, ул алдар. Кара, алданырга тырышма! – диде. Егет безне алып диюнең бер табанына тыгып бутаган иде, дию бернәрсә дә сизмәде.
247 Мин бары синең каныңа сусап кына килдем. Кая, тор, әйдә чыгып алышыйк, – диде. Дию, егетнең бу сүзләренә гарьләнеп, урыныннан сикереп торып шул ук сәгать мәйданга чыгып, алышырга тотындылар. Шулкадәр алыштылар – тигез – түмгәккә, түмгәкле җирләр карашакка әйләнеп беттеләр.
248 Дию, риза булып, егетне дә өйгә алып керде. Диюнең өендә ике өстәл бар иде. Берсенә үзе генә утырып ашыйдыр иде. Икенчесенә килгән кунакларын утыртадыр иде. Дию хатыныннан ашарга аш, эчәргә су сорады. Диюнең ике төрле суы бар иде – берсе хәл кертә торган, икенчесе хәл китәрә торган.
249 Егет бу урманда бераз йөреп, төрле кошлар атып, кесә һәм кәләпүшләренә җиләкләр җыеп кайткач, «хатыннарыма булыр» дип шатланып бакыр сарайга барып керсә, ни күзе белән күрсен, бакыр сарайның эчендә һичкем калмаган. Ашыйсы килеп, бүлмәләрне карап йөргән чакта, бер кечкенә генә бүлмәгә туры килде.
250 Алар мине кызык иттеләр, тукта мин дә ал арны кызык итим, дип: «Инде син мине туры сарайга илтмә, шәһәрнең читенә илт», – диде. Гыйфрит, егетнең сүзен тыңлап, шәһәрнең читенә илтеп ташлады да үзе шунда ук юк та булды. Егет шуннан җәяүләп шәһәргә кереп китте дә бер картның артыннан барып җитте.
251 Егет тә аның артыннан керде. Карт кергәч тә бер шешә эчемлек алып эчте дә чыгып китте. Картның артыннан күрә-күрә егет тә китте. Карт, тагын каранып, калган акчасын алып, яңадан кереп эчеп чыкты. Соңра бер өйгә барып керде. Аның артыннан егет барып керсә, күрде: карт бер итекче икән.
252 Шунда минем күреп гашыйк булган бер кызым бар. Син шуңарга яучы бул, – диде. Карт, егетнең сүзен тыңлап, шәһәрнең читенә чыгып сарайга туры китте. Кыз да, бүген үзенә бер кеше киләсен төшендә күреп, сизеп торадыр иде. Шул арада сарайга килә торган картны күреп, аны каршы чыгып алып керде.
253 Тик минем калымым бик зур бит. Адәм кулыннан килә торган эш түгел. Әгәр дә булдыра алса, мин аныкы, ул минеке, – диде. – Калымым шул: бер ефәк күлмәк. Аның һич җөе булмасын, өстемә таман гына да булсын. Нечкәлектә бармактагы балдактан үтәрдәй булсын. Кечкенәлектә йомарлагач учка сыярлык булсын.
254 Гыйфрит урыныннан торып, алтын сарайга кереп, кызның янына килеп, буен-иңен үлчәп, кушылган буенча табып китерде. Егет шул заманда чокырда көтеп утырганда, гыйфрит килеп егеткә күрсәтте. Егет карап, бик ошатып, бик күп рәхмәтләр укып, күлмәк белән калушны алып кайтып, картка китереп тоттырды.
255 Карт алып, сарайга илтеп, кызга китереп бирде. Кыз алып киеп, үлчәп караган иде, үзе әйткәнчә тап-таман булып чыккан. Бик яратып: «Бу эшләр дию мәмләкәтендә булмаган бер кеше эшли ала торган түгел, шул минем киявем икән, дип, кичкә килсен», – дип, картка вәгъдә биреп җибәрде.
256 Бераз көннәр яланда очып килгәннәр иде, агасының калган чокырына килеп җиттеләр. Агасы боларның килгәнен күрде, тик кем килгәнен генә белмәде. Болар килеп төшкәннән соң, агасы боларны каршы алып, сөйләшеп, шул ук вакыт аны да шул шарга утыртып шәһәрләренә таба кузгалып киттеләр.
257 Бу шәһәрдән озак бармадылар, үзләренең шәһәрләренә кайтып җиттеләр. Шәһәргә биш: чакрым кадәр калганда, көн кич булгач, инде иртә белән керербез дип, шунда туктап калдылар. Егетнең анасы кесәсенә йомырка ясап салган сарайларны, бакчаларны чыгарып, нәкъ дию шәһәрендәге кебек итеп корды.
258 Хатынның ике улы, үзләренең бүлмәләренә хатыннарын алып кереп, ятып йокладылар. Шуннан соң егетләрнең анасы тышка чыгып, диюдән алып кайткан балдагын бармагыннан алып, сызгырып җибәргән иде, – җирдәге чүпкә сан бар, гыйфриткә сан юк, – шулкадәр күп гыйфритләр килеп моның катына җыелдылар.
259 Ул алтын күпернең ике ягыннан ике елга – берсе анда, берсе монда агып торсын. Ул елгалар өстендә күз күрмәгән, колак ишетмәгән үрдәкләр, казлар йөзеп, бакылдашып, каңгылдашып торсыннар. Елганың ике читендә алмагачлар үсеп торсын. Алмалары пешеп, суга өзелеп төшеп торсын.
260 Ул күпернең өстендә җигүле бер тройка ат булсын. Арбасының көпчәкләре алтыннан булсын. Өстенә утырган чакта селкенерлек булмасын. Ул атларның дилбегәләрен тотучы кеше куркырлык – чуеннан да кара, бер зур мыеклы гыйфрит булсын. Шуларны таң атканчы тәмам итегез, – диде дә үзе йокларга ятты.
261 Шуннан соң патша хатынын үзенең өенә алып кайтып, бергә тора башладылар. Егет янә агаларына дигән кызларына да аларны никахландырып, утыз көн уен ясап, кырык көн туен ясадылар. Агалары да хатыннарын үз өйләренә алып кайтып тора башладылар. Әмма егет үзенең хатыны белән шул сарайда утырып калды.
262 Тыныч кына торган вакытта тугыз башлы диюнең һәм унике башлы диюнең хатыны, егеткә хат язып, хатыннары белән кунаклый килүен үтенделәр. Шул ук сәгать егет, өч хатыны белән, боларга кунакка барып, алар да егетне бик зурлап каршы алып, бик күп бүләкләр биреп, кадерләп кире сараена озатып җибәрделәр.
263 Кара ат белән кара кием килеп чыга да, киенеп китә теге шәһәргә. Җыелган халык – урам тулы. Килеп, ук аталар. Баганага җитмәс борын билгеләп куйган сызык бар. Шунда басып аталар, кайсының угы барып җитми, кайсының узып китә. һичкем тидерә алмый балдакка. Бу егет барып җитә.
264 Җыела халык, җыела халык! Аталар. Һичкемнеке тими. Бу егет тагы кырга чыгып, аккош каурыен авызына кабып сызгырта да ак ат белән ак кием килеп чыга. Хәзер егет икенче бер патша баласы булып килә инде. Укны аталар-аталар, бер дә якын килми. Бу тагы, барып, сызыкка аягын куя.
265 Уртанчы кыз белән кунганда, ак кием белән килә; зуры-сы янында кунганда, кара ат, кара кием белән килә. Шулай итеп патшаның өченче кызы да җитә. Тагы патша шундый хәбәр тарата. Ук аталар, җыела халык, җыела халык! Бу хәзер хатыннары яныннан китеп, кызыл кош йонын кабып сызгырта.
266 Теге ике кияүдән кызык һөнәр күрмәдем, кыз бирәсем юк тагы да, бер артык һөнәр күрсәт миңа, ди. Атың белән чабып килеп, шушы ике катлы йорттан сикереп, аргы ягына барып төш, – ди. Егет, читкәрәк китеп, аты белән җан-фәрманга чабып, кош шикелле очып, ике катлы йорт өстеннән ишек алдына барып төшә.
267 Кече кызына бигрәк тә рәвешле итеп салып бирә патша йортны. Малларның бик шәпләрен бирә. Шунда өч хатын белән тора инде бу. Кече кыз янында кунганда, кызыл ат белән, кызыл кием киеп; уртанчысы янына ак ат белән, ак кием киенеп; олысы янына кара ат белән, кара кием киенеп килә.
268 Төнлә белән үзе йокыга киткәч, алмаз кылычны алып, йөзен өйгә каратып, ишеккә куйыйк, ди. Үзебез читтән килеп кычкырырбыз. «Әй, энем, тор, харап буласың, малларыңны бурлар алып китеп бара», – дип. Шуннан, ул сикереп торыр да ишектән йөгереп чыкканда, кылычка абынып, аягын кисәр, ди.
269 Бу сикереп тора. Йөгереп чыгыйм дигәндә генә, алмаз кылычка абынып, аягын кисеп калдыра тубыгыннан. Шуннан, моны сахрага сөйрәп чыгарып ташлыйлар да, хатыннарын, малларын алып, авылларына кайтып китәләр. Иртәгесен бу, аңына килеп аягына басыйм дисә, аягы тубыктан өзелгән.
270 Шулай итеп, болар – берсе аяксыз, берсе кулсыз, берсе сукыр – өчесе бергә китәләр. Бара торгач, бер уйсу җиргә барып чыгалар. Ерак та түгел казах өенә охшаулы бер киез өй күрәләр. Өйгә барып керәләр. Керсәләр, беркем юк эчендә. Әйтерсең болар өчен генә эшләнгән өй. Болар шунда торырга булалар.
271 Минем белән күрешкәндә, кулыннан кысып, берәр әфсен өрермен дә, бөтен җир күк томан булыр, шул арада без патша кызын адаштырып алып китәрбез, кая киткәнен дә белмәсләр, – ди. Шулай итеп, болар шәһәргә барып җитәләр. Барсалар, сукыр әйткәнчә, кыз, өйдән-өйгә кереп, күрешеп йөри икән.
272 Патша кызы күрешә. Шунда сукыр белән күрешкәндә, сукыр патша кызының кулын кысып өрә, бөтен җир күк томан була, шул арада патша кызын алып та китәләр. Тегендә халык, ни булды дип, аптырап кала, кызның кая киткәнен дә күрми калалар. Шуннан болар кайтып җитәләр әлеге өйгә.
273 Мин аның чәчен тарыйм икән, ул минем канымны суыра икән, мин белмим икән, ди, бүген килеп, ул минем актык канымны суырып бетерер, сез ауга чыкмагыз, – ди. Шуннан иптәшләре ауга чыкмыйлар ул көнне. Менә килеп тә җитә Җалмавыз карчык. Ул килгән уңайга аяксыз егет кылычын тотып тора.
274 Эчен ярып карыйлар, карынын актаралар, юк бит егет, таба алмыйлар. Шуннан һәртөрле сөякләрен бергә җыеп китереп карасалар, баш бармагы юк икәнлеге беленә. Бармак, чабып җибәргәндә, бер читкә тәгәрәп киткән икән. Бармакны табып ярып карасалар, эченнән таракан хәтле генә кеше килеп чыга.
275 Өч егет өчесе өч юлдан аерылышып китәләр. Ә кыз килә дә элек аяксыз булган егетнең юлына төшә. Шуннан, теге иптәшләре әйләнеп килеп, шатланып, бу егеткә күп рәхмәтләр әйтеп, кулсыз идем, куллы иттең, күзсез идем, күзле булдым дип, сөенеп аерылышалар. Шуннан бу егет агалары авылына кайта.
276 Уртанчысына атарга кушалар. Бусы тагын кыек җибәрә. Инде халык сизә боларның ялганын. Шуннан кече энеләре укны алып, аягын табак читенә куеп, укны атып җибәрә, ук күздән гаип була, менә сузылып килеп төшә табакка, табактагы майга, май эчендәге йөзек уртасына килеп кадала.
277 Шуннан соң моның агаларын тотып алып китәләр. Шулай итеп, өч патша кызын алып, үзе белән алып кайткан патша кызын да ияртеп, мал-туарларын фәкыйрьләргә өләшеп, бабае йортына кайтып, бергә гомер иткәннәр, ди. Әйгәли батыр Борын заманда булган икән бер патша. Бу патшаның ике улы булган.
278 Болар бераз үсеп җиткәч, патшаның өченче баласы дөньяга килгән. Бала тугач, аны бишеккә салганнар. Патша бишектә яткан баланың битенә чапкалый икән. Битенә чапса да бала бер дә еламаган, көлеп җибәргән. Патша, моңа гаҗәпкә калып, әлеге бишектә яткан балага үзенең бармагын йомдырган.
279 Ул үзенең бу өченче баласына Әйгәли дип исем кушкан. Ярар. Бер заманны бу патшаның маллары югала башлаган. Башта бер көтү малы югалган, аннан икенчесе, өченчесе... Шулай итеп, патшаның маллары бер-бер артлы сеңеп кенә торган. Малларны кем урлаганын, аларның кайда киткәнен патша белмәгән.
280 Башка балаларның шарлары агач, ә моның, Әйгәлинең, шары алтын шар икән. Балалар белән уйнап йөргәндә, Әйгәли шарны сугып җибәрү белән, шары елгадан су алып чыгып килә торган бер хатынның чиләгенә барып төшкән. Бу шулхәтле көч белән суккан, шар чиләкнең төбен алып киткән.
281 Бу кош шикелле очып киткән. Әйгәли ат белән барган-барган да бер тугайга барып җиткән. Әлеге тугайны борылып, таллар арасына кереп киткән. Барган-барган да бер сукмакка барып чыккан. Яланга барып чыгу белән, атына «үзең теләгән якка алып бар» дип сугып җибәргән, атның тезгенен бушаткан.
282 Ә инде син, диюне күрәсең килсә, син бара торган юлдагы тимер күпер астына качып, аны саклап тор, ул шул тимер күпергә үзе килер, син аның белән күпер янында очрашып сугышырсың, – дигән. Егет атына атланып чыгып киткән. Юлда барганда, әлеге елга ярындагы тирәк янына барып җиткән.
283 Караса, анда бер төлке тора икән. Егет әлеге төлкене азат итеп җибәргән. Төлке чабып качып киткән. Шуннан соң бу Әйгәли, барып-барып, әлеге карчык әйткән күпер янына барып җиткән. Күпер астына кереп яткан. Менә бермәлне елганың теге башыннан бер төтен күренгән. Әйгәли бер пароход күренә дип уйлаган.
284 Әйгәли риза булып, болар арасында сугыш башлана. Диюнең көче иксез-чиксез икән. Ул бер сугып җибәрә Әйгәли беркадәр җиргә батып китә, икенче мәртәбә суга – тагын да тирәнрәк бата, өченче рәт сукканда – аяклары җиргә кереп китә. Дию өч рәт сугып та бернәрсә дә эшләтә алмады.
285 Әйгәли өченче башын кисәм генә дип торганда, әлеге төлке килеп, Әйгәлинең өстенә сикерә. Төлке Әйгәлигә диюнең өченче башын кисә торган кылычын алып килгән. Әйгәли, шул кылыч белән диюнең өченче башын кисеп, диюне үтерә. Диюне үтереп, малларын алып, өенә кайтып китә инде бу.
286 Малларын куып алып кайтып килгәндә, Әйгәлигә агалары очраган. Аларны аталары югалган малларны эзләп алып кайтырга җибәргән иде бит инде. Болар исәнлек-саулык сорашып, бергә кушылдылар. Юлда барганда агалары Әйгәлине үтерергә уйладылар. Болар ял итәргә туктадылар. Ашадылар, эчтеләр.
287 Ял итәргә ятып, йокыга да киттеләр. Әйгәли дә йокыга китте. Агалары Әйгәлинең каты йокыга киткәнен белгәч, аның кылычын алып, ялангач кылычын аягына бәйләп куйдылар. Кылычны бәйләгәч, куркытып уяттылар Әйгәлине. Әйгәли бар көченә сикереп торам дигәндә, әлеге кылыч моның ике аягын кисеп китте.
288 Шул җирдә бер көн ятты, ике көн ятты бу. Көннәрдән бер көнне бер кешене күрә. Бу кеше киек куып бара. Киекне куа бу, киек артыннан йөгереп җитә. Йөгереп киекнең алдына чыгып та китә, ә үзе киекне тотмый бу. Әйгәли моңа бик нык гаҗәпләнә. Карый: бу кешенең куллары юк икән.
289 Аны да туганнары күздән яздырганнар. Дуслашалар. Тора башлагач, боларның табыш зур була. Бик күп мал аулап тора башлыйлар болар. Инде боларга бер аш пешерүче кирәк була. Әйгәли әлеге сукырны кулсызга атландырып җибәрә. Сукыр, дару иснәтеп, бер патшаның бердәнбер кызын урлап алып килде.
290 Озак йөрделәр. Кыз боларның сүзләрен тыңламады, боланның бавырын алып, утта кыздыра башлады. Кыздыра гына башлаган иде, ут сүнде. Кыз утсыз калдым дип курыкты. Берәр җирдә ут күренмәсме икән дип, бу бер биек агач башына менеп карады. Карый: бик еракта тычкан күзе хәтле генә ут күренә.
291 Кыз кайтып китте. Юлда барганда, кызның иләгеннән көл сибелә барды, кыз, өенә кайтып, ут ягып җибәрде. Әйгәлиләр-нең аудан кайтканын көтә башлады. Агалары бик күп табыш белән кайттылар. Кыз боларга ут сүнү турында әйтмәде. Ярар. Болар, икенче көнне иртән торып, тагы киттеләр ауга.
292 Көн үткән, ай үткән. Ә кыз бик ябыккан, как сөяккә калган. Егетләр көн дә ауга йөргәннәр. Әйгәли кулсызга атланып чыга икән, ә теге бик шәп йөгерә инде. Ярар. Бераз вакыт үткәч, болар, кызның кибеп бетә барганын күреп, гаҗәпкә калганнар. Уйлашканнар. Кыздан сорамак булганнар.
293 Тегеләрне озатты, үзе калды өйдә. Төш мәлләрендә әлеге карчык килде, як-ягына каранды. Кызга бармагын ишек тишегенә тыгарга кушты. Кыз урыныннан торып, ишек янына килде. Теге убырлы карчык, бармакны авызына алып, кызның канын имә генә башлаган иде, Әйгәли сикереп торып, аны җилкәсеннән тотып алды.
294 Бу карчык Әйгәлине йотып җибәрә. Бер сәгать үтте, ике сәгать, бу һаман төкерми бит. Болар карчыкны тотып алып яргалый башладылар, эзләделәр, эзләделәр – Әйгәли юк та юк. Болар бик кайгырыштылар, кыз да кайгырды. Убырлы карчыкның кисәкләнмәгән җире калмады. Болар бик аптырадылар, киңәштеләр.
295 Тагын зур шатлык булды болар өчен. Шунда болар утырыштылар. Әйгәли батыр сукырга кызны үз иленә алып кайтып куярга кушты. «Һәркем үзе теләгән якка китсен», – дип сөйләштеләр. Икенче көнне бер-берсенә рәхмәтләр әйтеп, аерылыштылар болар. Әйгәли батыр иптәшләреннән аерылгач, үз иленә кайтып китте.
296 Хөкемне Әйгә-линең атасы үзе итә бит инде. Ярар. Хөкем көне килеп җитте. Әйгәли хөкем алдына килеп басты, моны атасы да, агалары да – беркем танымый, көтүче – көтүче инде бу. Әйгәли кулында атасы биргән йөзек бар иде. Ул ялтырап китте дә, моны атасы күреп алды. Гаҗәпләнде бу.
297 Тегеләр ташны кысып карадылар, – кайда ул, таш – таш инде. Шуннан Әйгәли батыр ташны алып бер кыскан иде, су чыкты, икенче кыскан иде, таш комга әйләнде, тузан булды. Ташны кысканда, Әйгәлинең йөзеге тагын күренде. Атасы йөзекне танып алып, моның үз улы икәнен белеп алды.
298 Бу өч егет-дус кушылышканнар, ди. Нинди авырлык килсә дә, бер-берсен ташламаска, яклашырга, бер-берсенә бер дә дошманлык итешмәскә сүз бирешкәннәр, ди. Менә көннәрнең берендә болар җыелышып сүз куешканнар да, ди, барысы да өч-дүрт көнлек азык хәзерләп, юлга ил-җир күрергә чыгып киткәннәр, ди.
299 Бо ларның һәрберсе үзе белән алган ашамлык әйберләрен: берсе – йөрәк, икенчесе – бөерәк, өченчесе бавыр чыгарып салганнар, ди. Болар бик әйбәтләп тамакны туйдырганнан соң әрле-бирле йөри башлаганнар, ди. Әйләнә-тирәдә йөри торгач, йөрәк ашаган егет бер тимер капкачка барып сөртенгән, ди.
300 Анда бик караңгы икән, ди. Менә бер заманны кармалый торгач стенада бер ишек тапкан, ди. Шул ишектән бу егет кереп китсә, бик матур ике стена арасында юл киткән, ди, тагын бер ишеккә барып җиткән, ди. Ишекне алай-болай итеп ачып кергән дә, ди, ни күзе белән күрсен, бик матур бүлмә, ди.
301 Аннары соң уртанчысын, аннары соң кечкенәсен. Югарыдан егетләр, олы кызны чыгаргач, гаҗәпкә калдылар, ди. Бу адәмме, пәри-җенме, бу нинди зат икән, дип әйттеләр, ди. Бу кызларның олысы да бик матур ие, ди, олысыннан да уртанчысы, уртанчысыннан да бигрәк кечесе матур ие, ди.
302 Ләкин егет үлмәде, ди, исән-сау кое төбенә төшеп җиткәч, әүвәлге юлы белән китте, ди. Барып җитеп теге бүлмәләрнең стеналарын капшап йөргәндә кулы бер тоткага эләкте, ди. Тоткадан тартып җибәрсә, ишек ачылып китте дә, ди, тагын бер юл күренде, ди. Бу егет шул юл белән китте, ди.
303 Бу егет юлны белми, карыны ачыккан, нишләсен, кая барсын, теләр-теләмәс риза булды, ди. Кич җитеп, кояш баеп барадыр иде, ди, инде. Шуннан соң карт белән егет картның өенә барып керделәр, ди. Хайваннарны киртә эченә ябып куйдылар да, ди, ашап-эчеп ятып йокладылар, ди. Егет бик арган ие, ди.
304 Алай булса да иртүк сикереп торды да, ди, ашап-эчеп, хайваннарны көтүгә алып чыгып китте, ди. Хайваннар азык эзләп анда чабалар, монда чабалар, ди. Егет арып, мәлҗерәп бетте, ди. Кайту белән үле-мәле йокыга китте, ди. Иртәгесен тагын кара таң белән сикереп торып көтү көтәргә чыгып китте, ди.
305 Егет, иртүк торып, чирек үгезнең бер калҗасын да калдырмыйча ашап бетерде дә, ди, хайваннарны көтүгә алып чыгып китеп, туп-туры дию пәриенең урман арасындагы аланлыгына кертеп тә җибәрде, ди; хайваннар пух итеп, корсакларын күтәрә алмыйча яткач, егет үзе дә ятып бик тәмле йокыга китте, ди.
306 Шуннан соң, дию пәрие алтмыш потлы гөрзиен алып егетнең баш түбәсенә берне биргән иде, ди, егет муеныннан җиргә батты, ди. Егет, җирдән сикереп чыгып, аягүрә басты да, ди, гөрзине алып, дию пәриенең баш түбәсенә берне бәргән иде, ди, дию пәрие бары тубыктан гына җиргә батты, ди.
307 Карт ни күзе белән күрсен, хайнаннарның корсаклары пух иткән, барчасы да ятып йокыга киткәннәр, ди. Картның эче жу итеп китте, ди. Егет, иртүк торып, ярты үгезне бер генә калҗасын да калдырмыйча ашап бетереп, хайваннарын алып чыгып китте дә, ди, аларны янә дә туп-туры аланлыкка кертеп җибәрде, ди.
308 Азмы-күпме яткач, янә дә дию пәрие күк күкрәтеп, җир тетрәтеп, давыл куптарып, тузан туздырып, агач башларын сыгылдырып килеп төште, ди. Шобага салышканнар иде, ди, янә дә диюгә чыкты, ди. Дию гөрзиен алып егетнең башына берне биргән иде, ди, бу юлы егет бил тиңентен җиргә батты, ди.
309 Өйгә кергәч, егеттән сорашмакчы булган икән, ди, ул арада инде егет үле-мәле йокыга киткән иде, ди. Иртә белән иртүк торып, егет өч чирек үгез итенең бер калҗасын да калдырмыйча ашап бетерде дә, ди, хайваннарны алып китеп, әлеге ямь-яшел аланлыкка туп-туры кертеп җибәрде, ди.
310 Шуннан соң бу карт, бик курыккан килеш бер бик куе куак төбенә кереп, нәрсә булыр икән инде дип, көчкә-көчкә сулыш алып торганда, менә бер заманны кинәттән күк күкрәтеп, җир тетрәтеп, давыл куптарып, тузан туздырып, агач башларын сыгылдырып, авызыннан утлар чәчелдереп дию пәрие килеп төште, ди.
311 Озак та үтмәде, ди, дию пәрие гөрзие белән егетнең баш түбәсенә бик ныклап берне китереп бирде, ди. Карт, «егетнең көле күккә очты», дип торганда, ни күзе белән күрсен, егет кымшанмады да, ди. Егет урыныннан кымшанмагач, дию пәриенең дә куркуыннан маңгаеннан тирләре акты, ди.
312 Шуннан соң җиде ел булгач, карт бу егеткә ике пар үгез биреп, ике арбага җигеп, бик күп маллар төяп, егеткә юл күрсәтеп, авылына озатып җибәргән, ди. Менә бу егет карт күрсәтеп, өйрәтеп җибәргән юл белән төн бара, ди, көн бара, ди. Бу юл аның бер дә күрмәгән, бер дә белмәгән юлы икән, ди.
313 Хәтерем дә тарала башлаган инде, ун ел микән, әллә егерме ел микән моннан элек алар ил-җир күрергә дип чыгып киткәннәр иде, күп тә узмады, икесе өч кыз урлап кайтты, өченчесе – иң батыры, иң матуры – юк та юк. Халык сөйли: алар аны үтергәннәр, имеш, дип тә, кем белсен инде аны.
314 Хәтта үз авылыбызны да буш куймыйлар. Ул, мин сиңа әйтсәм, балам, өч кызның кечкенәсенә күрсәтмәгән азапны калдырмадылар инде. Ике тутасын икесе хатын итеп тоталар, бу кечкенәсен асрау итеп эш эшләтәләр. Ул, бичара кыз, монда килгән елларда матурларның матуры, сылуларның сылуы иде.
315 Инде хәзер мескенкәй саргаеп, кибеп бетте. Җизнә-ләре инде усалларның да усаллары. Тирә-юньнең җанын кыеп, малын талап кайталар да көне-төне исереп авылны куркытып йөриләр. Алардан бизмәгән кеше калмады инде. Аларга беркем дә бер сүз әйтә алмый. Беркем дә алардан ничек котылырга белми.
316 Ә тегеләр үзләрен генә түгел, бөтен тирә-юньне караклардан коткарып, әле булса да көн итәләр, имеш, ди. Алтын алма Бер патшаның алтын алма үстерә торган бакчасы бар. Ул алтын алма ел да саен булмый, өч елда, ун елда бер генә була икән. Алтын алма бит ул, мондый гына түгел.
317 Бу патшаның, мин сиңайтим, өч малае бар. Бик зур патша бу. Бу патша, мин сиңайтим, алтын алма җиткәч, каравылчы куйды. Алтын алманы патша санап карый, ике алмасы югалган була. Каравылчы алманы югалтты бит. Патша каравылчыны кулга алды, дүрт елгамы, биш елгамы төрмәгә япты.
318 Патшаның олы малае каравыл тора башлый алмага. Бу малай таң беленгәнче бер дә йокламады. Таң аткач, алманы санады да, ятып йоклады. Йокыдан уянгач, алманы яңадан санап карады, элек икәү юк иде, хәзер өчәү юк. Патша малае куркып чыгып качты. Патша йокысыннан торгач, алманы үзе санап карады.
319 Таң беленгәч, ятып йоклады бу. Уянгач санап карады, тагын бер алма юк. Моннан соң бусы да чыгып качты. Алма да юк, малай да юк хәзер. Патша йокыдан торды да алманы санады: алма да юк, малай да юк. Хәзер патша бик гаҗәпкә калды бу эшкә. Үзенең кулы астындагы һәркемне – олыны-кечене җыйды бу.
320 Патша гер ташын койдыртып китерде малайга. Әүвәл егет гер ташын, нык микән дип тез башына сугып карады. Тезенә бернәрсә дә булмады. Аннары сукты ташка, таш тузаннар булды, гер ташына бернәрсә дә булмады. Шуннан сукты алмагачка, – алмагач мондый алманыкы түгел бит, – алмагачка да бернәрсә дә булмады.
321 Шулай итеп, патшаның кече малае тора башлады хәзер, мин сиңайтим. Ул тегеләрчә тормый. Ул алмаларны санады да ятып йоклады. Таң беленгәч торды да бу алманы тагын санады, алма шул дүртәү юк көенчә. Кызарып кояш чыга башлагач, мин сиңайтим, бер кош килә моңа. Очып килә, үзе адәм сурәтендә, үзе – кош.
322 Алмагачка куна да алманы ала башлый. Алманы ала башлагач, гер ташы белән җибәрде егет, гер ташы барып тиде дә, егылып төште бу кош яраланып. Алтын алманы ала алмады. Егылып төште дә кош, кеше сурәтенә кереп, йөгерә башлады. Моның артыннан, унбиш потлы гер ташы тотып, егет тә йөгерде.
323 Ул зур юл икән, шомарып беткән. Болар калдылар шунда. Менә, мин сиңайтим, бер болан йөри шунда. Боланны тотып алдылар да болар суйдылар. Тиресен тунадылар да, нечкәләп телеп, шуны ялгадылар беткәнче. Ялгап бетергәч, бу җир астына җитәр-җитмәс кенә булып калды. Хәзер патша малайлары киңәш итә.
324 Син аңа кереп бер генә сук, ул таралыр да китәр, ди. Ул таралуын таралыр, тик таралгач, тагын җыелыр, ди, җыелгач сиңа: «Егет тагын бер сук», – дип әйтер, син бүтән сукма, җитте шушы дип кенә әйт, ди. Син шулай дип әйткәч, тагын таралып җыелыр, тагын сук дип әйтер, син җитте дип әйт.
325 Тагын җибәрделәр бауны. Хәзер мендереп җибәрде бу көмеш патшасының кызын. Моны да тартып алдылар, монысы менгәч, тагын, мин сиңайтим, ызгыш-талаш китте. Бусы бигрәк тә матур бит. Тагын җибәрделәр моңа бауны. Егет мендереп җибәрде алтын патшасының кызын. Бик матур кыз инде бу.
326 Тегеләре безнең җир түгел, дию патшасының җире, – ди. Мал-туарны алып чыгып китте бу. Картның барма дигәненә карамады, туры юлдан китте. Бара торгач, әллә нинди баткаклык җиргә барып чыгып, моның сыерлары баткалап узды да, аннары дию патшасының иген басуына барып чыкты бу.
327 Зур йортка барып җитте. Йорт астыннан ике чишмә чыгып тора. Моның берсе үле су, берсе тере су. Анда каравылчылар бар иде. Каравылчыларны бәреп үтерде дә тере судан су алды, битен юды: әүвәлгедән дә әйбәтрәк, матуррак егет булды. Суларны тутырып алды, мин сиңайтим, икесен дә.
328 Син, ди, атка атлангач, «алты колачлы ала биям», дисәң, күз ачып йомганчы, үзегезнең җирегездә булырсың, – ди. Егет алты колачлы ала биягә менеп атланды. Күзен ачып йому белән, үзенең җиренә чыккан булды. Үзләренең шәһәрләренә кайтып җиткәч, иң кырыйдагы бер тегүчегә керде бу.
329 Алты колачлы ала бия алып кайтты тегеләрнең киемнәрен. Кайтарып элеп куйды. Хәзер патша килүгә өч кызның өч киеме әзер. Бик яхшы инде болар. Патша боларны алып кайтып күрсәтә инде. Кызлар киемне яраттылар, егетнең кайтканын сизделәр болар. Моны башка кеше алып кайта алмый бит инде.
330 Хәзер, мин сиңайтим, патшаның килен буласы кызлары җибәртеп алдыралар бу малайны. Бу малай киемле дә түгел, киемсез дә түгел булып килде. Киемнәрен астына салып, бер телем икмәк тә алып килде. Патшаның этен алып керде дә бу артына тибеп куып чыгарып җибәрде. Бөтен мәҗлес шаккатты моңа.
331 Алтын алма бурын үтерүче мин, ди. Болар тугайчылык итмәделәр, ди. Мин, ди, алар шикелле катылык кыйлмыйм, алтын патшасы булып торган кыз миңа, көмеш патшасы булып торган кыз абыйга, бакыр патшасы булып торган кыз кече абыйга. Шулай булганда, туй ясарга риза булам, – ди.
332 Егет өч мөһерен чыгарып салды: алтын мөһерне, көмеш мөһерне, бакыр мөһерне. Мөһердәге язуларны бөтенесе укып карадылар. Дөрес, дию патшасын үтергәнлеге язылган. Атасы моннан соң да ышанмый. Моңар тегүчеләрдәге унбиш потлы гер ташын китерделәр, анда аның үзенең дә, улының да исеме язылган.
333 Патша күрәзәчегә барып карата моны, бу кыз ничек булыр икән, дип. Күрәзәче әйтә: «Синең бу кызың ундүрт яшендә югалыр», – ди. Шулай дигәч, патша бу кызны сакчылар куеп саклаткан, ди. Бервакытны кызның иптәш кызы – асравы бакчада йөри-йөри, бакча башына барса, диңгез кырыенда бер кораб күрә.
334 Болар икәү чыгып китәләр. Бара-бара бер гостиннаяга барып керәләр. Гостиннаяга кереп ашарга-эчәргә сорыйлар, половойлар ашаталар-эчертәләр. Ашап-эчкәч, исергәч, акча түләмичә чыгып баралар болар. Акча түләмәгәч, солдатларны тотып, бик каты итеп кыйнап чыгарып җибәрәләр.
335 Аның бар бер зур подвалы. Шул подвал ишек төбендә булыр ике казан белән су. Шул казаннарның берсеннән эчсә, ул кешегә куәт керә, икенчесеннән эчсә, куәте бетә. Куәтне бетерә торган суны куәт кертә торган казанга салып, куәт кертә торган суны куәт бетерә торган казанга салып алыштырып куярга кирәк.
336 Аннары дию килеп төшәр дә куәт бетерә торган суны эчәр, куәт кертә торган, дип. Шул суны эчкәч, аның куәте бетәр. Син куәт кертә торган суны эчәрсең дә куәтең артыр. Дию хәзер йоклый. Син хәзер подвалга төш, теге суны эч. Шуннан соң анда элек куйган сигнал булыр. Сигналны авызыңа кабып бик каты өр.
337 Дию уянуы белән, көч кертә торган дип, көч бетерә торган суны эчәр. Куәте беткәч, кылыч белән башын чабып өз. Анда булыр бер сандык, шул сандыкка диюне салып бикләп куй. Аннары монда чыгарсың, – ди. Шулай сөйләшкәч, Пртупи Прапорщик подвалга төшә. Суны барып эчә, урыннарын алыштырып куя.
338 Кыз башта ышанмый, аннан бик куана. Куануыннан исемле яулыгы белән исемле балдагын бирә Пртупи Прапорщикка. Шуннан болар пароходка кереп утыралар. Пароходка утыргач кулына караса, балдагы төшкән. Балдагы төшкәч, капитанга хәбәр бирә. Капитан матросларга әйтеп, пароходны яңадан яр кырыена чыгаралар.
339 Яр кырыена чыккач, егетне төшерәләр дә үзләре кузгалып та китәләр көтеп тормыйча. Пртупи Прапорщик, балдагын эзләп табып, яр кырыена килсә, кораб юк. Ярар, китә бу шулай әкрен генә урман арасына кереп. Шулай йөри торгач, ашарга бернәрсәсе калмый моның. Шуннан очрый моңа бер төлке.
340 Иртәгә моннан китәм дигәндә генә теге сарайны ачып караса, шундый матур музыка. Шәһәр башлыгы музыканы ишетүгә килеп җитә дә: «Әй, егет, ди, бо-лай булгач син тагын бер елга каласың, мин сиңа ул сарайга керергә әйтмәдем бит», – ди. Теге егет тагын бер елга кала инде, нишләсен.
341 Патша бу урамнан узып барганда күрә, зур гына гостинная корылган. Эченә керсә, шундый тәмле ризыклар, Пртупи Прапорщикны танымады патша. Менә бер заманны кораб кайтып җитә. Кораб кайтып туктагач, патшага хәбәр итәләр, фәлән капитан кызыңны алып кайтты, дип. Патша каршы барып алып кайта боларны.
342 Кыз, төнлә белән торып, бу кылычны алмаштырып куя да, кылычны теге патша малаена җибәрә. Бер заманны теге патша тагын сугышка килә. Бу егет тә чыга. Егет сугыш кырында кылычы белән селтәнә, ну бер дә кисми. Егет, кылычы югалганын белгәч, әйдә тизрәк качарга. Моның артыннан гаскәр чыга куарга.
343 Болар егет артыннан куып җитә башлагач кына шәһәр башлыгы биргән пагунның берсен ташлый, кара урман була. Кара урман аркылы тиз генә чыгып җитә алмыйлар. Бераздан янә куып җитәләр моның артыннан. Куып җиткәч, икенче пагунны ташлый бу. Икенче пагунны ташлагач, бөтен дөнья су була.
344 Бу чикерткәләрне югалтма, ди. Бу чикерткәләрне банкага салсаң, ул банкада гөл була. Әгәр ул гөлне иснәсәләр, ул кеше көл була, үлә, ди. Ул чикерткәне суга салсаң, алтын үрдәк була. Син кайткач, саилче сурәтенә кереп, начар гына атка атланып патша йортына барып кунарга сорарсың.
345 Әгәр иснәмәсәләр, алар су коенырга барырлар. Су коенырга баргач, бер чикерткәне суга салырсың, чикерткә алтын үрдәккә әйләнер. Болар суга төшкәндә киемнәрен, кылычларын яр буенда салып калдырырлар. Теге үрдәккә кызыгып, «тотабыз» дип куарлар, тота алмыйча суда йөрерләр.
346 Патша малаен чапкач, патша өенә барып, хатыныңны күрерсең. Хатының сине күргәч куркуыннан тәрәзәдән егылып төшеп үләр, – ди. Егет шулай эшли бөтенесен дә. Кызның атасын да үтереп, бөтен җиргә хуҗа булып, һәмишә шунда тора, ди, әле дә булса. Батыр егет Бер авыл бае була, ди.
347 Алай булса да китә бу. Алды бер аркан. Барып җитте диңгез буена, бер эскерт өстенә менеп ятты. Бу менеп ятса, яктыра башлады. Бервакытны өч айгыр килеп чыктылар, шулкадәр матурлар, исең китәр. Болар эскертне ашый да башладылар. Бу – беренче чыккан айгырны элмәк җибәреп, тотып алды.
348 Кая бара икән бу, хәзер артыннан барыйк әле, диләр. Артыннан барсалар, күрделәр моның эскерткә кергәнен. Качып тордылар да, Таз киткәч кенә атларны моннан алып чыгып, моннан ерак та түгел бер шәһәр бар иде, шунда илтеп, боларның өчесен дә саттылар. Таз иртә торып барып караса, атлар юк.
349 Кич булгач, диңгез патшасының кызы күңел ачарга чыгар, ди. Патша кызы арттан йөрер, алда йөри торганнары кәнизәкләр булыр, ди. Без шунда качып торырбыз, ди. Син шул вакытта патша кызын тотып ал, ди. «Булды», дигәч, мин сине алып та китәрмен, – ди. Менә бер заман кич кызлар көймә белән килделәр.
350 Айгыр диңгез төбеннән чыга да, Таз шул атка атланып очып та китә. Шунда пәриләр боларның артларыннан куып киләләр, тик артыннан куып җитә алмыйлар. «Ярый, Таз, бәхетең инде, диләр, синдә икән безнең айгыр, диләр. Әгәр дә ул булмаса, без синең башыңны җыя идек», – диләр.
351 Хәзер казанда сөт кайнап тора инде. Таз алып чыкты атны. Диңгез патшасының кызы да чыкты, бер-берсенә карашып торалар болар. Таз, чишенеп, беренче казанга төшим дигәндә генә, ат пошкырып җибәрә, дә, сөт суына. Аннан егет уртанчыга төшкәндә ат яңадан пошкыра, сөт тагы суына.
352 Ашамлык-эчемлек чамасыз күп, мине дә чакырганнар иде, барып җитеп булмады, хәзер барсаң да соң инде, туй беткән, кызыгы да юк. Зөлкарнәй батыр Бердән бер көнне Зөлкарнәй батыр ун көнлек азык әзерли дә, коралланып, дөнья гизәргә, кем көчле, кем батыр икәнлекне белергә чыгып китә.
353 Шулай бара торгач, бер ат үләксәсе күрә бу: «Тукта, барып карыйм әле, ди, эчәгесе бар микән», – ди. Барып караса, ат үлгән, тиресен салдырып алганнар, эчәгесе бар. Бу атның эчен әрчи дә эченә кереп ята бөтен коралы белән, үзенә чыгып йөрерлек тишек калдырып тегеп куя. Бер заманны җил-давыл чыга.
354 Шул вакытта Өнегәт дигән кош килә дә, тырнакларын батырып, моны һавага алып менеп китә. Бара торгач бер утрауга барып төшә бу. Утрауда торбадан да калын бер агач була. Шул агач башында бу кошның балалары бар икән. Ярый, кош үләксәне шушы утрауда калдыра да балаларының исәнлеген карарга китә.
355 Азмы-күпме вакыт үткәч, кош әйләнеп килә дә, туралган елан гәүдәсен күреп, куркуга кала, балаларны ашаган икән дип. Шул арада Зөлкарнәй дә үләксә эченнән чыгып тиз генә кош өстенә менеп атлана. Кош, өстенә адәм утыруны сизеп, очып китә. Оча-оча диңгезнең бер тугаена барып төшә дә селкенә.
356 Бара торгач, үсеп утырган агачлар күрә. Шул агачларны тамырыннан аударып, бик нык кына иттереп кораб ясарга тотына бу. Корабны ясап бетерә дә утырып китә диңгез белән. Бара торгач, бер ярга килеп чыга бу. Җиргә килеп чыккач, бик шатлана инде, бик күп вакыт үткән була бит.
357 Менә без ике ел торабыз, ди, туебыз булганы юк әле, ди. Алар өч туган, өчесендә өч патшаның кызы, ди, безне беркая да җибәрмичә тоталар, – ди. Ярар, Зөлкарнәй көч кертә торган суны эчеп, көч бетерә торган су белән урыннарын алмаштырып куя да, дию кайтканчы, кереп яшеренә.
358 Зөлкарнайгә тотынып карый, дию алдыра алмый. «Туктап тор әле, каениш, ди, минем көч кертә торган даруым бар, сиңа да бирермен, эчеп алыйм әле шуны», – ди. Теге көч бетерә торган суны эчә, белмичә. Ә Зөлкарнәй сул яктагыны эчә, белә бит инде, үзе алмаштырып куйды урыннарын.
359 Тирәли карап йөри торгач, бер төштән тын чыкканны күрерсең. Менә шул җиргә төртсәң, ишек ачылып китәр, – ди. Ярар, китә бу. Барып җитте. Бинаны карап йөри, бер җирдә ишек тә, тишек тә юк, үзе галәмәт биек. Озак кына карап торса, бер җирдән чак кына сулыш-тын чыгып тора.
360 Ни булганны сөйләшәләр дә болар, кыз әйтә: «Дию кайтканчы, мин сиңа көч кертә торган дару эчерим, ди. Шул суны эч тә, ди, кисмәкләрнең урыннарын алмаштырып куй, ди. Дию, кайткач, белмичә, көч бетерә торган суны эчәр», – ди. Ярар, суның урыннарын алмаштырып куюга, күкле-яшелле болыт чыга.
361 Икенче кабат китереп сукты, бусында да селкенмәде. Шуннан соң Зөлкарнәй әйтә: «Син ике кабат суктың, ди, миңа бернәрсә дә булмады, ди. Син минем йөрәгемне кабартма, ди, синең шикеллеләрнең меңен кисәм мин», – дип, өченче кабат сугарга бирмичә, алмаз кылычы белән берне суккан ие, тетеп салды.
362 Юл күрсәтеп өйләренә озатып куя. Өйгә кайтканда, патшаның офицеры тотып ала боларны да: «Бу алып кайтты!» – дип әйт, дип, кызларны куркытып, үз ягына каратып куя. Зөлкарнәй кәрәптә икенче шәһәргә барып җитә дә, кәрәбен яр буенда туктатып, шәһәргә чыгып бер карчыкка барып керә.
363 Әйбәтләп торып, патша моны үз кулына ала, өйләндерә, йорт салып бирә. Мәйдан ары, мин бире. Зөлкарнәй патша янында батыр булып урнашып калды, бөтен илгә дан булып. Алпамша Алпамша ярлы гаиләдән чыккан бер малай була. Ул бик күп еллар көтү көтә. Көтү көткән вакытында очрый моңа бер кыр казы бәбкәсе.
364 Мәйданда тезелгән булса кирәк йөзләгән халык. Бу да тезелә. Моның кием начар, көтүче булгач, моннан көләләр. Бервакытны моңа килеп җитә чират. Алпамша ташны тотып алып, берсен икенчесенә китереп бәреп яра да, ике ташны кулына киеп, ярылган ике ташны култык астына кыстыра да тауга менеп китә.
365 Хәзер Алпамша белән патша кызы Сандугачны полк торган җиргә алып китәләр. Барып керәләр атлар арасына. Тотыналар ат сайларга. Алпамша, ишектән кергәч тә, атларның койрыгын тартырга тотына. Койрыгыннан тартып җибәрә – атның тиресе суырылып чыга. Бу сарайда яраклы ат табылмый.
366 Хәзер өченче сарайга киттеләр. Анда инде Алпамша Сандугач өчен ат сайлый. Бу һаман шулай эшли, атның койрыгыннан тартып җибәрә – тиреләре суырылып кына чыга. Бераз йөргәч, ябага гына бер ат таптылар, нәкъ менә шул ат түзә торган ат булып чыкты, ди. Хәзер инде патшаның сараена кайталар.
367 Үзенең йокы аралаш бу сүзне кемгә әйткәнен белми. Шул вакытта Алпамша Сандугач янына китә дә, болар кояш чыккан вакытта чишмә янына барып җитәләр. Бер агач төбендә утырып, Акбүз атларны сагалыйлар. Алты Акбүз ат, урман арасыннан килеп чыгып, чишмәдән су эчәргә тотыналар.
368 Шул вакытта Алпамша бер Акбүз атны, тезгененнән тотып алып, имән агачына бәйләп куя. Атлар алтын иярләр белән иярләнгән була, иярләргә алтын кылычлар бәйләп, сугышка хәзерләнгән була. Акбүз атны Сандугач үзенә ияләндергәннән соң, үзләренең атларын ташлап, Акбүз атка атланып китәләр.
369 Ун гөрәнкәле чүкеч белән бер без бирә: – Менә, ди, мине уята алмасаң, ди, шушы безне алып, минем маңгайга куеп, чүкеч белән сугарсың, мин шул вакытта гына уянырмын, – ди. Бер заман Кылтап гаскәрләре килеп җитә. Сандугач аптырашта кала, Алпамшаны уятыр иде, үтерермен дип курка.
370 Кылтап патша әлеге карчыкка агуны биреп, үзенең кызын аңа юлдаш итеп җибәрә. Ат белән берничә чакрым җир киткәч, атны куялар да җәяүләп китәләр. Агуны карчык чиләк белән кулына тота. Киләләр Алпамша янына. Карчык бөтенләй үк сукыр булмаса да, күзе кайткан кеше булса кирәк.
371 Ике эт бик нык таларга керешәләр. Кыз этләрдән ычкына да, атасы янына үтеп, аның аягына егылып елый. Кылтап патша этләрне кыйнарга чыгып китә. Атасы чыгып китү белән, кыз алмазны ала да, икенче бүлмәгә чыгып, чалбарлар, күлмәкләр җыеп, Алпамша янына китә. Барып җитә. Киңәшләшә башлыйлар.
372 Кыз берничә мәртәбә алмаз белән чуен өстенә сызганнан соң, Алпамша аягы белән тибеп этеп җибәрә, чуен рәшәткә өчкә-дүрткә ватыла. Алпамша якты дөньяга чыга. Җирдә ятып, моның күлмәкләре, бөтен киемнәре череп беткән була. Хәзер болар кыз белән теге Акбүз атны тоткан чишмә янына юынырга китәләр.
373 Теге тотам гына дигәндә, Сандугач ипине идәнгә төшереп җибәрә. Алпамша ипине алыйм дип иелгәндә, сеңлесе моның бүреген кагып төшерә. Шул вакытта инде моның Алпамша икәнлеген күрәләр. Моңар бер сүз дә әйтмиләр. Алпамшаны аталарының туй ясап, эчеп утыра торган бүлмәсенә алып чыгалар.
374 Менә минем Акбүз атым бар, ул хәзер килеп җитәр, ул минем атым гына түгел, Сандугачның да аты. Ул килеп җитү белән, без Сандугач белән аңа атланып шәһәр эченнән үтәрбез. Без шәһәр урамыннан барганда, безнең арттан тәрәзәләр коелып калыр; менә минем һөнәрем шул булыр, – ди.
375 Тышка чыга да сызгырып җибәрә. Акбүз аты килеп җитә. Сандугач Акбүз атны алтын иярләр белән иярләргә куша. Атны иярлиләр, икесе атланып чыгып китәләр. Болар китү белән, боларның атларының басып баруына түзмичә, тәрәзә пыялалары коелып кала. Болар Алпамшаның һәйкәле янына барып җитәләр.
376 Берүзе барып, мылтыкны күтәреп ала да үзенең һәйкәлен җимереп ятучы кешеләргә ата, аларны кырдыра. Сандугач карап тора. Алпамша мылтыгын күтәреп аткач, халык инде Алпамшаның кайтуына ышана. Алпамша белән Сандугач патша йортына кайталар. Сандугачның яшь кияве, Алпамшадан куркып, башын иеп чыгып китә.
377 Сандугач белән Алпамша яңадан бергә көн итә башлыйлар. Унберенче Әхмәт Ә үвәл заманда булган, ди, бер ир белән бер хатын. Болар үз кул көчләре белән көн күрүче уртача тормышлы кешеләр булганнар. Боларның ун малайлары булган. Бу балалар, үсеп җитеп, әтиләренә булыша да башлаганнар.
378 Малайлар герой булалар. Болар ничек тә булса илгә чыгарга исәпләп йөриләр. Шул вакытны бу кешеләрнең унберенче малайлары туа. Моңарга Әхмәт дип исем кушалар. Бу ун малай чыгып китәләр. Әхмәт, кечкенә булганлыктан, өйдә кала. Шул киткәннән ун егеттән һичбер хәбәр-хәтер булмый.
379 Шуннан соң озак та тормый, Унберенче Әхмәт тә чыгып китә. Өеннән ашау-эчүләр бик аз ала. Бу, кош йомыркалары табып, хәер сорашып, тамагын шулай туйдырып йөри. Күп вакытлар үтә; айлар үтә, еллар үтә. Озак вакытлар йөргәч, бу килеп җитә бер кара урманга. Кара урманга килеп кергәч, төн була.
380 Егет үзенең йөрәгенә, көченә таянып, «ни булса булыр, кайчан булса да үлем бер булачак» дип, юлын дәвам итә. Бара торгач, еракта бер ут шәүләсе күрә. Утка барып җитә. Анда була бер зур гына сарай. Рөхсәт сорап барып керә. Монда бер ямьсез генә карчыктан башка беркем дә булмый.
381 Җыеналар да, ун егет белән сугышырга китәләр. Төнлә белән патша сарае төбенә барып туктыйлар. Патша кызларын җеннәргә алып чык-макчы булып, сарайның кызлар йоклый торган бүлмәсенә, баудан ясалган баскыч аша, тәрәзәдән менәләр. Унберенче Әхмәт үзе алдан менә. Аның артыннан олы җен баласы менә.
382 Шулай итеп, Әхмәт җеннәрнең бөтенесен дә кырып бетерә. Җеннәрнең киселгән гәүдәләрен патша сараеның ишек төбенә өеп куя. Шуннан патша кызларының бүлмәсенә кереп, кызларның исемнәре язылган алтын балдакларын алып чыга да абыйлары янына кайтып китә. Абыйларына булган эшләр турында сөйли.
383 Җеннәрне патшаның батырлары да җиңә алмаган булалар. Бу патшаның унбер кызы, биш батыры булган икән. Патша боларга: «Җеннәрне үтерсәгез, бишегезгә биш кызымны бирәм», – дигән икән. Бу батырлар, өзелеп ташланган җеннәрне күрү белән, патшаның йокысыннан уянуын көтеп, аннан сөенче алырга керәләр.
384 Патша хәзер билгеле бер көнне атап туй игълан итә. Аягына йөри алырдай кешеләр: картлар, карчыклар, ирләр, хатын-кызлар, балалар – барысы да туйга килсеннәр дип белдерә. Туй көне килеп җитә. Төрле җирләрдән патша кызларының туена җыелалар. Патшаның батырлары алдынгы сафта утыралар.
385 Патша, бу сүздән хәтере калып, куркытып китерү өчен, үзенең ун гаскәрен җибәрә. Болар, ун кешенең тугызын үзләренең келәтләренә бикләп куялар да, берсен кире кайтарып җибәрәләр. Патшага әйтергә кушалар: «Безне гаскәр җибәреп куркытмасын, безгә ун булса да, йөз булса да куркыныч түгел», – диләр.
386 Минем биш батырым бар, ди, бу батырлар миңа каршы булган ун җенне үтерделәр, ди, шуның өчен мин боларның бишесенә биш кызымны бирәм, – ди. Халык кул чабып каршы ала. Мәҗлес ачылу белән, патшаның унбер кызы туй мәҗлесенә җыелган халыкны тәмле эчемлекләр белән сыйлый башлыйлар.
387 Туй мәҗлесен бу батырларга багышлый. Хәзер боларның өс-башлары да бик начар булгач, боларны үз янына алып китеп, яхшы киемнәр киендерә, ашата-эчертә. Патша кызларын боларга бирә. Шушылай итеп, туй мәҗлесен тәмам итәләр. Хәзер патша, боларның һәркайсына да берәр йорт салдырып, үз йортларына чыгара.
388 Бик озак йөргәч, бик каты җил чыгып, күктә кара болыт күренә. Кара болыт җиргә төшә дә Әхмәтне күккә күтәреп китә. Хатыны, мылтыгы, эте җирдә кала моның. Хатыны, өенә кайтып, бу хәлне атасына сөйли. Атасы белән бергәләшеп елыйлар, бернәрсә дә эшли алмыйча, бик каты кайгырышалар.
389 Аны беркая чыгармый, сарайда гына асрый. Бу Җен патшасы, Кояш патшасына гашыйк булып, матур кызны кулга төшерә алмый йөри икән. Кыз, искиткеч матур булып, беркемгә дә күренми икән. Кояш патшасы үзенең кызын беркемгә дә бирми икән. Шул Кояш патшасының ерак түгел бер җирдә Алмас патшасы бар икән.
390 Син ат тора торган сарай ишеген ачарсың, шул вакыт стенада эленеп тора торган йөгәнгә күзең төшәр, ди, ат матур, – ди, карт әйтә, – атка караганда, йөгән өч өлеш матуррак, ди; син йөгәнгә кызыкма, йөгәнне алма, ул йөгән, ди, патша сараеның звонокларына беркетелгән, – ди.
391 Ай патшасының бер алтын сандугачы бар, әнә шул алтын сандугачны алып кайтып бирсәң, мин сиңа атны бирермен, – ди. Ул сандугач бик матур була. Ул сандугач, иртә таңнан керешеп, кичкә кадәр һич туктаусыз сайрый. Сандугачны алып кайту өчен, Алмас патшасы Әхмәтне юлга чыгарып җибәрә.
392 Бер-ике көн үткәч, сандугач Әхмәтнең артыннан куып җитә. Шулай итеп, Әхмәт алтын сандугачны да, алтын тояклы атны да алып, Кояш патшасына килеп җитә. Кояш патшасына кайтып җитә дә атны тапшыра. Кояш патшасыннан бер ат җиктереп, патшаның кызын үз янына утыртып, тагын кайтыр уңайга чыгып китә.
393 Шушы авырлыклардан котылу өчен, менә, улым, сиңа бер кулъяулык, – ди. Әхмәткә кулъяулык белән бер тарак, бер көзге бирә, юлын дәвам иттерергә куша. Әхмәт, бара торгач, бик зур суга очрый. Яулыкны су өстенә салу белән, су өсте күпер була. Судан чыгып китә. Моның әйберләрен дию пәрие алган була.
394 Әхмәт бу дию пәриенең йоклап яткан вакытына барып җитә. Аңар-моңар карамый, атны, кызны, сандугачны алып, тагын кайту юлына чыга. Бераз вакыт үткәч, моның артыннан тузаннар туздырып, дию пәрие килә. Дию пәриенең килгәнен күрү белән, бу таракны юлга ташлый. Шул вакыт тарак зур урманга әйләнә.
395 Дию пәрие урманга килеп эләгә дә урманнан үтеп чыга алмый, тәннәре яраланып бетә. Ул вакытта Әхмәт бик күп юл алган була. Дию пәрие урманны да үтеп китә. Тузаннар туздырып, Әхмәт артыннан һаман да килә. Әхмәт көзгене юлга ташлый, көзге дулкынланып торган бик зур диңгезгә әйләнә.
396 Егет, өч көн киткәннән соң, Җен карты әйткән күл буена барып җитә. Күл буенда сарык көтүләп йөрүче бер карт көтүчене күрә. Бу сарык көтүе күлдән байтак ерак җирдә була. Карт янына бара, исәнлек-саулык сорашып, бабайның күпме көтү көтүен, үз гомерендә ниләр күргәннәрен сорашып утыра.
397 Бабай аның артыннан көяләнеп, кайгырып кала. «Нинди матур егет, харап итәрләр үзен», – дип уйлый бу. Әхмәт күл буена барып җитә. Әхмәтнең дөнья батыры икәнен кабан дуңгызлары да күптән белгән икән. Әхмәт янына камышлыклар, сазлыклар арасыннан акрынлап килеп чыгалар болар.
398 Күз ачып йомганчы, Әхмәт, бер бәрән итен ашап бетереп, дуңгызларны кыра да башлый. Кабан дуңгызларын кырып бетереп, күл эченә тыныч кына кереп, үрдәк оясын табып, андагы дүрт йомырканы да алып чыга бу. Әхмәт, йомыркаларны кулга төшерү белән, Җен карты янына кайтып китә.
399 Әхмәт, алтын тояклы атны, алтын сандугачны алып, патша сараена кайта. Патша сараена кайту белән, үзенең ун туганына башыннан үткәннәрне сөйли. Күп тә үтми, Әхмәт, үзенең туганнары белән, алтын тояклы атны җигә дә, патша сараен ташлап, ун туганын арбасына утыртып, үзенең авылына кайтып китә.
400 Авылына кайтып, болар ата-аналары белән күрешәләр дә бик яхшы көн итә башлыйлар. Батыр Әхмәт тә, аның абыйлары да әле дә шулай яшиләр икән, ди. Тәмәке янчыгы Борын-борын заманда, кәҗә команда, саескан сотник, бака плотник булган заманда яшәгән, ди, бер патша. Аның өч кызы була, бер малае.
401 Менә, ди, кода, син шуннан чык, ди, шул сукмак белән бар бер землянкага җиткәнче, – ди. Бу малай, шул сукмактан барып, землянкага барып керсә, олы апасы елап утыра. «Ничек таптың, энем?» – дип килеп кочаклый энесен. Сөйләшеп утырганда, урманны шаулаттырып бер нәрсә килә.
402 Ничәмә падиша малайлары, генераллары килде, инде барысы да һушы китеп егылалар, – ди. Иртә белән сәгать сигездә тора бу малай, сарай янына бара, заявка бирә, шул ай-шул ай күрергә килдем, дип. Кыз чыга тегеннән, чарлактан. Егетнең һушы китә дә ава. Өстерәп кертеп бәрәләр моны да подвалга.
403 Бу да, уйлап утырган чагында, тукта әле, җизни биргән тәмәке янчыгының берсен ачып карыйм әле, ди. Ачып караса, өстәл төзелә, анда эчемлекләр, падиша кызына да эләкмәгән андый азыклар. Болар күңел ачып утырган чагында, падиша кызы яныннан бо-ларга азык төшереп йөриләр икән.
404 Теге сихерләп өлгерә алмый кала. Менә чыга тегеннән. Кыз шулхәтле матур була. Егет егылмый да, нитми дә, тәмәке янчыгын биреп калдыра моңар. Икенче көнне тагын икенчесен алып карый. Бусы тагы да көчлерәк. Тагы төшә хезмәтче кыз болар янына подвалга. Тагы озаграк тора инде.
405 Тегендә тотылган кешеләрне җибәрәләр, бу егетне кияүлеккә калдыра падиша. Бер дә бер вакытны кияүгә ышанычнамә бирә бит: «Менә сиңа 12 ачкыч, ди, 11 ен ач, уникенчесен ачма, ди, сүземне тыңла», – ди. Бу егет чыга да ачып карый: караса, кайсында алтын, кайсында көмеш, кайсында арыслан сөяге.
406 Бу егет икенче чиләкне дә китереп сала. – Тагы берне салсаң, өч үлемнән коткарырмын да, шуның белән мәңге яшәрсең, ди. Өченче чиләкне салуы була, шартлатып богауларын өзәдер дә, сарайга кереп моның хатынын ала да китә. Бу авызын ачып кала. Хатынын алып киткәч, кайгырышып утыралар шунда җыйнаулап.
407 Хатын тагы елый. – Ну әйтәм инде, – ди дию, – чыннан да яратасың икән, ди. Минем җаным, ди, әнә шул диңгездә, ди, бер үгез, ди, үгез өстендә сандык, ди, сандык эчендә үрдәк, ди, үрдәкне ычкындырма, ди. Бас биленнән, ди, бер йомырка чыгар, ди, шул йомырка эчендә минем җаным, – ди.
408 Саубуллашыйк, мин үләм инде, ди, син мине үлемнән коткарган идең, – ди. Егет бармый. Кулда йомыркасы инде, чалт иттереп маңгаена бәрә. Йомырка тузып китә, диюнең җаны да чыга. Акрын гына җизнәләрен дә шул форма үтереп бетерә. Диюнең малларын җыеп бара. Хатыны, өч апасын җыештырып, өенә кайтып китә.
409 Зур туй ясыйлар. Туйларында мин дә булдым. Анда бераз эләкте. Шулай итеп яшиләр, ди, болар. Камыр батыр Борын-борын заманда, кәҗә команда, әби-бабай тумас борын, әти белән икәү генә торган чагында, бар иде бер карт белән карчык. Аларның балалары юк иде, шуңар кайгылары бик зур иде.
410 Бабай ясап бирде, ди, моңа шартаяк. Малай бер таянган иде, ди, шартаяк шарт итеп сынды, ди. Бабай төшеп китте, ди, тимерчегә, ясатты, ди, моңа тимер шартаяк. Малай бер көнне урамга чыга – – бер малайның аягын сындырып керә, икенче көнне чыга - – икенче малайның муенын сындырып керә, ди.
411 Ат әле тегеңәр, – ди. Алтмыш чакрымнан чебеннең сыңар күзен атып алучы кеше атып җибәрә, йөгерешченең колак яфрагын чеметтереп ала. Йөгерешче уянып китә дә мәйданга бай йөгерешчесеннән алда килеп җитә, ди. Хәзер бай алай итә, болай итә, боларны алдап чуен мунчага яба, ди.
412 Шундый алыштылар, шундый салыштылар – – тигез җирләр түмгәк булды, түмгәк җирләр тигезләнде. Көн сугыштылар, төн сугыштылар, кич сугыштылар, бик озак сугыштылар. Бер борын тишеге белән өрдереп биш ташлы тегермән тарттыручы кеше борын тишеген сызгырттырып җибәрә – байның егерме кешесе очып китә.
413 Кызны Камыр батырга биргәннән соң, утыз көн уен итеп, кырык көн туен итеп, тумаган ала биянең итен пешереп, бик каты сыйлаганнар, ди. Туйларында мин дә булдым, аш-суның чиге юк, бәлешләренең төбе юк, мичкә-мичкә бал куйганнар, үзләре чүмеч белән чумыралар, миңа сабы белән генә эләкте.
414 Ул исем шуңардан кушылган: көннәрдән бер көнне шул егеткә атасы, коймак пешерергә дип, урманнан утын алып кайтырга куша. Болар фәкыйрь булалар. Егет, начар гына, арык кына бияне җигеп, урманга китә. Барып җиткәч, егет бияне агачка илтеп бәйли, үзе коры имән ботаклары хәзерләргә керешә.
415 Ләкин мин анда бара белмим, әйдә мине алып бар, – дип. Шуннан бергәләп китсәләр, бер зур дәрьяга җиттеләр. Аргы ягына чыгарга һичбер мөмкинлек юк. Болар шулай аптырашып торган арада, аргы яктан бер озын кеше килә. Суга төшсә, су шул кешенең тезеннән генә. Болар янына килеп чыкты бу.
416 Шуны узарга кирәк. Аннары минем бер мунчам бар, шул мунчада чабынып чыгарга кирәк. Тагы бер көрәшче пәһлеваным бар, шуны егарга кирәк. Шул әйткәннәрне булдырсагыз, кызны бирермен, – диде. Шуннан соң йөгерергә ике кешене билгеләделәр. Берсе -патшаныкы, икенчесе – Аю-Әппәзнеке.
417 Йөгерә торгач, патша йөгерешчесен узып та китте. Тиешле җиренә барып җитеп, кул куйдырды, печать бастырды. Шуннан борылып чабып кайтырга тотынса, патша йөгерешчесе әле ярты юлга да җитмәгән. Аю-Әппәзнең батыры алты сәгатьтән әйләнеп кайтты, ә патшаныкы унике сәгатьтән соң гына әйләнеп кайта алды.
418 Бу ярлы-ябагайны мин екмыйммы соң, – диде. Шуннан соң ике батыр көрәшергә тотындылар. Аю-Әппәз көрәшергә үзе чыкты. Ул патша көрәшчесен бер күтәрүдә күкрәгенә җиткерде. Икенче күтәрүдә башына җиткерде, өченче күтәрүдә һавага кул сузымы күтәрде. Шуннан тегене әйләндереп җиргә күтәреп бәрде.
419 Шуннан, чыгып китәләр болар. Бара-бара бер матур су буена җиткәннән соң, аш пешереп ашыйлар. Икесе йокларга ята, олысы каравылда кала. Төн җиткәч, бу каравылда торганда, адәм исен сизеп, бер аждаһа килә боларны йотарга. Килгән уңайга, аждаһаны егет кылычы белән шунда тураклап ташлый.
420 Берәм-берәм менәләр. Менгән берен үтереп, уң колагын кисеп алып, гәүдәләрен шунда өя бара егет. Колакларны бауга тезә. Ну, сарай түбәсеннән төшеп китә. Бер ишек күрә, аны ачып керсә, патшаның өч кызы йоклап яталар. Бик кечкенә генә эт ләң-ләң өргән була. Кылыч белән аның муенын чабып өзеп ташлый.
421 Кызларның кыйммәтле яулыкларын ала берәрне. Шуннан бер бит кәгазь ала да яза бу хәзер. «Шундый кечкенә бер эткә алданган икәнсез, бүген мин булмасам, җаныгыздан колак каккан идегез». Шуны язып калдыра да, таң атканда, абзыйлары янына кайта. Иртәгесен патша кызлары торалар – – яулыклары юк.
422 Шуннан, барып җиткәч, аркан башына үткен тимер ыргак бәйләп, түбәгә аттык. Эләкте бу. Шуннан, арканга тотынып мендем. Ыргак күтәреп ташлаган метр ярым чамасы җирен түбәнең. Алтын-көмеш хәзинәсен таптым, үзем генә алып булмый, берәм-берәм менегез, дип кычкырдым, ди. Берәм-берәм менәләр.
423 Менгән берсен үтереп, сарай түбәсенә ташлый барам, һәркайсының уң колагын кисеп җепкә тезә барам. Шулай утыз тугыз бурны үтереп бетердем, ди. Шуннан соң сарай түбәсеннән төштем. Бер ишекне ачтым, анда бер кечкенә эт ләң-ләң өреп тора, этне чабып үтердем. Шунда өч патша кызы йоклап ята.
424 Болар шунда гомер-гомергә рәхәт яшәп калалар. Алтын балык Әүвәл заманда бер фәкыйрь кешенең бердәнбер улы булган. Бу егет күлгә ау салып, балык тотып, ата-анасын шуның белән туйдыра торган булган. Көннәрдән бер көнне бу егет күлгә ау салган. Моның авына эләккән, ди, алтын балык.
425 Ул дәрьяга килер бер пароход, ди. Ул пароходка бәхетле кеше утырса, пароход дәрьяны бер сәгатьтә чыга, ә бәхетсез кеше утырса, бер елдан чыга, ди. Тиз бул, улым, пароход килеп җиткәнче, барып җитәргә тырыш, – ди. Егет тора да йөгерә. Барып җитеп, пароходка кереп тә китә бу.
426 Егет кереп утыру белән, пароход кузгалып китә. Бер сәгать эчендә пароход дәрьяның икенче ягына чыгып җитә дә яр буена барып туктый. Пароход йөртүчеләр шаккаталар, ди, бу эшкә: «Бер елда чыга торган пароход бер сәгать эчендә чыкты, берәр бәхетле кеше утырган булгандыр», – дип уйладылар, ди, алар.
427 Пароходтан сикереп төшеп, бу егет китте, ди, бер сукмак белән. Бара, бара, ди, бу. Бара торгач, карт әйткән сүзләр исенә килеп төште, ди, моның: «Син пароходтан чыгып, уңга киткән бер сукмак белән бара торгач, бер елгага җитәрсең. Елганың яры биек булыр, ул ярдан аска төшәрсең», – дигән карт.
428 Барып җиткән, ди, бу шул биек ярлы елга буена. Уңайлы-рак җирен табып, яр астына төшкән. Ярдан төшүгә егет талчыгып, хәлсезләнеп киткән. Бераз торгач, суга карый да суда бик матур бер кыз күрә. Башын күтәребрәк караса, елганың икенче як ярында бик матур бер кыз басып тора икән, ди.
429 Бу кызны, бала чагында, пәриләр урлап киткән булган икән, ди. Бу кыз бик күп еллар пәри кулында аш пешерүче булып торган икән, ди. Кыз торган шул пәридә. Пәри патшасының бер Чулак вәзире булган. Бу вәзир һәр көнне кызга ике кадак ит китереп бирә икән дә, ди, кыз шул иттән аш пешерә торган булган.
430 Ошатсаң, диде, сине аңа хатынлыкка бирик, – диде. Егет күркәм булгач, хатын патша ризалык бирде. Егет хатын патшага өйләнде. Пәри патша белән тора башлагач, егетнең башына бик зур кайгы төште. Бу егет алтын су турында уйлый башлады, ди. Уйлануыннан ябыкты, саргайды, ди, бу егет.
431 Егет суны алып килде. Китерү белән, бу суны алтын балык йөзеп йөргән тазга салдылар. Балык алтын суда йөзә башлагач, бүлмә тагын да яктырыбрак китте. Патшаның ике вәзире моны күреп көнләштеләр. Болар тагын бер хәйлә корып, бу егетне бер пәри патшасына алтын канатлы кош алырга җибәрергә булдылар.
432 Кайту белән, хатын патша янына барып апасының туйга киләчәген әйтте. Болар аш-суларын хәзерләделәр, апасы өчен аерым сарай да хәзерләтте хатын патша. Бер заманны апасы килеп төште. Каршы чыгып алдылар, күрештеләр, елаштылар болар. Апасы үзе өчен салынган сарайга кереп утырды.
433 Апасы алтын канатлы кошны бирергә разый булды. Шуннан соң кияүне күрсәттеләр. Апасы кияү белән күреште, аңа кошны бүләк итте. Кияүне күргәч, апасы, адәм заты да мондый матур булыр икән дип, сокланып карады, кияүгә ул да гашыйк булды. Тутый кошны кулына төшереп алгач, егет өенә кайтмак булды.
434 Шуннан халык егетне патша итеп сайлады. Егет, патша булгач, үзен азаплаган вәзирләрне урыннарыннан алып, алар урынына яхшы вәзирләр куйды, ата-аналарын үз янына алды. Көнгә күренмәс Сылу-Көмеш Бездән бик ерак бер шәһәрдә бер бик ярлы карчык булган, ди. Бу карчыкның бер генә баласы булган, ди.
435 Теге карчык өйрәткән юл белән көн бара, төн бара бу. Бара торгач, барып җитә тузан-туфраклы кап-кара кыр уртасында япа-ялгыз калган кеп-кечкенә генә бер өйгә. Атыннан төшеп, рөхсәт сорап, егет өйгә барып керә. Өй эчендә бөкрәеп беткән, ап-ак чәчле, бик ябык бер карчык утыра икән, ди.
436 Әни мине шул шәһәрнең байларына кер уып, аш пешереп тапкан азыклары белән үстерде. Үсеп җиткәч, мин патшага бер энҗеле үрдәк атып биргән идем. Хәзер ул: «Син миңа каян булса да энҗеле тәкә табып китер. Әгәр фәләнчә вакытка кадәр табып китермәсәң, башыңны кистерәчәкмен», – диде.
437 Егет карчыкка бик күп рәхмәтләр әйтеп, юлга чыгып китә. Көн бара, төн бара бу. Бара торгач, барып җитә ямь-яшел болынлыкка. Шул болында йөргән көтүләр янына барып, теге карчык өйрәтүе буенча бер энҗеле тәкәне тотып ала да ат өстенә салып алып кайтып китә. Атна кайта, ай кайта бу.
438 Шәһәргә керү белән, туп-туры патша сараена барып, теге энҗеле тәкәне патша әйткән көнгә алып кайтып тапшыра. Патша бу егеткә төрле-төрле бүләкләр биреп өенә кайтарып җибәрә. Егет анасы янына кайтып, аның белән бик яхшы гына итеп тора башлыйлар ди. Патша энҗеле тәкә тиресеннән тун тектерә.
439 Теге карчыкның улы аркасында, патша шул тирәдә дан ала инде. Патша мәҗлескә теге карчыкның улын да чакыра, чакырмый булдыра алмый. Мәҗлес бетеп, кунаклар таралу белән, патшаның вәзирләре үзара яшерен киңәш итәләр: «Бу егетне юк итмәсәк, тора-бара патша аны бездән артык күрер», – диләр.
440 Юлыңа кирәкле акчаны хәзер үк казнадан ал да чыгып кит! – ди. Егет, патшадан шул боерыкны ишеткәч, нишләргә дә белмичә, башын иеп кенә кайтып китте, ди. Өенә кайтып, юлга хәзерләнә дә, анасы карчык белән саубуллашып, көнгә күренмәс Сылу-көмешне эзләргә чыгып китә. Атна китә, ай китә бу.
441 Мин үземә сөяк салган кешегә өрергә кыймадым. Гаеп миндә түгел, синең үзеңдә, – ди. Шуннан соң карчык, үгез янына барып, аны да сүгә башлый. Үгезнең карчык сүзенә исе дә китми, ди, мышный-мыш-ный печән ашавын гына белә, ди. Карчык ачуыннан нишләргә дә белмичә, уртанчы сеңлесенә китә.
442 Көнгә күренмәс Сылу-көмешле дә булды. Синең белән алыш-бирешем юк, минем тирәмдә йөрмә, – ди. Сеңлесеннән шул сүзләрне ишеткәч, карчык нишләргә дә белмичә сараена кайтып китә, ди. Егет көнгә күренмәс Сылу-көмеш белән үзләренең шәһәренә кайтып җитеп, патша сараена барып керәләр.
443 Кечкенә чагымда мине бер бай карчык урлап алып китеп, айга-көнгә күрсәтмичә, шушы яшемә хәтле җиде капка, җиде кат стена эчендә асрады. Бәхетемә каршы, бу батыр егет килеп чыгып, мине шул явыз карчык кулыннан коткарды. Ул мине, мин аны яратам, шуның өчен мин аңа булырга тиеш.
444 Әгәр безгә каршы киләсез икән, менә бу батыр барыгызның башын чабып өзәр, – ди. Патша да, аның вәзирләре дә, егеттән куркуларыннан, тәхетне ташлап чыгып китәләр. Егет шул илгә патша булып калып, болар матур гына гомер иткәннәр, ди. Нурсылу Борын заманда бер патша булган, ди.
445 Беренче хатыннан бер чибәр улы калган икән, ди. Малай көн үсә, төн үсә, – егет булып җитә. Бервакыт төшендә моның кар-шысына дөньяда булмаган чибәр кыз килеп баса, имеш. Ул кыз шундый нурлы, ди, аның нуры кояш нурыннан да якты да, көчле дә, имеш. Үзегез беләсез, төшнең гомере кыска, егет уяна.
446 Баралар, баралар, болар, ярты юл баргач, күрәләр, картлыларына ап-ак пароход килә. Бик тиз килә. Патша малае утырган пароход та кызу бара. Шулай якынлашалар болар. Шулчак, ара тар гына калганда, көтмәгәндә бөтен дөнья яп-якты булды. Патша малаеның пароходы шып туктады, барчасы егылдылар.
447 Үзе башын күтәреп карый да алмый. Теге пароходтан шундый көчле нур чәчелә икән, анда Нурсылу кыз диңгез йөрергә чыккан икән. Шулай бераз вакыт торгач, патша малае күтәрелеп карады. Теге ак пароход күздән югалып та бара икән инде. Бу куып китмәкче була. Юк, булдыра алмый.
448 Ярты ел баргач, картлыларына тагын ап-ак пароход килә. Көтмәгәндә бөтен дөнья яп-якты була. Егетнең пароходындагы бар халык егыла. Патша малае гына егылмыйча басып кала. Теге шинель көч бирә икән. Ак пароход борыла да күздән югала. Хәзер егетнең пароходы да тукталмый, тегеләр эзеннән барыпмы бара.
449 Урын бирәләр дә, патша малае кереп баса. Өстендә карт солдат биргән шинель. Көтә торгач, бөтен шәһәр тып-тын булды. Нурсылу балкон ишеген ачты, тышка чыкты. Өсләреннән давыл уздымыни, сарай алдындагы бар халык егылды. Башларын да калкыта алмыйлар. Уртада патша малае гына басып калды.
450 Иртәнге алты сәгатькә бары да әзер булыр, – диде. Шулай диде дә, канатын кагып очып та китте. Егет тынычланып ятып йоклый, теге кошка мең рәхмәтләр укый. Иртән торса, чын: алтын сарай әзер. Әйләнәсе гөлбакча, бакчада ни генә үсми, җиләк-җимеш кызарып пешеп тора, агачларда сандугачлар сайрый.
451 Егеткә Нурсылуны күрсәтәләр. Кызның чибәрлеге шундый икән, аның янында якты кояш нурсызланып кала икән. Егетне кыз да бик ярата. Шулай итеп болар кавышалар. Әлеге гөлбакчада кырык биш көн туй итәләр. Туйга килгәннәргә ашамаган ашамлык, эчмәгән эчемлек эчертәләр. Туй шулай итеп бик яхшы уза.
452 Бер-берсеннән бер минутка аерыла алмыйлар. Шулай серләшеп, мәхәббәт ялкынында янып йөргәндә, зур бәла чыга. Баш очларында кара болыт җыела. Җыела, җыела да, көтмәгәндә Нурсылуны үзенә суырып ала. Егет берни эшләргә өлгерми кала, нишләргә дә белми. Бер көн эчендә тәмам кипте, саргайды кайгыдан.
453 Теге болыт киткән якка таба бара. Көнен көн дими, төнен төн дими – һаман юлда. Җиденче көнне кич-кырын бер караңгы урманга җитте. Бик зур агач төбенә ял итәргә ятты. Шулай ятып торганда, караса, агачның бер яфрагына язу язылган: «Бу агачның яфрагын өзсәң, тамагың тук булыр», – дигән.
454 Бер агач төбенә ятса, яфракта өченче төрле язу: «Бу агачның тамырын алып коралланган кеше зур көчкә ия булыр», – дигән. Егет агачның төбен казыды да чукмар сыман бер тамырны йолкып алды. Аннан соң әлеге яфракны алдына куеп бик әйбәтләп тамагын туйдырды. Хәзер моның эшләре җайда.
455 Бу куян артыннан китә. Озак барганнармы, тиз барганнармы, әйтүе кыен, бер заман зур бер стенага килеп җитәләр. Егет кулындагы тамыр чукмар белән бер генә селтәнә, стенадагы тимер ишек икегә ачылып китә. Анда төрле аждаһалар, еланнар икән. Болар егеткә ташланмакчы була, егетнең түшендә -кайры.
456 Барысы артка чигенә. Шулай итеп икенче ишектән, өченче ишектән бик җиңел уза. Дүртенче ишектән узып, бишенчесен ачып җибәрсә, бар дөнья яктырып китә. Тегендә зур сарайда Нурсылу утыра икән. Каршында карт дию йоклап ята. Нурсылу аның башын карый икән. Бик һәйбәтләп ирен каршылый, утырып елый.
457 Диюнең яткан җирендә ике якта да ике шешә тора икән. Берсе куәт бирүче, икенчесе куәтне җибәрүче дарулар. Нурсылу иренә куәт бирүче даруны эчертә, аннары шешәләрнең урыннарын алмаштыра. Егет кулындагы тамыр чукмар белән диюнең сыртына берне төшерә, дию ялт итеп сикереп тора.
458 Тел белән әйтеп бетермәслек зур шатлык була. Шәһәр урамнарында халык музыка уйный, бии, җырлый. Шулай итеп, батыр егет мең бәладән узып, үзенең теләгенә ирешкән, ди. Әле дә булса ул үзенең Нурсылуы белән бик әйбәт яшәп ята, ди. Алтын канатлы кош Бер патша була. Патшаның бер бае була, ышанычлы бае.
459 Төнлә, тай белән очып, теге кош янына менәләр. Бу, кошның өстенә кулын аркылы куеп, аны кочаклап алып төшә. Моны алып төшәләр дә патшага бирәләр. Патша моңар читлек ясата. Кош сайрап җибәрә хәзер, бөтен халыкның һушы китә. Патшаның каласы хәзер яп-якты инде кош та булгач.
460 Үзе шәп йөрсен, эзе беленмәсен, ди, корабта унике сәгать булсын, уникесе дә йөрсен, уникесе дә гел уникедә генә торсыннар, – ди. Хәзер болар корабны ясаталар, – юк, барып чыкмый, дөберди торган була. Шулай да бер оста килеп чыга. Ясап куя бу корабны. Бу кораб үзе шәп йөри, эзе беленми, дөбердәми.
461 Унике сәгатьнең уникесе дә йөри, барысы да гел уникедә генә торалар. Хәзер бу малай юлга дип һәртөрле җимешләр, лимонадлар, конфетлар ала, алтын урындыклар ала. Чыгып китә бу. Барып җитә теге патшалыкның җиренә. Шәһәр ярына барып туктый. Теге патша кызы күрә дә, моның корабының матурлыгына исе китә.
462 Конфетлар, җимешләр алып, алтын урындыкка утыра. Шул арада теге егет корабны җибәреп тә куя. Тавышы да чыкмый, эзе дә калмый... Патша кызы сөйләшеп утыра торгач сәгатькә карый. Сәгать һаман да уникедә. «Иртә икән әле, ди, күп вакыт үтмәгән әле», – ди, һаман утыра теге кыз.
463 Патшага кайткач теге кыз әйтә: – Кырык пот бакырны кырык көн кайнатабыз, ди, шуның эченә алтын балдак салабыз, ди, шуны кереп алган кешегә генә барам мин, – ди. Теге патша чуеннан кием койдыра хәзер өстенә, чуен киеме белән бакыр эченә чума. Чуены, патшасы-ние белән эреп бетә хәзер.
464 Сез улларым, дигән, барыгыз базарга, алып кайтыгыз солы, – дигән. Болар базарга баралар, алып кайталар биш пот солы. Биш пот солыны бер җиргә илтеп чәчәләр, җирнең буе сиксән сажин була. Чәчәләр дә бер атна торалар. Бераздан җирне барып карыйлар. Карасалар, солы тишелеп чыкмаган.
465 Китә бу. Җир өстенә бара. Җирнең ике ягында киң ызан калган була, инде бик куе әремнәр үскән икән, шунда кереп ята. Сәгать сигез дә җитә, тугыз да, бернәрсә дә юк. Сәгать унике дә җитә, моның йокысы килә башлый. Никадәр түзәргә тырышса да, йокымсырап китә егет. Менә бер заман җил-давыл кузгала.
466 Аннары соң синең нужа вакытың булыр бер заман, менә мин сиңа бирәм бер чәч бөртегемне, ди, шул чәч бөртегенә ут төртерсең, җаныңа ни кирәк, шул булыр, – ди. Хәзер шулай ризалашып, чәч бөртеген ала да кайтып китә инде егет. Кайтып китә дә ятып йоклый бу. Әтисенә дә әйтми, берсенә дә әйтми.
467 Барып карасалар, солылары кешенекеннән бер чирек артык үскән, урак тыккысыз куе булган. Хәзер болар бөтен гаиләсен җыеп китәләр уракка. Ике абыйсы, ике җиңгәсе, Таз – барысы да уракка китәләр. Солыны бер көндә көчкә генә урып бетерәләр. Кояш баегач кына кайталар, шундый яхшы уңган була солы.
468 Бишенче көнне киптерәләр. Алтынчы көнне яргычка алып китәләр. Җиденче көнне тегермәннән он итеп тарттырып кайталар. Сигезенче көнне – – җомга көн иртә белән – – коймак пешерәләр. Бер куас чиләге коймак изгәннәр болар. Ике килен пешереп тора, карт белән ике малай ашап бетереп баралар.
469 Шуннан болар ашый торгач, коймак бик аз кала инде. Хатыннар да утырып ашый. Хәзер тәлинкә төбендә биш-алты гына коймак кала. Шул коймакны җиңгәсе илтеп бирә мич башына. Хәзер Таз бик хурлана бит моңар. Тәлинкәне ала да атып торып җибәрә, тәлинкә дә ватыла, коймаклар да атылып китә.
470 Кич була, төн килеп җитә, Таз уйлап ята. «Менә килеп җитте теге хатынның сүзе, ди, ни булса шул булыр, ул кушканча эшлим әле», – ди. Әтиләре, абыйлары йоклап беткәч, төнлә ишек алдына чыга да теге чәчкә ут төртә бу. Шул вакытта моңар иярләнгән бер тай килеп төшә. Иярендә камчысы да була.
471 Таз бер көнне карый атларны. Икенче көнне иртә белән тай моңа алтын канат бирә: «Шушы алтын канат белән атларның өстен сыпыр», – ди. Теге, падиша чыгып җиткәнче, атларның өстен алтын канат белән сыпырып җибәрә, – атлар юган шикелле елык-елык киләләр. Атларны чыгарып бәйли алтысын да.
472 Беркөнне төнлә сакламакчы булалар. Саклыйлар. Таз чыга да, кичтән алтысына да алты почмакка печән ата да кереп ята, чыгып та карамый. Иртә белән торып чыга да, Таз тагы да шул алтын канат белән сыпырып җибәрә, атларны чыгарып бәйли. Бу алтын канатны качып торган хезмәтче күрә.
473 Тегеләрнең алтысына да расчет бирә дә чыгарып җибәрә, Тазны гына калдыра. Бу шулай байтак гомерләр карый атларны. Падишаның җигә торган атларына хәзер тирә-яктагы кешеләрнең дә исе китә: шундый матур, шундый чиста, картина күк атлар була, ди, болар. Бер заман тора торгач, падишаның карчыгы үлә.
474 Менә безгә нәрсә кирәк: ул безгә бер кораб ясатсын. Диңгез белән барасы, ди. Корабта унике зал булсын, унике залда унике сәгать булсын, ул сәгатьләрнең уникесе дә гел-гел уникегә җитеп туктаган булсыннар, ди. Корабның йөргән тавышы ишетелерлек булмасын, аннары җиде көнлек азык кирәк, – ди.
475 Бөтен осталарны җыеп, кораб ясарга куша бу. Корабны бер атнадан ясап бетерәләр. Юлга ризык алалар да китәләр болар. Өч көн бардылар, ди, болар. Дүртенче көнне иртә белән бер бик шәп атау янына барып чыктылар. Кызарып кояш чыккан вакытта, тау башында бер йорт күренә, ди.
476 Бу туктала хәзер елаудан. Кайта торгач, болар алтынчы көнне кайтып җитәләр. Боларны музыкалар белән бик матурлап каршы алалар. Икенче көнне туй ясыйлар. Туйга бөтен шәһәрдәге кешене җыялар. Бик әйбәт тора башлыйлар падиша белән болар. Тора-бара бу кыз туганнарын сагына башлый.
477 Таш юлдан барасы, аның аягына дага кирәк, ди. Җитмешәр потлы чуеннан дүрт дага эшләт. Атымның муенына җитмеш потлы чылбыр кирәк, – ди. Падишаның исе китә. Бу кушкач тыңламый булмый бит инде. Бөтен тимерчеләрне җыеп дага ясарга куша. Җиде көн маташып, бары бер аягын гына дагалап куялар.
478 Мин кереп китәрмен дә бераз торгач чыгармын, ди. Уң ягымнан кан чыкса, яныма төшәрсең, бәхилләшербез, минем беткәнем булыр, – ди. Таз менеп утыра агачка. Тай тирәли чабып әйләнә дә тибеп торып җибәрә ишеккә куш аягы белән. Ишек бераз ярыла. Икенчеләй әйләнеп килеп тибә.
479 Падиша зур мәйдан әзерләсен, бөтен шәһәрдән халык җыелсын, ди. Казан уртада булсын, ди. Син атлангач, мин мәйданны бер мәртәбә әйләнеп чыгармын – пошкырырмын, ди, икенче әйләнермен – – пошкырырмын, өченче әйләнермен - – пошкырырмын, ди. Өченче әйләнүемдә, син сикереп төшәрсең, ди.
480 Падиша риза була. Кәгазь язышалар: әгәр алтын балдакны алып чыкса, ярты падишалыгын Тазга бирергә, шуның өстенә өйләндерергә була падиша. Таз атлана да тайга, әйләнеп китә. Бер әйләнә – пошкыра, ике әйләнә – пошкыра, өч әйләнә – – пошкыра. Өченче әйләнүендә егет сикереп казанга төшеп китә.
481 Казанны яңадан кайнатып чыгаралар. Падиша биягә атланып, Таз күк, өч тапкыр әйләнеп килә дә, өченчесендә казанга сикереп төшә. Төшеп тә җитми, сөякләре таралып пешеп тә чыга. Шулай итеп, Таз егет падишаны җиңеп чыкты, ди. Бүген бардым, кичә кайттым, мин дә булдым мәҗлестә.
482 Сый-хөрмәтнең чиге булмады, үзләре чүмеч белән эчтеләр, миңа чүмечнең сабы гына эләкте. Аучы егет Борын-борын заманда булган икән, ди, бер карт аучы. Бу аучы үләр алдыннан бердәнбер малаен үз янына чакырып алган да аңа искереп беткән ау мылтыгы, аннан соң кечкенә генә бер дәфтәр биргән.
483 Малай уйлап-уйлап тора да: «Барып карыйм әле мин шул урманга», – ди. Булган хәтле патронын ала да, яхшылап корып, атасыннан калган мылтыгын алып чыгып китә. Ярый, урманга барып керә бу, йөри торгач, барып чыга бу бер зур аланлыкка. Карый, аланлык уртасында бер әйбер ята.
484 Мылтыгын ала да атып җибәрә. Теге нәрсә кузгалмый да. Бер атты, ике, өч атты бу моңарга. Өченче атуында гына теге нәрсә уянды йокысыннан. Йокысыннан уянды да малайга таба килә хәзер шул зат. Малай, моннан куркып, актык өч патронын да атып бетерде. Соңгы патроны белән теге әйберне аяктан аударды.
485 Малай, барлык көчен җыеп, мылтыгының приклады белән тегене кыйный башлады – көчкә кыйнап үтерде. Малай үзенең яшьлеге белән ни туный белми, ни күтәрә алмый инде бу әйберне. Өстерәп алып кайтмакчы була, өстери дә алмый. Малай аптырап нишләргә белми торганда, моның янына каяндыр бер бабай килеп чыкты.
486 Патша үзенең вәзирләрен чакырып алып, әлеге тирене күрсәтә. «Яшь кенә егет булса да, нинди кыйммәтле җәнлек тоткан», – ди патша. Бу сүзләрдән соң вәзирләрдә көнчелек туа. «Бу яшь кенә нәрсәне патша хәзер үк мактый, үсеп җитсә, бу безгә көн күрсәтмәс», – дип сөйләшәләр, егетне үтерү юлын эзли болар.
487 Егет патшага каршы бер сүз дә әйтә алмый: «Ярар, ди, мин уйлап карармын, миңа бер генә атна срок бир», – ди. Патша риза була. Егет, бик күңелсезләнеп өенә кайтып, әтисенең язып калдырган дәфтәрен укып карый. Анда кай җирдә арыслан-киек барлыгы бәйнә-бәйнә әйтелгән икән.
488 Шуларны укып танышканнан соң, егет патша янына бара. Патшага әйтә: «Менә, ди, фәлән-фәлән урмандагы фәлән кадәр җирне киртә белән әйләндереп алыгыз, ди. Урман эчендә су чыга торган бер чишмә бар икән, шуны бикләгез, ди. Урманга кырык мичкә спирт илтегез, миңа йөз солдат бирегез», – ди.
489 Ярый, патша хәзер егет әйткәннәрнең барысын да үти. Урман уртасында шундый бер уйсулык бар икән, көннең кызуында бөтен арыслан-киек шунда су эчәргә җыела икән. Шул уйсулыкка су бирә торган чишмәне бикләтә дә егет, зур-зур тигәнәләр ясатып, шул тигәнәләргә кырык мичкә спиртны салдыра.
490 Йөз солдат белән уйсулык янына барып яшеренеп ята бу. Көн уртасы килеп җитүгә, кызулык башлана. Арыслан-киек җир тетрәтеп әлеге уйсулыкка килеп төшә. Су булмагач, тигәнәләр янына килеп, спиртны эчеп, бөтенләй хәлдән таялар болар. Егет киртә эчендә калган арыслан-киекне кырдыра башлый.
491 Хисапсыз күп арыслан-киек кырыла. Егет солдатларга арысланнарны тунарга куша. Арыслан-киек тиресен тунап, сөякләрен киптерергә тотыналар; кырык олау арыслан-киек сөяге төяп алып кайтып китәләр болар. Егет кырык олау арыслан-киек сөяген патшага илтеп тапшырып, өенә кайтып китте, ди.
492 Егет әйтә: «Ярар, ди, дөньяда бар нәрсә икән, алып кайтып бирермен, булмый икән, инде күз күрер әле анда, син миңа бер атна вакыт бир уйлап карарга», – ди. Егет өенә кайтып, атасыннан калган әлеге дәфтәрен карый. Карый торгач, тапты бу. Дөрес, шундый бер ут диңгезе, ут диңгезенең патшасы бар икән.
493 Шулай да нишләсен: «Ятып калганчы, атып кал, ди торган иде безнең әти», – дип, юлга чыгып китәләр болар ут диңгезенә карап. Көн китәләр, төн китәләр, ай китәләр болар. Бик күп вакытлар баргач, барып җитәләр бер биек яр буена. Көймәне яр кырыена туктатып, тау башына менә егет.
494 Шуннан соң көймәсе янына төшеп китәләр болар. Бара-лар-баралар, бара торгач, барып җитәләр тагын да матуррак бер биек яр буена. Көймәләрен туктатып, тау башына менәләр. Ерактан күрсәтә торган торбасын алып карый, бик еракта бернәрсә күренә. Китә бу. Бара-бара, бер кеше янына барып җитә.
495 Бу кеше җир тырмалап йөри икән. Җирнең бер башына баса, бер атлауда икенче башына чыгып -китә. Шулай, бер дисәтинә буе җирне бер генә атлый торган кеше икән. Егет бу кеше янына барып исәнлек-саулык сораша: «Ай-яй, абзый кеше, бик озын атлыйсың икән, ваграк атлап булмыймы соң?» – ди.
496 Аучы егет көймәсе янына төшеп, болар яңадан кузгалып китәләр. Бервакыт боларга зур бер ут тавы күренә башлый. Егет: «Шушы икән инде ут диңгезе патшасының җире», – дип, көймәне шул ут тавына карап тотарга кушты. Ут тавына якынлаша башлау белән, тотындылар тегеннән ут яудырырга.
497 Көймәләре утта янмаслык итеп эшләнгән бит инде боларның, шуңа ышанып, болар һаман алга бардылар. Шул ут ялкынын ярып барып җиттеләр, ди, патша сарае янына. Патша сараена якынлашулары булды, тегеләр дә ут яудырудан туктадылар, боларны батырга санап, музыкалар уйнап каршы алдылар.
498 Егетне кырык казан урнаштырылган бер сарайга бикләп куйдылар. Егет алай сугылды, болай сугылды, бер казанны ачып бераз ашап та карады – – кая ул итне ашап бетерү. Бик күңелсезләнде: «Әй, ди, минем башым моннан кайтмас, ахры», – ди. Шулай да, өметен өзми бу, бер юлын табармын әле дип уйлый.
499 Таң атканчы ипиен ашап, аракысын эчеп бетер, бетермәсәң, безгә үпкәләмә, – ди патша. Шуннан егетне теге сарайга илтеп бикләделәр. Егет сарай эчендә ары барды, бире барды, бер рюмка аракысын эчте, бер кисәк икмәген кисеп ашады, ә кырык мичкә аракы, кырык мич ипи шул көйгә калды.
500 Иң әүвәле бу бер мичкә аракыны эчеп бетерде, аннан бер мич икмәкне кабып җибәрде. Кырык мичкә аракыны кырык мәртәбә тотып эчте, кырык мич ипине кырык кына йотты. Барлык шул куелган ашамлык-эчемлекне ашап бетергәч: «Ярый, улым, рәхмәт, туйдырдың», – дип, саубуллашып чыгып китте.
501 Ярый, шуннан, вакыт җитү белән, патша ишекне ачып килеп керде. Карап йөри бу, ник кенә бер тамчы аракы, бер генә сынык ипие калсын тегенең. «Молодец», – диде патша, артык бер сүз әйтә алмыйча, башын түбән салып чыгып китте. Егет чыкты сарайдан. Шәһәр буйлап йөрде-йөрде дә кайтып ятты.
502 Егет әйтә: «Әй, ди, теге җир тырмалап йөри торган кеше булса, уздырмас ие моны», – ди. Шулай дип уйлавы гына була, теге тырма тырмалап йөри торган кеше каршысына килеп чыгып, егетне учына гына утыртып алып китте, ди. Күз ачып йомганчы егетне патша ишеге алдына китереп куйды.
503 Ул сине шул бүлмәгә кертеп, юк итәргә теләр, син патшаның үзен шул бүлмәгә кертергә кара, – ди. Егет кызның бу сүзләрен колагына салып куйды. Озак та үтмәде, болар кайтып җиттеләр. Патшаның барлык гаскәре боларны каршы алырга чыккан, вәзирләр юри генә булса да баш орып каршы алдылар.
504 Патша үзе, ялангач кылычын күтәреп егет каршысына килеп, кызны алып кайтуы өчен аны мактап сараена алып китте. Патша үзенең сараена тикле ике яклап часовойлар куйдырды. Сарай эченә килеп керү белән, патша: «Хуш киләсез, әйдәгез алдан», – дип, егетне алдан җибәрде, ә үзе арттан гына килә.
505 Шулай ди дә егет, бөтен көчен куеп, патшаны шул ачык ишеккә төртеп кертеп җибәрә. Патша егет өчен дип казыткан базга үзе барып төшә. Егет белән кыз бу явыз патшадан котылуларына бик шатландылар. Вәзирләрне чакыртып алып, егетне азаплаулары өчен, аларга берәм-берәм җәзаларын бирделәр.
506 Олы малай, аны-моны карамый, бер кибән төбенә ятып йоклый. Таң аткач торып бакса, тагын бер кибән юк. Кайткач әтисе тетмәсен тетә инде моның. Чират хәзер уртанчы малайга. Бусы да, алны-артны белешмичә, абыйсы кебек үк ятып йоклый. Шулай итеп, уртанчы малай да кибәнне урлата.
507 Өченче көнне киткән, ди, теге кече малай Тиле. «Ни булса, шул булыр» дип, кибән башына ук менеп яткан бу. Чыдаган бу, йокламаган, алай да таң алдыннан йокы баса башлаган. Бер заман малай ят тавыш ишетеп сискәнеп киткән; нидер шарт та шорт итеп салам ашый башлаган. Төптән бетереп килә, ди.
508 Кибән торган саен утыра бара. Малай аптырап тормый, сикерә дә иң зур байталның ялына ябыша. И китә чабып, байтал, и китә! Дөньяны тузан болыты каплый, җир дер селкенә. Тегеләй итенә, болай итенә байтал, малайны бәреп төшермәкче була – – төшерә алмый. Малай бик нык ябышкан тегеңә.
509 Алып кайта атны өенә. Әтисе дә, ике абыйсы да шаккаталар бу эшкә: гомерләренә мондый байталны күргәннәре дә, ишеткәннәре дә юк. Тилене бөтен дөнья бетереп мактыйлар, тамагы туйганчы ашаталар. Атка дисәң, сокланмаган кеше юк инде. Бөтен авылга, бөтен губернага бер ат, дан тотардай.
510 Тиле җай гына килеп чыга да, шалт кына тегенең койрыгына ябыша. Сәмруг кош тилпенеп очып китә, моның кулында каурый йолкынып кала. Шуннан соң тагын алга китә малай. Озак та үтми, Петербурга барып керә бу. Үзегез дә беләсез, кала зур, патша каласы. Егетнең атына шаккатмаган кеше калмады.
511 Ул заманда өч мең алтын бөтен бер дәүләт бит инде. Алай да патша акчаны кызганмады, бирде. Кызганырга, аты бик шәп шул, дөньяда булмаган ат. Аннан соң патшага акча жәлмени, тир түккәнмени ул акча өчен. Атны хәзер патша сараена алып китәләр. Үзгә атлар янына ябарлык түгел: Ак байтал бик усал.
512 Сәмруг кош үләксә чукырга килгәч, шунда эләктерерсең, – ди. Егеткә хәл керә инде. Бер алаша ала да чыгып китә. Көн бара, төн бара, өченче көнгә барып җитә әлеге җиргә. Алашаны чала, тиресен туный, эчен бушата да кереп ята. Тып-тын ята. Менә төн җитә. Таң алдыннан дөнья селкенә, җир тетрәнә башлый.
513 Җил-давыл куба, яшен яшьни. Сәмруг кош үләксәгә килеп куна да чукырга тотына. Шулчакны Тиле сикереп чыга да Сәмруг кошны аякларыннан эләктереп ала. Кош алай итенә, болай итенә, ычкына алмый. Тиле Сәмруг кошны патшага алып кайта. Патшаның түбәсе түшәмгә тия, ят патшалар каршында мактана бу.
514 Мине шунда көт, мин өч көннән кырык байталны куып китерермен, кайтмасам бәхил бул, ди. Патша янына барма, ул сине үтерер, – ди. Ак байтал болын буйлап чабып китә. Җир дөбердәп, урман шаулап кала. Тиле көтә. Бер көн үтә, ике көн үтә, Ак байтал күренми. Тиле кайтып китәм дигәндә, тавыш ишетә.
515 Тиле яр читендә утырып кала, ат диңгезгә чума. Егет көтә моны. Үтә бер көн, ике көн, өч көн. Менә бер заман диңгездә давыл куба. Су таулары күтәрелә, күз ачкысыз җил-давыл өрә. Диңгез төбеннән Ак байтал калкып чыга. Җен кызын чәченнән капкан. Артыннан җеннәр өере куа килә.
516 Чиләкләрен ала да иртәгесен тотына җен байталларын саварга. Ак байтал бәбәкләрен агартып карап тора бер читтә. Җен байталлары дер калтыраналар, куркалар. Тиле төшкә хәтле биш байталны сауды да чыкты. Моның сауган сөтен кырык чиләк сыешлы казанга тутыра баралар инде. Казан астын ягып җибәрәләр.
517 Тиле Ак байталны алып чыга. Алып чыга да тегене сыйпаштыра, кочаклый-нитә, янәсе саубуллаша. Халык бик күп җыелган була, бар да ни буласын карап торалар. Тиле казан янына басуга, Ак байтал өреп куя, малай чума. Берни булмый моңа, ат тагын өрә, бу тагын чума. Бик матурланып, зиһенләнеп китә бу.
518 Шулай итә-итә, һәр авылдан моңар, яратып, кызларын бирәләр. Моның тугыз хатыны була. Тугыз хатынына тугыз землянка хәзерли, һәркайсы аерым тора. Кызларның аталары үзләренә тиешле малларын да биреп җибәрә, батырның мал да бик үрчи хәзер. Тугыз хатыннан кырык ул, кырык кыз туа.
519 Ә яшь хатыныннан бер генә бала туа, аның исеме Дутан була. Бер көнне сиксән бала җыелып киңәшләшәләр: «Безгә бо-лай ятып ярамый, без бер-беребезгә ярамыйбыз, сезгә булса -кирәк хатын, безгә булса - – кирәк тормышка чыгу», – диләр кызлар. Болар елкысын көткән бер карт бар икән.
520 Атларыгызга дагалар салдырыгыз, коралсыз чыкмагыз, – ди. Дутанга аерып әйтә: – Балам, ди, чын сүземне сиңа әйтәмен, күк айгырның өереннән бер тай туган иде, син шуны тотып мен, башка ярамас сиңа, ди. Ул хасиятле ат булыр. Бу җыелып чыгуыгызның бөтен җәфасы, мәшәкате сиңа гына төшәр, – ди.
521 Шулай да бик батыр булмакчы инде бу. Болар, һәркайсы өйләренә кайтып, атларына дагалар салдырып, үзләренә кораллар әзерләп, ата-аналарын-нан рөхсәт сорап, ил эзләргә сәфәр чыгып китәләр. Барып-барып, теге калын урманны күрәләр. «Бу урманда ни бар икән?» – дип, тизрәк чабып урманга керәләр.
522 Урманда һәртөрле җимешләр бар икән. Атларыннан төшеп, шул җимешләр белән тамак туйдыралар. Болар, ашап-эчеп, һәркайсы үзенең аты янында ятып йоклый. Бу урманда бер Җалмавыз карчык бар икән. Бу Җалмавыз карчык адәм исен сизгәннән соң килеп чыга да, авызын зур ачып, боларны йота.
523 Туганнарың миндә, алар бар да исәннәр. Мин сине бер йомышка кушамын, әгәр шул йомышны үтәсәң, туганнарыңны коткарам, ди. Син анда җиде айсыз барып җитә алмассың, ди. Мохит диңгезенең уртасында бер патша бар, шуның бер кызы бар. Ул кызның исеме Көнекәй. Аның сылулыгын әйтеп бетерерлек кенә түгел.
524 Дутан юл җаен сорый инде хәзер. Юлның кай җирдән барасын өйрәтә Җалмавыз. Аннан соң, кирәк булыр дип, ат башы хәтле ике алтын бирде. Шулай итеп, чыгып китте Дутан. Аның юлдашы шул искән каты җилләр генә инде хәзер. Тай бик шәп бара моның: көннән-көн атының йөрешенә хәйран калып бара.
525 Кичә төш вакытында бер үрдәк аткан идем, ди, мылтыгымның ядрәсе бу үрдәкне югары ук алып менеп китте, ди. Бүген шуны көтеп утырам әле, кайчан төшәр дип әйтеп, ди. Ни сәбәптән монда килеп чыктыгыз? – дип, ул да сораша инде. Шулай сөйләшеп утырган заманда, үрдәк килеп төшә.
526 Болар, икәү җәя үле, бер атлы булып, тагын кузгалып китәләр. Китеп-китеп бер ай тулганда, бер түбәдә җәяүле бүре куучы кешегә очрыйлар. Ике аягына казан чаклы ике таш бәйләгән. Шул таш бәйләгән көе, теге бүрене тотып ала бит. «Бу нинди кеше бу?» – дип, моңа хәйран калалар.
527 Бу да иярде. Өч җәяүле, бер атлы булып, баралар инде болар. Китеп-китеп, тагын бер ай булды дигәндә, тау араларына барып керәләр. Күрәләр бер кеше: аның баш түбәсендә һәртөрле кошлар очып йөри. Кошларның барлыгын үзенә караткан бер дивана шикелле була бу кеше. Аңар да борылып сәлам бирәләр.
528 Тагы китәләр болар, дүрт җәяүле, бер атлы. Китеп-китеп тагын бер ай тулганда, бер тау буйлап баралар. Бер як – – урман. Имәнлек. Урманнан чал сакаллы бер кеше килеп чыга. Ул Дию-чал икән. Бер озын имәнне бөтен буе белән бер җилкәсенә күтәргән, икенче кулына зур бер тегермән ташын алган.
529 Ташу вакытында шәп ташу килеп, тегермәннең ташын ваттырды, орчыгын сындырды, ди. Ун көннән бирле бер тауда тегермән ташы ясадым, ди. Ике килеп йөргәнче дип әйтеп, кайтышлый урманга кердем дә орчыкка дип имән алып кайтып киләм, ди. Балалар бар барын да, яшьрәкләр әле, ди.
530 Эшне балаларына тапшыра да ул да китә болар белән. Болар биш җәяүле, бер атлы булып тагы чыгып киттеләр. Инде тагы бер ай тулганда, юл буенда бер карача гына өйгә туры киләләр. Хәзер теге шәһәр дә ерак түгел инде. Бер фәкыйрь генә агалы-сеңелле кешеләр икән болар. Өсләрендә күлмәкләре дә юк.
531 Патша кызы шул көндә төш күрә. Болар монда йоклап ятканда, патша кызы Көнекәй шушы Дутанның шәһәргә килеп кергәнен, диюләр, пәриләрнең аңардан куркып качканын күрә. Шулай итеп, куркынып уянып китә, янып-пешеп. Һич дөньяга чыкмыйча, бер шәп бакчада ята икән ул кыз иптәш кызлары белән.
532 Дутан батыр, иптәшләрен шушында калдырып, берүзе юлга чыгып китте. Ул көннәрдә Дутан унике яшендә була инде. Дутан батыр юл белән бара, бервакыт үз атына менә, икенче вакыт Тел-Коңгызга менә. Шулай итеп, бара-бара, яу патшасы шәһәренә барып җитте бу. Шәһәрнең каравылчылары күрде моны.
533 Дутан әйтә: Мин үзем яшь баламын, Уттай дөрләп янамын, Чыгарыгыз монда патшагызны, Башын кисеп аламын, – дип, бер шигырь дә кыстырып куя инде шунда. Бу сүзгә ачулары килеп, моны камап алдылар. Дутан батыр утызлап каравылның бер читеннән керде, ач бүре шикелле ашап, икенче читеннән килеп тә чыкты.
534 Дутан батыр патшаның башын кисеп, кәрҗингә салып, кайтырга әйләнде. Тугыз көнлек юлны дүрт көндә кайтып җитә бу. Көнекәй, кайтыр вакыты җитте инде дип, көтеп тора; бер Муракорган дигән түбә бар икән, шуннан кайчан күренер дип. Бервакытны тузан туздырып, җитәккә алган аты белән, Дутан килеп чыга.
535 Җилаяк шунда исерә дә егыла. Кич булган икән, карчык тора да йөгерә башлый хәзер. Җилаяк ятып кала шунда. Кояш чыгып, тәнен кыздыра башлагач уянса, карчык юк. Җилаяк, ике итәген төреп алып, тегенең йөгереп киткән эзен күреп, китте артыннан. Төш җитәр вакытта, карчыкның артыннан барып җитте.
536 Дутан батыр Тел-Коңгыз дигән атына сандыкны ныгытып бәйләп, алтысы да кайтыр якка әйләнде хәзер. Төннәр узып, таң атканнан соң, бер җиргә туктап, сандыкның йозагын теш белән суырып ачса, ялтырап Көнекәй килеп чыга. Боларга бик зур шатлык туды. Барысы бердәй сөенәләр хәзер.
537 Менә Җилаяк кызлар шикелле, бик матур икән, яшь икән үзе, ди. Ял урынына ял тагын үсәр, бер атның ялын кисеп, Җилаякка чәч куйыйк та, шуны алып барып бирерсең, – ди. Шулай итеп, Җилаякны Көнекәй итеп киендереп, бер атка Дутан батыр белән икесе менеп, Җалмавызга карап киттелер.
538 Җилаяк тора да әйдә йөгерергә. Җалмавыз сикереп тора да менә куа башлый хәзер... Киң балаклы ыштан кигән икән бу карчык, йөгерә торгач, бер-ике җирдә чалынып егылды. Ыштан балаклары өзелеп беткәч, бик нык куарга тотынды бу Җилаякны. Җилаяк иптәшләренә килеп кушылды. Җалмавыз да бик якын калды инде.
539 Барын бергә йотмакчы булып килә бу. Болар бик куркыттылар. Шуннан кош атучы кеше, җәясен төзәп торып, Җалмавызның маңгаендагы күзенә атып җибәрде. Теге килеп җитим дигәндә, ук моның күзеннән үтеп, миләрен актарып чыгып китте. Җалмавыз шунда ямьсез тавыш белән кычкырып егылды.
540 Бер-икесен җибәрә. Барсалар, ул шәһәрне яу камап алган, таларга килгән икән. Халыкның шуннан куркышын елаулары икән. Яу, шәһәр халкының барлык малларын әйдәп, матур-матур хатын-кызларын алып китә икән. Шәһәрдән куа чыгалар. Куа чыксалар да, кире кайталар. Җиңелдек без, диләр.
541 Ул кешеләр сугышыр өчен түгел, малларыгызны танып алыр өчен кирәк, – ди. Патша хәзер кешеләр хәзерләп бирә. Дутан батыр башлап алып китә, агалары да бара шунда бергә. Куып киттеләр. Өч көн эчендә яуның артыннан барып җиттеләр. Дутан батыр гаскәрнең арасына ач арыслан шикелле барып керде.
542 Бик яхшы гомер сөрделәр, ди. Унөч Бер кешенең булган, ди, унөч улы. Кечесенә кушкан бу Унөч дигән ат. Көннәрдән бер көнне әтиләреннән эшкә китәргә рөхсәт сорыйлар. Әтиләре рөхсәт бирә, болар китәләр. Йөриләр, йөриләр болар, йөри торгач, гел икенче патшалык җиренә чыгып китәләр.
543 Ялланалар бу патшага утын кисәргә. Хезмәт хаклары кеше башына бер тиен ярым була. Абыйлары көне-төне урман кисәләр, ә безнең Унөч патша йортында кала. Пешекченең юынтык суларын түгә, бәрәңге әрчи, утын кисә, ашый-эчә бу туйганчы, тазара. Абыйлары моннан көнләшә башлыйлар.
544 Менә сиңа бер көзге, менә сиңа бер тарак. Барырсың да керерсең. Сине күрүгә, айгыр кешнәр дә акырыр. Шул вакыт син печән астына керерсең. Дию пәрие чыгар, ул кереп киткәч, айгырны барып тотарсың. Унөч, боларны ишеткәннән соң, сөенә-сөенә чыгып китә. Барып керә дию пәриенең айгыры янына.
545 Унөчкә шул гына кирәк тә инде. Айгырны тотып атлана да чыгып чаба бу. Дию пәрие сизә бит моны. Иң шәп атларына атлана да куа чыгып китә. Дию пәрие куып җитә генә дигәндә, таракны ыргыта бу. Тарак калын урман була. Дию урманда буталып яткан арада, тагын байтак юл ала безнең Унөч.
546 Менә сиңа бер капчык. Шул капчыкка кырмыска түмгәген тутыр да дию пәриенең өй эченә аудар, – ди. Безнең Унөч китте шулай капчыгына кырмыска тутырып. Барып җитте дию пәриенең йортына. Йорты читәннән үргән икән. Читән ярыгыннан өйалдына керде дә, сиздермичә генә өй ишеген ачып, капчыкның авызын чиште.
547 Бөтен өй эченә кырмыска тулды. Дию пәриенең йоклар-йокламас яткан чагы икән, менә тотынды хатынына ачуланырга: «Юрган борчалап беткән, йокы мазасы бирми, көне буе тик ятасың, шуны да карамыйсың», – ди, юрганны тибеп төшерә. Тик алай гына котыла алмый бу. Моны кырмыска бөтенләй сарып ала.
548 Син кереп тибрәнеп кара әле. Сиңа түзмәсә, Унөчкә түзми дә түзми инде ул, – ди. Дию пәрие керүгә, табутны шартлатып кадаклап куя бу. Дию пәрие эшне сизеп ала да менә тотына акырырга, менә әрләшә. Тик барыбер табутны ватып чыга алмый. Унөч табутны арбага сала да кайтырга чыга.
549 Безнең Унөч карчыкның чәчләреннән бик нык итеп баганага бәйләп куя. «Син, түтәй, күз куйганда, тыпырчынма, күз кую уен эш түгел ул», – ди. Тимерне кыздыра да карчыкның сыңар күзенә китереп баса, карчыкның күзе чәчрәп чыга. Карчык чәчләрен умырып баганадан ычкына да кармаланып Унөчне эзләргә тотына.
550 Унөч тә бик хәйләкәр егет бит. Ишек алдында карчыкның кәҗә тәкәсе йөри икән, Унөч шуның астына кереп ябыша. Әлеге карчык ары сугылып, бире сугылып тузынып йөри-йөри дә, Унөчне тапмаган ачудан, кәҗә тәкәсен капка аркылы тотып ыргыта. Табутны тарттырып кайтып китә Унөч патша сараена.
551 Шулай итеп, патша Унөчкә кызын биреп, ярты патшалыгын бирде, ди. Абыйлары үзләренең көнчелек белән энеләрен харап итәргә йөрүләренә бик үкенгәннәр, калган гомерләрен үзара бик тату яшәгәннәр. Бүген бардым, кичә кайттым, уйнадык-көлдек, ашадык-эч-тек, мыеклар майланды, тамакка эләкмәде.
552 Ул үсеп җиткән. Болар утызы да бер вакытны өйләнеп, туйны бер көнне ясарга дип сүз куешканнар. Үзара киңәшләшкәннәр дә, аталарыннан рөхсәт алып, утыз кызлы кеше эзләргә дип чыгып киткәннәр, ди. Болар юлга чыгып байтак җир киткәч, аталары артларыннан куып җитеп Батырны дәшеп ала.
553 Батыр ишек төбендә боларны саклап тора. Нәкъ төн уртасы килеп җитте дигәндә, өй эче яп-якты булып китә. Күп тә үтми, уңга-сулга каранып, лап-лап басып килә, ди, бер карт ишеккә туп-туры карап. Бу картны күрү белән Батырның күңеленә шик төште, ди, бу нинди карт икән дип.
554 Шул йортларның берсе янына барып, ипләп кенә тыңлап тора, йорт эчендә шаулашалар, телләрен аңларлык түгел. Шак-шок иттереп капканы кага, моның шакуын ишетеп боларның берсе йөгереп чыга. Капканы кысып кына башын чыгарып каравы була, Батыр шул арада кылычын алып тегенең башын өзеп төшерә.
555 Икенчесе чыга, аның да башын чабып өзә кылыч белән. Бер-бер артлы утыз кеше чыга, бу барысының да башын чабып өзеп кенә тора, ди. Ярар. Егет бу өйгә кереп тормады. Китте тагын да эчтәрәк утырган икенче йортка. Йорт янына барып тыңлап торды бу, йорт эчендә хатын-кызлар шаулашалар.
556 Шуннан кызлар белән саубуллашып кайтып китте, ди, бу абыйлары янына. Кайтып керде, абыйлары бернәрсә белми йоклап яталар. Бу да йокларга ятты. Бик каты йоклап та китә бу. Абыйлары йокыларыннан уянып Батырдан көлделәр, безне каравылларга теләгән кеше үзе йоклап ята, дип.
557 Агалары кайтып китә. Өйләренә кайтып ата-аналарын шатландыралар, кызларның ата-аналарын табып, утыз' көн уен, кырык көн туен итәләр. Егетләрнең ата-аналары Батыр кайтмаганга кайгырышалар, кече улыбыз читтә аерылып калган дип. Ярар. Батыр бер көн торды, ике көн торды бу йортта.
558 Шул тирәдә йөри торгач, патша кызының бакчага чыкканын күрә. Бакчага керер иде, кая ул, якын да китермиләр. Шуннан соң бу, җир астыннан юл ясап, бакчага керә. Җир асты юлының башына бер чокыр казып, ул чокыр өстенә бик килештереп, кеше сизмәслек итеп бер ишек ясап куя. Ярар.
559 Болар кырык кыз, кырыгы да бертөсле итеп киенгән. Патша кызы тирәсендә йөриләр. Боларның бакчага чыгуы була, Батыр кызлар киеме киенеп, җир асты юлының ишеген ипләп кенә ачып бакчага чыга. Кызлар арасына кереп, алар белән бергә патша кызы янында йөри, бу. Кызлар бииләр, җырлыйлар, бу да бии, җырлый.
560 Шуннан соң ат базарына чыгып Сәхипҗамал биргән акчага бер яхшы ат ала. Кыз белән хәбәрләштеләр дә, билгеләнгән вакытка Сәхипҗамал җир асты юлыннан килеп чыгып, атка атланып юлга чыгып киттеләр, ди, болар. Бик күп җирләр үтеп, әрәмәлеккә барып керделәр, ди. Юл дисәң, юл юк.
561 Диңгез аркылы чыккач, өч ботаклы бер зур агач булыр, ди. Шул агачның өстендә өч башлы кара елан булыр, ди, шул кара елан астында, кара мәче булыр, шул кара мәче минем җаным булыр, – ди. Сәхипҗамал сөйләндерде, сөйләндерде дә: «Сиңа китәр вакыт җитте», – дип чыгарып җибәрде, моны.
562 Батыр, Сәхипҗамал белән саубуллашып, атына атланып китә. Бара-бара, теге диңгез янына барып җитә. Диңгез бик киң икән, теге ягына чыгар әмәл юк. Диңгез буенда йөри-йөри аптырап, бер эш тә эшли алмыйча, кайтып китим инде дип кенә торганда, моның янына бер карт килеп чыга.
563 Менә шушы урынга ятып йокла, ди. Иртә белән йокыңнан уянгач, баш астындагы җирне берәр метр казып төшәрсең, шунда бер алтын авызлыклы йөгән булыр, ди. Шул йөгәнне алып селкесәң, бер Акбүз ат килеп чыгар. Алтын авызлыклы йөгәнне шул Акбүз ат башына киертүгә, диңгез өстеннән юл ачылыр, ди.
564 Ул якка чыгып җитү белән, Акбүз атның башыннан йөгәнен салдырып алып, алтын авызлыклы йөгәнне билеңә бәйлә, әгәр аны билеңә бәйләмәсәң, соңыннан бу якка үз илеңә чыга алмассың, диңгез артында калырсың, ди. Йөгәнне ат башыннан салдырып, билеңә бәйләү белән, Акбүз ат китәр.
565 Курыкма, ул әллә кая китмәс, кирәк чагында алтын авызлыклы йөгәнеңне генә алып селкерсең, Акбүз ат шул минутта килеп җитәр, ди. Диңгез аръягына чыккач, – ди, бабай әйтә, – теге өч ботаклы агачны эзләп табарсың, ди. Өч ботаклы агач астына бик сакланып кына барып, тирән генә итеп бер чокыр казы, ди.
566 Аннан соң, икенче башына атып, башын кисеп төшер. Өченче башын атуы да, кисеп төшерүе дә бик авыр булыр, куркып калма, ди. Ярар, улым, – ди карт, – мин китим инде, ди, мин әйткәннәрне онытма, ди. Еланның өч башын да өзеп төшергәч, агач башыннан ул үзе үк әйләнеп килеп төшәр, ди.
567 Акбүз ат килеп җитәр. Аңа атланып диңгезнең бу ягына чыгарсың. Диңгезнең бу ягына чыккач, алтын авызлыклы йөгәнне элекке урынына күмеп китәрсең, – ди. Шулай ди дә, карт китә. Ярар. Батыр карт әйткән җиргә ятып йоклады. Иртә белән йокысыннан уянып, баш астыннан алтын авызлыклы йөгәнне казып алды.
568 Йөгәнне казып алып кулына тотуы булды, бик матур Акбүз ат килеп чыкты моның янына. Акбүз атка йөгәнне киертеп атланды да диңгезнең икенче ягына чыгып китте. Диңгез аръягына чыккач, өч ботаклы агачны эзләп тапты, теге карт әйткәннәрнең барысын да җиренә җиткереп эшләде бу.
569 Шул арада Сәхипҗамал кара мәчене капчыктан алып, аның башын өзеп ташлады. Кара мәченең башы өзелү белән, диюнең дә башы өзелде. Шуннан соң диюнең гәүдәсен тирән чокырга ыргыттылар, ди. Батыр белән Сәхипҗамал икесе ике атка атланып, Батырның әти-әниләре янына кайтып киттеләр.
570 Кичә бардым, бүген кайттым. Кырык уллы кеше Ә үвәле заманда бар иде, ди, ирле-хатынлы ике кеше. Шу-ларның бар иде, ди, кырык баласы. Балалары күп булгач аптырыйлар, нишләргә дә белмиләр. Аптырагач, киңәшеп, һөнәргә өйрәтә башлыйлар. Тора-бара һөнәргә өйрәнеп җитәләр дә эшли башлыйлар.
571 Үзләре көн күрерлек булгач, аталары белән киңәш итеп, өйләнмәкче булалар, шул шарт белән: булсын кырыгына кырык кыз, алар барысы да бер анадан булсыннар. Шулай киңәшләшкәч, олы уллары шундый кызларны эзләргә чыгып китә. Бара. Бер көн бара, өч көн бара, дүртенче көн бер елга буена туры килә.
572 Анда була бер аждаһа, ул аждаһа яныннан узып китәр өчен бик тә зур көч кирәк була, чөнки ул аждаһа узып китүчеләрне йоклата. Ә бу егет елгада үскәнлек белән, моның хәйләсен сизеп, йокламыйча гына узып китә. Шуннан ул китә. Ай бара, ел бара, карыш буе җир бара. Бара торгач, бер шәһәргә барып төшә.
573 Карчыктан сораша, карчыкка үзенең нәрсә эзләвен сөйләп бирә. Карчык бу шәһәрдә андый кызлар барлыкны әйтә. Шуннан егет иртәгесен торып, бара шул йортның капка төбенә. Барып керә. Сәлам биреп, исәнлек-саулык сорашып, үзенең хәлен сөйли башлый, кырыгына кырык кыз кирәклекне әйтә.
574 Кызларның ата-аналары сөйләшеп, кызлары белән киңәшеп, олы кызны бу егеткә бирәләр. Егет, кыз белән күрешеп, берәр көн гомер итеп, шуннан кызны өенә алып кайтып китә. Атна кайта, ел кайта. Теге аждаһалы елгага кайтып җитә. Аждаһа йоклатырга тырышса да, егет тагын йокламый гына узып китә.
575 Шул аждаһадан узгач, өч көн кайта, дүртенче көн өенә кайтып җитә. Кайткач, кырык кыз табуын, үзенең шулар-ның берсенә өйләнүен сөйләп бирә. Шуннан киңәшәләр дә, егет үзе өйдә калып, ата-аналарын, туганнарын кырык пар атка утыртып җибәрә. Кырык беренче парга үз хатынын утыртып җибәрә.
576 Үзе дә теге аждаһадан узганчы озата китә. Баралар-баралар, теге аждаһа яныннан узып китәләр. Шуннан көн баргач, төн баргач, ел баргач, олы уллары әйткән шәһәргә барып керәләр. Кызлар егетләрне шатлык белән каршы алалар. Шуннан, муллалар чакыртып, тотыналар туй ясарга. Туйда була кырык мичкә бал.
577 Көн эчәләр, төн эчәләр, атна буе туй ясыйлар. Аннары, абыйлары әйткән вәгъдәгә туры китереп, кайтырга юлга чыгалар. Барысы да шатланыша-шатланыша кайталар. Олы абыйлары хатыны гына, кияве булмаганга, күңелсезләнебрәк кайта. Көн кайткач, төн кайткач, ел кайткач, килеп җитәләр болар аждаһалы җиргә.
578 Дүртенче көнне кайтып җитәләр. Өйгә кайткач, олы абыйлары өч көн үткәрә дә, шуннан ата-аналары, туганнары белән бәхилләшеп, алтын чәчле кызны эзләргә чыгып китә. Көн бара, төн бара. Бара торгач, барып җитә бер урман янына. Күрә: урманда бер кеше кулы белән имәннәрне тота да йолкып ташлый.
579 Күл аша чыгалар да, чыккач, кыз яңадан күлне күл иттереп калдыра. Шуннан китәләр. Көн барып, ай барып, барып керәләр бер шәһәргә. Шәһәрдә алтын чәчле кызны сорашалар, һичбер белгән кеше юк. Күп кенә сораша торгач, алар бер карт кына карчыкка туры киләләр. Ул карчык патшаны белә икән.
580 Патша батырларын китерә. Өч көн чик куя. Әгәр дә өч көн эчендә патшаның батырын екса, йөгереген дә узып китсә, кырык мичкә скипидарны да эчеп бетерсәләр – – шул чагында патша кызны бирергә вәгъдә кыла. Майның тугызында иртә белән сәгать тугызда көрәшә башлыйлар кичке алтыга кадәр.
581 Бу көнне шуның белән бетерәләр. Майның унысы көнне иртә үк башлыйлар. Кичке сәгать алтыга кадәр тагын берсен-берсе җиңә алмыйлар. Майның унберенче көнендә, актык көнне иртә белән сәгать җидедә тотыналар. Актык куәтләре белән кичке алтынчы яртыга кадәр берсен-берсе ега алмый.
582 Майның уникесе көнне йөгерергә баралар. Патшаның ике йөгерүчесе белән Таш батыр китә. Таш батыр үзенең хәйләкәрлеге белән тегеләрдән артка качып калып, патша йөгерүчеләре-нең үз янына әйләнеп килгәннәрен көтеп ята да, ике кулына ком учлап, тегеләрнең күзләренә бәрә. Тегеләр шунда егылып калалар.
583 Таш батыр үзе алдан йөгереп килә. Ә тегеләр Таш батыр килгәннән әллә нихәтле соң гына килеп җитәләр. Шулай итеп, патшаның йөгерекләре дә җиңелә. Инде чират җитә скипидар эчәргә. Теге кыз кырык мичкә скипидарны бер минутта, аһ та итми, эчеп бетерә. Патшаның моңа бик эче поша.
584 Патша, вәгъдәсеннән язып, янә кырык мичкә эчәргә куша. Кыз аны да эчеп бетерә. Патша йөрәгенә чыдый алмый: Тагын кырык мичкәне эчеп бетерсәң, кызымны бирермен, бетерә алмасаң башыңны кистерәм, – ди. Кыз бу кырык мичкәне дә эчеп бетерә. Патша шуннан алтын чәчле кызын бирергә риза була.
585 Шулай итеп аерылалар. Шуннан болар тагын үз юлларына китәләр. Ай баргач, ел баргач, кайтып җитәләр Имән батыр урманына. Шунда Имән батыр да, исәнлек-саулык теләп, аерылып кала. Егет, берничә көн үткәч, унике йөк мал төяп, кыз белән өенә кайтып керә. Ата-аналары, туганнары шатланышып каршы алалар.
586 Егет тагын да чапмый, шул бер чабуы белән эшне тәмам итеп, өенә кайтып китә. Июнь числосында гына барып кайттым, һаман шулай исән-сау торалар икән. Мәрмәр тавы башында Бер бик ярлы кеше булган. Ул читкә эшкә чыгып киткән. Чыгып киткән дә, озак кына йөргәч, бер шәһәргә җиткән.
587 Егет анда чаба, монда чаба, кая да бара алмый. Арысланнар, юлбарыслар тавышы ишетелә башлый. Адәм сөякләре күренә, егетнең эченә кайгы керә. «Шунда бетәм икән, ди, мине шуның өчен кадерләгән икән», – ди. Йөрде-йөрде дә бер якка таба китте. Үзе кая барганын да белми инде.
588 Мин, улым, шул киекләргә, кошларга патша булып торам. Картайганчы шунда калырбыз, – ди, үзе китәргә ашыга бу. – Улым, – ди, минем җыелышка барасым бар. Киекләрнең, кошларның җыелышы була. Шунда өч көн йөрермен. Син монда торып тор, – ди. Шуннан бер тимер ишек күрсәтте, аны зур йозак белән бикләгән.
589 Теге сөт кебек ак диңгезгә төшеп коенырга, юынырга тотындылар. Егет моның берсенә гашыйк булды. Шундый матур инде теге кыз. Ярар. Шулай булганнан соң капканы ябадыр да йозакны үз урынына бикләп куядыр. Үзе шуннан соң ашаудан да, эчүдән дә кала. Гел шул кыз турында гына уйлый.
590 Улым, алар дию пәриенең кызлары. Алар елга бер генә килеп коеналар. Бер елсыз килми инде алар, ди. Син саргайма, мин сиңа шул кызларны ничек-ничек итеп тотарга өйрәтермен, ди. Алар киләсе елга килерләр. Син, камыш арасында посып торып, чишенгәч кенә теге үзең яраткан кызыңның күлмәкләрен ал.
591 Нишләсә дә бирмә. Шуннан ул синең җәмәгатең булыр, – ди. Шул вакыт килеп җитә. Ишекне ачып, бабай егетне камыш төбенә кертеп җибәрә. Егет камыш төбенә утыргач кына, теге өч ак күгәрчен, лыпыр-лыпыр очып, диңгез өстендә өч тапкыр әйләнәләр. Аннары чишенә торган урынга төшәләр.
592 Егет кызның күлмәкләрен зур сандыкка салып, фундамент астында калдырмакчы була. Йорт сала башлагач, шулай итте дә. Бу хатын ике-өч ел күлмәкләренең исен дә таба алмый йөрде. Егеттә дә юк, бер җирдә дә күренми. Шулай да кыз бервакыт исни-исни тапты. Фундамент астында калганын белде.
593 Мин күлмәкләрне алдым. Китәм. Син ничек туган илеңне сагынган булсаң, мин дә хәзер шулай сагындым. Ата-анама бер генә бала идем. Бик сагынсаң, якын күрсәң, ничек булса да безнең якка барып чыгарсың, – диде. Күлмәкләрен кигәч, күгәрчен булып очып китте. Бер ел кайтмый бу.
594 Ул мине танымас әле, – ди. Китте чыгып. Тагын теге шәһәргә барып, тыкрык буена утырды. Иске хуҗасы килде, моны танымады, тагын яллап китте. Әүвәлге кебек көн дә яңа кием киендереп, хуҗа егетне бер ай кунак итте. Аннары бер ат җигеп, икенчесен янга тагып, тагын биек тау буена алып китте.
595 Юкса, ашарлар. Бездә тәртип шулай, – ди. Ул бер алтын сарайга төртеп юл күрсәтте. Егет алтын сарай янына барып җитсә, теге хатыны моны күрә. Күрәдер дә каршы чыгып моны кочаклап ала. Хатыны сагынып үзе дә кипкән. Ирен алтын сарайга алып керә. Кыз шунда атасы белән әнкәсен дә дәшә.
596 Кайтыр вакыт җиткәч, олы кызына атлас күлмәк алды, уртанчысына сәлисәр күлмәк алды. Аннары кечкенә кызына алма эзләргә кереште. Эзли-эзли, кеше башы хәтле алма таба алмый. Кечкенә кызын кайгырта, «бу нәүмиз була инде», ди, ничек тә булса шундый алма табарга уйлый. Мәкәрҗә вакыты үтә.
597 Ат яхшы моның, бакчага тиз генә барып җитте. Еланнар йоклаган. Әкрен генә керде бакчага. Бер алма өзеп алды – кеше башыннан да зур алмасы. Айгырына атланды, бик тиз генә юлга төште. Шул чагында борылып караса, артыннан бер өермә шикелле елан килә. Килеп җитте дә бу атны бәреп тә екты.
598 Вакыт килеп җитә. Бик елаштылар, кайгырыштылар, ашамыйлар, эчмиләр инде кайгыдан. Кечкенә кызын еланга бирергә кирәк бит инде. Әле тегеләрен дә ярәшмәгән. Бер заман күренә – өермә кебек нәрсә килә юлдан. Бик туздырып килә. Койрыгын тешләгән дә көпчәк кебек тәгәрәп килә бу.
599 Елан кызга әйткән булган икән: «Мин егет булганны берәүгә дә әйтмә, әйтсәң, ташлармын да китәрмен, сары яфрак кебек саргаеп үләрсең», – дип. Җиңгәсе килгән ишек төбенә тыңларга: тавыш-тын юк, бернәрсә дә ишетелми. Җиңгәсе ишеккә чиртә, каенсеңлесе килде моның янына. Бу исәнлек-саулык сорады.
600 Атасыннан рөхсәт сорап чыгып китте бу. Елан әйткәнчә, тимер таякка таянды, аягына тимер башмак киде. Бара, бара бу. Озак еллар үтте, бу кыз саргаеп карчык кыяфәтенә керде. Бик озак баргач, кыз үзенең атасы очраган йортка килде. Бу да шул йортка карчык янына барып керде.
601 Кер дә, ди, икмәк бирсә, икмәк алма, тоз бирсә, тоз алма, кием бирсә, кием алма, ди. «Нәрсә бирим», дип ачуы килер дә сине кәҗәнкәгә ябып куяр, – ди. Кыз йортны барып тапты. Керде. Моңарга тегенең хатыны икмәк бирде, бу икмәк алмый, тоз бирде, тоз алмый, кием бирде, кием алмый.
602 Ул, мине эзли-эзли йөреп, шундый кыяфәткә кергән, син аның кисеп ташлаган тырнагына да тормыйсың, – диде. Бөрешкән, бөкрәйгән карчыкка бер өргән иде, унсигез яшәрлек кыз кебек булып китте. Теге хатынын аерып, үзенә йорт салып бирде. Шулай итеп, моның белән әле дә гомер итәләр, ди.
603 Китә бу базарга. Шушы вакытта кече кызы төш күрә. Төшендә биек коймалар белән әйләндереп алынган бер бакчада бик матур чәчәк белән уйнап йөргәнен күрә. Чәчәк белән озак кына уйнагач, чәчәкне югалта бу, эзли-эзли һич тә таба алмый. Чәчәкне таба алмавына кайгырып, елап уянып китә.
604 Байтак юллар киткәч, бик калын урманга җитеп, адашып йөри бу, бүреләр сырып алалар моны. Шулай аптырап торганда кесәсендәге сыбызгысын исенә төшереп ала да өч тапкыр сызгырта. Шулчак, җир белән күкне бергә орып, бик каты өермә чыга, ди, агачлар шатыр-шотыр сына башлыйлар.
605 Давылдан көч-хәл белән качып өлгерә. Шулай итеп күп михнәтләр күрә-күрә бер ай баргач урманны кичеп бер аланлыкка килеп чыга. Карт бик сусый, ачыга, хәле бетә. Су эзләп йөри-йөри бик калын бер тирәк янына барып чыга. Тирәк төбеннән су чыгып тора икән, карт шул суны эчеп бетерә.
606 Суны эчеп бетергәч, ерткыч хайваннар картка ташланалар. Карт тагын сыбызгысын сызгыртып, өермә чыгарып көч-хәл белән исән кала. Бара-бара карт килеп чыга сахрага. Ашарына бетә моның. Барырлык рәте калмый. Шул вакыт кесәсендәге өч бөртек чәч исенә төшеп, берсен алып җилгә очыра.
607 Ерактан гына ялтырап бер сарай күренә. Әлеге чәч бөртегенең берсен очырып, тамагын туйдырып ала да, бераз ял итеп, китә шул сарайга таба. Дүрт ай тулып, бишенче айның беренче көнендә сарай янындагы бик матур бер бакча янына килеп чыга. Бу килеп җиткәндә караңгы төшкән була инде.
608 Соңгы чәч бөртеген очырып тамагын туйдыра да ятып йоклый бу. Яктыра башлагач, карт сискәнеп уяна да чәчәк эзләп килүе искә төшеп, коймадан бакчага төшә. Бакчада төрле җимеш агачлары үсеп утыра, җимешләре пешеп тора, ди. Җимеш агачлары арасында карт эзләп килгән матур чәчәк тә үсеп утыра.
609 Карт башта әйтергә курка, соңыннан, җибәрмәгәч, өч кызы барлыгын, кече кызының шушы чәчәкне төшендә күреп, гашыйк булганлыгын әйтеп бирә. Шуннан соң Каракош: «Кече кызыңны миңа бирсәң, чәчәкне алырсың, кызыңны бирмәсәң, чәчәкне бирмим», – ди. Картның кече кызын бер дә бирәсе килми инде.
610 Ярар, кайтырга чыга бу юлга. Кайтканда зур елга буена килеп җитә, ну, һич чыгар әмәл юк. Шулай аптырап торганда өйдән алып чыккан таяк исенә төшә. Шул таяк белән су өстенә өч мәртәбә суга да, суның өстендә зур бер күпер ясала. Күпердән чыгып китә бу. Вара-бара әлеге урман буена килеп җитә.
611 Шулай ике ел яшәгәч, кыз өйгә кайтырга рөхсәт сорый. Каракош әйтә: «Ике сәгать унбиш минут барырсың, дүрт сәгать анда торырсың, ике сәгать тә унбиш минут кайтырсың, ди. Бер минут кына кичексәң дә миннән яхшылык булмас», – ди. Кыз шуңа риза булып, кош өйрәткән тылсым белән өенә кайтып китә.
612 Шуннан соң егет кызны үзенә хатынлыкка алып, бик шатланып, әле дә булса бергә гомер итәләр, ди. Ярлы егет белән юха елан Эүвәл заманда булган бер ярлы егет. Бик ярлы инде, сыңар чиләге генә булган. Үзе ялгыз да икән. Ул төнлә бәкегә суга барган. Суга барса, бәке янында бик матур бер кыз тора икән.
613 Әгәр кендеге булмаса, Юха елан була. Кендеге булмаса, шул сынаган көнне өйдә су калдырма. Ишекне яхшылап биклә, ләкин бер дә йоклама, үзең йоклаган булып ят, – ди моңа күршеләре. Егет кайта да хатынының кендеге югын күрә. Шуннан соң төнлә суларны калдырмый түгә, үзе йоклаган булып ята.
614 Хатыны бик куана, шәһәргә кунакка бара инде. Юлга акча да җибәрә абзасы. Билет алалар да китәләр. Барып җиттеләр шәһәргә. Агасы белән җиңгәсе боларны бик яхшылап каршы алдылар. Егет саргайган. Агасы белән җиңгәсе икесе дә кызганып еладылар. Энесенә яңа кием кидертте, киленгә дә кидертте.
615 Хәзер күлмәкләремне генә салам да мин дә керәм, – ди. Хатыны кереп китте әкрен генә. Аның керүе булды, ишекне егет чарт иттереп япты. Шунда хатын сихерләп тә өлгергән: егет акыра, ди, кызганып. Абзалары килеп җитте. Кызган тимергә өстән труба белән су коялар. Тегендә бик иләмсез кызу.
616 Су да юк. Коры, кызу мунчага пар җибәрделәр. Андагы чарилап кычкырган тавыш ди, гаҗәп, ди. Энеләрен алып кайтканнар. Өч сәгатьтән соң барып караганнар. Телен ишек тоткасыннан өч әйләндергән, ди, үзе елан сурәтенә кайтып көйгән, ди. Егет терелгән, аның җаны тынган. Рәхәтләнеп гомер иткән.
617 Чуен сандыкның тышкы ягына үзеннән калкытып язу чыгарган. Йозагы-мазары юк. Каты гына итеп элеп куелган. Бу уйлады, язуын карады. Сандык фәлән елдан бирле су төбендә яткан, бик озак яткан инде. Ачты сандыкны. Сандыктан болыт шикелле төтен, ә төтен арасыннан Гыйфрит килеп чыкты.
618 Гыйфрит күлләрне күрсәтте дә саубуллашып китте. Бу кеше, Гыйфрит күрсәткән күлгә барып, балыклар тотты. Бу балыкларны моңардан патша малае сатып алды. Бик кыйбат түләде моңарга. Балыкны пешерүчеләр кулына бирде. Пешекче моны әрчеде – әйбер итте, плитага таба өстенә куйды.
619 Патша малае шул күлләрне эзләргә чыгып китә. Чыгып китте. Йөрде-йөрде эзләп, таба алмады. Таба алмады да, ул җирләрне ташлап, далага чыгып китте. Барды-барды да бер бакчага барып керде. Бакчада сандугачлар сайрый, төрле чәчәкләр, алмагачлар үсеп утыра – бер сахра инде. Яхшы чәйханәләр бар.
620 Алар бик фәкыйрь булганнар, ди. Торырга йортлары да булмаган, су читендә шалаш корып, шунда гына торалар икән. Ире балык тота икән дә шуның белән көн кичерәләр икән. Балык эләккән көнне тамаклары тук, балык эләкмәгән көнне тамаклары ач була икән. Көннәрдән бер көнне бу бабай ау сала.
621 Шуннан соң гына дию бабайның сакалын җибәрә. Бабайның салган авы бар иде; дию, суларны актарып китереп, балыкны тутырды бабайның авына. Бабай ауны тартып чыгарыйм дисә, чыгара алмый: авыр бик авыр. Дию су астыннан килә дә бабайның авын яр читенә чыгарып ташлый. Үзе бабайга күренми.
622 Хатыны балыкны һәйбәтләп кыздырып китерә. Бабай белән хатын ашыйлар балыкны. Шуннан соң боларның бер ир балалары туа. Бик матур, мәхәббәтле була, ди. Бала булганнан соң, бабайның бәхете гел алга китә. Көн дә балык күп керә, көннән-көн килере арта бара. Бала бер, ике, алты, җиде, ун яшенә җитә.
623 Шул карурманны чыгар, чыкканнан соң биек таш койма булыр, аны капкасы булыр, ди. Ул капканы ачып чыгар. Чыгуга икенче якты дөнья булыр, шул минем өемә җиткәнче алып барыр, – ди. Шуннан соң, иртәгесен улы китә, атасы-анасы белән бәхилләшә инде бу. Моны елап озатып калалар.
624 Бүген беренче йомышны кушармын. Бер төн эчендә бер дисәтинә сазлык җирнең урманын кисәрсең, утын итеп өярсең, урынын сукаларсың, тырмаларсың, анда бодай чәчәрсең, бодайны урырсың, тегермәндә тарттырырсың, тул оннан миңа иртәнге чәйгә биш потлы күмәч пешереп китереп куярсың, – ди.
625 Урманга барып та җитәләр, кисә дә башлыйлар, утын итеп са-женьга салып өяргә дә керешәләр, сазлык җирне киптерәләр, сукалап тырмалыйлар, бер яктан чәчәләр, тишелеп чыга, икенче яктан өлгереп тә җитә. Урып сугалар'да, тегермәндә тартып, әйткән вакытка биш потлы күмәчне китереп утырталар моңа.
626 Бүген син йоклама, бер потлы чукмар яса, бер потлы камчы үр, ди. Шул камчы белән чукмарны күтәреп барырсың, капкасын ачарсың, ул син килеп керүгә авызыннан ут чәчеп торыр, сине бетерергә теләр ул, ди. Аның тамак астында бер алкасы булыр, син ничек тә булса шул алкасыннан эләктереп ал, ди.
627 Шуннан өстенә сикереп атланырсың. Кырык аршынлы коймадан сикереп алып чыгу белән, юл башында күтәреп җиргә ормакчы булыр. Шунда син ике колак арасын чукмар белән тукмарсың, ди. Аннары бер уңга, бер сулга борып, синең аягыңны кабып, җиргә ормакчы булыр, шунда камчы белән як-ягын тукмарсың, – ди.
628 Сак бул, тешләмәсен, – диләр. Шуннан егет барып конюшня капкасын ачып җибәрә. Авызыннан утлар чәчеп, моны таптарга тели дию. Егет тиз генә, бер күз карау белән, тамак астындагы алкага тотына. Нукта киертеп алып чыга да сикереп атлана өстенә. Кырык аршынлы койма өстеннән сикереп алып чыгып китә дию.
629 Бик батыр икәнсең, ди. Инде ике эшне эшләдең, өченчесен дә эшләрсең, ди. Бүген әйтеп җибәрәм, иртәгә килерсең. Моннан уңга кереп киткәч, бер мәйдан булыр. Иртәгә шул мәйданда диюләрнең җыены була. Моннан ерак түгел минем өч кызым тора. Җыенга шуларны телефон биреп чакырырмын, ди.
630 Иртәгә барырсың. Мәйданга халык җыелгач, әти безгә телефон бирер, шунда без өчебез өч күгәрчен булып мәйдан уртасына килеп төшәрбез, ди. Өчебез бертөсле үк булырбыз. Син танысын дип, мин синең кырыңнан узып китәрмен дә, шунда бер каурыемны калкытып куярмын. Син мине шуннан танырсың, – ди.
631 Ул безне җир астыннан да табачак, безне кызганмый инде ул, – ди, кыз әйтә егеткә. – Мин күл булам, сине балык итәм, ди. Әти килеп җитәр дә, күлдән ятып су эчәргә теләр. Сине тотып ашарга теләр. Син тоттырма, – ди. Шуннан, болар берсе күл, берсе балык була. Менә бервакыт кызның атасы килеп тә җитә.
632 Кире диюнең йортына барып, үзләренә тиешле малларын алып, авылларына кайтып китәләр. Болар кайтып кергәч, егетнең ата-анасы шатланып каршы алалар. Авылның күркәм урынында йорт салып, шунда әле дә булса рәхәт гомер кичерәләр, ди. Өч күгәрчен Борын-борын заманда булган икән, ди, ярлы гына бер кеше.
633 Бу кешенең булган, ди бердәнбер улы. Тормышлары авыр булгач, берәү генә булса да, болар малайларын бик яшьтән эш эзләргә чыгарып җибәргәннәр. Малай, бик ерак шәһәрләргә китеп, чит җирләрдә байларга хезмәт итеп йөргән. Үсеп җиткәч, ата-аналарын сагынып, авылына кайтырга булган бу.
634 Үзегез беләсез: ул вакытта ярлы кеше гел җәяү йөри торган булган, хәзерге кебек машина-фәлән дә юк, тимер юлы юк та юк инде. Ике кадак сохарины капчык төбенә салып юлга чыгып китә бу. Кайта шулай, ай кайта; бик ашыйсы килсә, бер-ике кисәк сохарины суыра да ярга ятып су эчеп, тагын алга китә.
635 Урман юлы белән бара торгач, бу юл тар гына бер сукмакка әйләнә. «Адашсам адаштым инде, барыйм әле мин шул сукмак беткәнче», — дип уйлый бу. Бара торгач, барып чыкты, ди, бу текә бер тау буена. Тау шулхәтле биек, ди, түбәсенә күтәрелеп карасаң, башыңнан бүрегең төшәрлек.
636 Карый торгач, күрә бу: тауның уң ягында, нәкъ менә шушы тау кебек, тагын бер тау бар икән, ди. Ике тау арасында бик зур бер алан, ә шул алан уртасында утыра икән, ди, бик матур итеп эшләнгән бер йорт. «Бу йортта бер-бер кеше булмый калмас», — дип, егет төшеп китә шул йортка таба киткән сукмак белән.
637 Бу мичтән пешкән әйберләрне алып, тамагын туйдыра да: «Кем булса да кайтыр әле», — дип ятып йоклый. Бик арган булганлыктан, яту белән йокыга да китә бу. Берзаман уянып китә дә тавышсыз-тынсыз гына тыңлап ята. Озак та үтми, тәрәзә ачылып китә, тәрәзәдән өч күгәрчен гөрләп кайтып керә.
638 Араларыннан берсе аш алырга дип мич янына бара, барса — андагы әйберләрнең кузгалганлыгын сизә. Иптәшләрен мич янына чакырып китереп, әйберләрне карыйлар — әйберләр чыннан да кузгалган. «Гомердә мондый хәл булганы юк иде, кем керде микән монда?» — дип, барлык бүлмәләргә кереп карый башлыйлар.
639 Атна үтә, ай үтә. Бер ай вакыт үткәч, бу егетнең башына бер уй төшә: «Тукта әле, ди, мин бу җиденче амбарны ачып карыйм, нәрсә бар икән анда?» — ди. Шулай уйланып йөри-йөри дә бу, бервакытны тегеләр тәрәзәдән очып чыгып китү белән җиденче амбар янына бара, алтын ачкыч белән алтын йозакны ача.
640 Менә фәлән патшаның кызын дию пәрие урлап киткән иде, ди. Ул минем яшьтән үк яраткан кызым иде. Шул кызны дию пәрие кулыннан коткарып кайту өчен егерме өч ел йөрдек инде без, ди. Йөри торгач, кызның үзен коткарып алып кайттык, тик менә эшләпәсе генә дию кулында калды, — ди.
641 Шуннан соң күгәрчен-егетләр үзара сөйләшеп алалар да: «Әйдә, без бу егетне үзебезнең һөнәрләргә өйрәтик әле, бик уңган егет күренә, тиз генә отып алыр ул», — диләр. Бер заманны болар егетне өйрәтә башлыйлар. Егет шулкадәр тырышып өйрәнә боларның һөнәрләрен, өч ай дигәндә, үзләреннән артык белә бу.
642 Шул диңгез аркасында син дошман бәласеннән котылырсың, — ди. Егет, күгәрченнәр биргән әйберләрне алып, юлга чыгып китә. Чыгып китә дә кырда кош булып оча, суда балык булып йөзә, ут тауларыннан боз булып үтә, ди, бу. Юлда барганда бик күп авырлыкларга очрарга, бик күп җәфалар күрергә туры килә моңа.
643 Бу, үз башына килгән төрле авырлыкларга түзеп, җиде кат тауны, җиде диңгезне үтә. Бара-бара, сигезенче диңгезгә барып җитә бу. Шул сигезенче диңгезнең нәкъ урта бер җирендә бик матур сарай салынган икән, ди. Бу сарай төрле ягыннан матур-матур бакчалар белән әйләндереп алынган.
644 Егет сарайга бик озак карап торганнан соң, моңа бер уй төшә: «Тукта әле, ди, бу патша сараеның тәрәзәсе янына барып сандугач булып сайрап карыйм әле мин, патша кызы сандугач тавышын ишетеп чыкмасмы икән», — ди. Ьу егет сандугач була да рәшәткә янындагы бер ботакка кунып сайрый башлый.
645 Сандугач шулкадәр моңлы итеп сайрый, моны һич еламыйча тыңларга мөмкин түгел. Кыз, түзә алмыйча, үксеп-үксеп елап җибәрә. Бу кыз үзе дә шулхәтле матур икән, кызны күреп, егет моңа бик нык гашыйк була, гашыйк була да тагын да моңлырак, тагын да матуррак итеп сайрый башлый.
646 Кыз моның сайраганын тыңлап тора-тора да, бу сандугачны тотып алмакчы булып, сиздермичә генә сандугачка таба килә башлый. Ярар. Кыз шулай сандугач тавышына гашыйк булып, сандугачны тотып алу юлын эзли торсын, ә без сарайның хуҗасына килик. Бу сарай бер дию пәриенеке икән.
647 Бу дию пәрие бер патшаның менә шушы бердәнбер кызын урлап алып килеп, шушы диңгез утравы уртасындагы сарайда тота икән. Өч күгәрчен яныннан чыгып киткән егет монда килеп төшәр алдыннан гына бу дию пәрие, үзенең гаскәрләрен алып, икенче бер дию пәриенә каршы сугыш ачарга дип чыгып киткән икән.
648 Сугышка китәргә хәзерләнеп гаскәрләрен туплагач, бу дию пәрие патша кызына әйтә: «Без өч көндә кайтып җитәрбез, ди. Фәлән пәри патшасына каршы сугышырга барам. Син бу сарайда берүзең генә хуҗа булып каласың, кара аны, анда-монда чыгып йөрисе булма», — ди, куркыта инде моны.
649 Ярар. Сандугач һаман сайрый бит инде, ә кыз моны тотарга тели. Кыз акрын гына сандугач янына килеп, тотып алыйм дигәндә генә сандугач очып китә дә икенче бер ботакка барып куна. Шулай йөри-йөри тота алмагач, кыз бер озын гына чыбык ала да якынрак килеп сандугачка китерә дә суга.
650 Кызның чыгып китүе була, сандугач егеткә әверелә дә алырга килгән эшләпәне эзли башлый. Бүлмәдән бүлмәгә кереп сандыкларны ачып йөри тогач, кырык кат сандык эчендәге кырыгынчы тартманы ачкыч белән ачып эшләпәне ала. Егет сандыкларга тотыну белән, теге сугышка киткән дию пәрие моны сизеп ала.
651 Тиз генә гаскәрләрен җыя да кайтырга чыга. Ярар. Ул үзенең гаскәрләре белән кайта торсын, без хәзер теге егеткә килик. Егет сандык эчендәге тартмадан эшләпәне алып чыгып килгәндә, каршысына патша кызы чыгып моның муенына асылына: «Башка нәрсәне алсаң ал, зинһар, эшләпәне калдыр», — ди.
652 Кызның ай-ваена карамыйча, егет эшләпәне алып чыгып, кош булып очып китә. Кыз елап кала. Озак та үтми, дию пәрие кайтып керә. Егетнең эшләпәне алып киткәнлеген шунда ук белә бу. Ничек-ничек булганлыгын кыз да сөйләп бирә. Дию пәрие тиз генә бөтен гаскәрен җыя да егетне куа чыгып китә.
653 Егет дию пәриенең куачагын сизеп ашыга башлый инде. Күгәрченнәр өенә кайтып җитәргә өч кенә көнлек юл калды дигәндә, дию пәрие егет артыннан куып җитә яза бит, боларның аралары бик әз генә кала. Әлеге безнең егет, дию пәриенең куып җитүен сизеп, күгәрченнәрнең берсе биргән таракны ташлый.
654 Дию пәриенең куып җитүеннән куркып, егет теге күгәрченнәр биргән көзгене ике арага ташлый. Ташлавы гына була, ике арада бик зур диңгез җәелә. Дию пәрие бу диңгезне бик тиз генә кичеп чыга да, тагын да катырак ачуланып, егетне җан-фәрман куып китә. Куа торгач, егет артыннан җитә бу.
655 Мине, ди, бер дию пәрие куып җитеп килә. Дию пәрие синең яныңа килеп җитү белән, чиләгеңне түк, днп әйтер. Чиләгеңне түгәрсең, туккәч мин өч бөртек тары ярмасы булыпчәчелермен, ди, син шул тары ярмасының бер бөртеген аягың белән басып яшереп кал, — ди. Шулай ди дә бу егет кызның чиләгенә төшеп китә.
656 Кыз суын түгеп җибәрә, егет өч бөртек тары булып чәчелеп китә. Дию пәрие шунда ук әтәч була да тары ярмасын чүпли башлый. Тары ярмасының ике бөртеген чүпләп бетерүгә, теге кыз аягын алып җибәрә, аның аяк астыннан тары бөртеге карчыга булып очып чыга да әтәчне ботарлый башлый.
657 Карчыганың әтәчне ботарлавын дию пәриенең барлык гаскәрләре карап торды бит инде. Башлыкларының үтерелүен күрү белән, боларның кайсы кая качып беттеләр. Шуннан соң егет, үз кыяфәтенә кереп, теге судан кайтып килүче кызга кыйммәтле бүләкләр биреп, күп рәхмәтләр әйтеп, күгәрченнәр янына кайтып китте.
658 Егет күгәрченнәр янына эшләпәне алып кайтып керә. Күгәрченнәр бик шатланалар, бу егетне нишләтергә дә белмиләр инде. Шуннан болар, бик тиз генә җиденче амбарны ачып, теге патша кызын алып киләләр, эшләпәне киертәләр. Кыз шундый матур, шундый нурлы йөзле була, моңа сокланып карап туя алмыйлар.
659 Син ул эшне бер-ике атна эчендә үтәп кайттың, ди. Аларның бик ябык бер атлары, күгәреп беткән бер кылычлары, искереп беткән бер камчылары бар, ди. Хезмәтең өчен син алардан шул әйберләрне сора, ди, ул әйберләр сиңа бик кирәк булырлар, ди, алар ул әйберләрне берсүзсез сиңа бирерләр, — ди.
660 Хәзер егетне юлга хәзерли башлыйлар, бик яхшы итеп киендерәләр, теге ябык кына атны, күгәреп беткән кылычны камчыны бирәләр. Китәр алдыннан егет боларның барысы белән саубуллаша да, өйрәткән гыйлемнәре, биргән бүләкләре өчен бик күп рәхмәтләр әйтеп, теге ябык кына атка атлана.
661 Егет, атыннан төшеп, болар биргән пычакны түшәмгә кадап куя. Шуннан соң атына атланып, боларның өйрәтүе буенча күзен йомып: «Мин өйдә булыйм», — дип, атының уң ягына сугып җибәрә. Сугып җибәрүе була, ат очып китә. Шуннан соң күп вакыт үтми, ат бераз селкенеп киткән кебек була.
662 Дию пәриләре: «Ярар, була ул», — дип калалар. Хәзер дию пәриләре тотыналар да егет әйткәннәрне ике сәгать эчендә эшләп ташлыйлар, патша кушканнан да берничә, өлеш яхшырак итеп эшлиләр, ди. Патша иртә белән торып чыкса, ни күзе белән күрсен: моның сараена каршы якта бик матур итеп бер сарай салынган.
663 Болар исәнлек-саулык сорашып, бер-берсенең хәлләрен белешәләр дә юлга чыгарга хәзерләнәләр. Күгәрченнәрдән өйрәнгән белеме буенча, егет кызны да, үзен дә кош итә дә икәү очып чыгып китәләр юлга. Баралар-баралар да, бераз гына хәл алырга дип, диңгез буендагы бер шәһәр янына туктыйлар болар.
664 Шуннан соң кыз моның белән юлга чыгып китәргә куркып: «Син бераз гына ятып ял итеп ал», — дип, моңа йоклап алырга киңәш бирә. Егет исерек булгач, яту белән бик каты йокыга китә. Егетнең йокыга китүе була, диңгез яры буена бик зур пароход килеп туктый. Пароход эче гаскәр белән тулы.
665 Кыз шул арада сизенеп: «Алай-болай була калса, истәлек булып калсын», — дип, үз бармагындагы йөзеген алып егеткә киертеп куя. Тегеләр кызны алып китәргә азапланалар. Кыз китәргә риза булмагач, аны утырган җиреннән тартып торгызалар да көчләп пароходка алып кереп китәләр.
666 Көннәрдән беркөнне күрәләр: теге егет түшәмгә кадап киткән пычак бер идәнгә бер түшәмгә кадала. Пычакны күреп, күгәрченнәр: «Безнен егет нинди дә булса берәр бәхетсезлеккә очрагандыр, ахры», — дип, егетне эзләргә чыгып китәләр. Эзләп йөри торгач, теге диңгез, кырыена барып чыгалар.
667 Егетнең моңа бик каты эче пошып, чыгып китә теге патша йортына. Патша сараена җиткәнгә хәтле кош булып очып бара егет. Барып җиткәч, элекке хәленә кайтып, сарайга керим дип барса патшаның кушуы буенча сарай төрле яктан биек коймалар белән әйләндереп алынган булган икән.
668 Бер генә урында кечкенә бер капка калдырылган икән, ди. Сарайга керергә теләгән кеше шул капка эченнән үтәргә тиеш икән. Патша кызы капка янына кечкенә бер йорт салдырган. Үзе шул йорт эченә кереп утырып, шәһәргә керүче һәрбер кешегә бер стакан су эчереп җибәрә икән. Ярар.
669 Патшаның теге алдакчы батырга бик каты ачуы килде. Ялганлап йөрүе өчен патша аны тереләй тунарга хөкем итте. Патша, кызын бу егеткә биреп, кырык көн туен итте, илле көн уен итте, ди. Туй үтү белән, егет кызны үз өенә алып кайтып, әти-әниләре белән бик күңелле итеп көн итә, шуның белән әкият тә бетә.
670 Серле дага Борын-борын заманда бер солдат гаскәри хезмәттән кайта. Яхшы эшләгәнгә күрә мона бүләк итеп егерме биш сум акча да бирәләр. Бу шулай иттереп юлга чыга. Кайта-кай-та кич була да бер авылга кереп куна. Шул авылда бар акчасын туздырып бетерә дә таң аткач, тагын юлга чыга бу.
671 Монда байтак егетләрнең башлары беткән инде. Кызга дип киләләр икән дә боларга патша әйтә икән: «Аю янында кунып чыксагыз гына кызымны бирәм», — дип. Болар аю янына керәләр дә икән, таң атканчы сөякләре генә кала икән. Шуның өчен патша бу солдатның да сөякләре генә, калыр дип уйлый инде.
672 Кайтып керәләр. Аю бер сәгатьтән сон кайтып җитә. Патша сүзендә тора. Кызны моңа бирә. Бирсәләр дә егетне бер дә яратмый кыз. Моның бернәрсәсе дә юк бит, ярлы солдат кына. Өч көн торганнан соң патша солдаттан алып, кызын башка берәүгә бирә, ә солдатны атлар карарга куя.
673 Ишегалдында бер кечкенә генә ызбасы бар, шунда йоклый бу. Көндез атлар карап йөри. Шулай айлар, еллар үтә, хәзер комиссия килер вакыт җитә, атларны ничек караган, яхшымы, начармы, шул хакта. Комиссия килер көнне ишегалдындагы тиресләрне җыеп, өеп, ызбасына кереп китә солдат.
674 Сүгенә-сүгенә тиресләрне җыеп, өеп куя да, килмиләр әле, дип ызбасына кереп китә. Бераздан чыккан иде, тагы тиресләре чәчелеп ята. Хәзер бу сүгенә-сүгенә җыеп куя да үзе качып карап тора. Менә атлар арасыннан берсе чыгып, аягы белән тиресне туздырып китә. Бу чыгып, атны куалап кертә.
675 Моңар егерме биш сум бүләк бирделәр. Акчаны алуга бу хәзер кабакка барып эчәргә тотына. Эчә-эчә моның акча җитми калды. Анда чапты, монда чапты, акча юк. Кесәләрен дә кабаларга тотынды, акча чыкмады. Менә бер кесәсенә кулын тыгып җибәргән иде, кулына әлеге алтын дага тиде.
676 Солдат чиертеп җибәрүгә тегеләр юк булдылар. Шул көннән эчә башлаган кеше атларын да карамый, атларында эше дә юк моның, һаман эчә дә эчә. Хәзер монда бөтен кеше аптырашта калды. Акча кайдан ала, диләр, атларын да карамый, диләр. Бу хәбәр патшага ишетелде. Моны хәзер судка бирделәр.
677 Ярар, солдат йокларга ята. Иртә белән торса, гаскәр хәзер булып тора. Патшаның кешеләре килүгә болар элеп алдылар сугышырга, патша гаскәрләренең кайсын имгәтеп, кайсын үтереп бетерделәр. Патша янына кайтып солдатлары: «Алар белән сугышып булмый, аның гаскәре күп», — диләр.
678 Иртә торганда моны үз теләгенә ирештереп куйганнар инде. Патшаның гаскәрләре килеп чыктылар. Мәйданга килеп җиттеләр, бу үзе генә, тегеләр күбәү була. Хәзер сугышырга элеп алдылар, тоткан кешене изеп кенә җибәрә солдат, бер сукканда унарны ега, бер кеше калмады, качып беттеләр.
679 Бу шулай диде дә ятып йоклады. Иртәчәк торса, өч туп тора. Патша гаскәрләре килеп чыгуга атыш башларга хәбәр булды. Тегеләр ата башладылар. Солдат ике мәртәбә аткан иде, бөтен гаскәрләрен кырды. Өченче мәртәбә аткан иде бушка булып чыкты — кайсы үлеп, кайсы качып беткән иде.
680 Солдат туңып уянып китсә, үзен әллә кайда, ят җирдә күрә. Моннан кайта алмыйм икән инде дип яңадан ятып йоклый бу. Иртәчәк битен юарга төшеп китте су янына. Битен юып менгәндә юлдан бер тарак тапты. Чәчләрен тарап җибәрде. Менә бераздан соң тарак эзләп йөргән карчыкны күрде.
681 Агасы исә бер зур агачка утын тукмагы асып куя да, атын җигеп, өенә кайтып китә. Үги кыз урманда җиләк җыеп кала. Үги кыз бервакыт җиләк җыя да тыңлап карый. Тыңласа, агачка асып куйган әлеге тукмак, җил белән селкенеп, тук-тук агачка бәрелә, үги кызга балта тавышы кебек ишетелә.
682 Байтак җир баргач, сыер көтүенә барып җитә бу. Сыер көтүчесенә бер көн көтү көтеп, аннан сыер ала. Бара торгач, сарык көтүенә җитә. Шул рәвешчә, аннан да бер сарык ала. Кәҗә көтүенә җитә, янә аннан бер кәҗә ала. Шулай итеп, бара торгач, кич була. Күз бәйләнә башлый. Бик курка инде бу.
683 Бу яшел сандыкны алып китәрсең, ул сиңа минем бүләгем булсын. Тик син аны өеңә алып кайтып җитмичә ачып карама, — ди. Кыз, сандыкны алып, атына атланып, сыерны җитәкләп, сарыкларын, кәҗәләрен ияртеп, әбигә рәхмәт әйтә-әйтә юлга чыгып китә. Көн китә бу, төн китә, бара торгач, байтак җир китә.
684 Ул ара да булмый, үги кыз үзе кайтып җитә. Өенә кайткач, сандыкны ачып карый. Ни күзе белән күрсен, сандык эче туп-тулы алтын-көмеш, энҗе-мәрҗән, кыйммәтле ташлар. Кыз шуннан баеп китә. Моны күргәч, агалары, җиңгәләре бик көнләшәләр. Үзләренең кызларын да шулай ук җибәреп баетып кайтармакчы булалар.
685 Урманга барып җитә, агасы атын тугарып җибәрә. Үзе китә утын кисәргә, ә кыз чиләген алып, җиләк җыярга китә. Ул арада агасы, баягы рәвешчә, бер агачка утын тукмагы асып куя да үзе өенә кайтып китә. Бу кыз тукмак тавышы ишетелмәс булгач, агасы янына дип килсә, аннан җилләр искән.
686 Кыз мунчага барса, ни күзе белән күрсен, монда да баягы кебек кулаша тулы алтын-көмеш. Кыз тагын да алтын-көмешне кесәсенә, куенына тутыра. «Түти шулай итеп баеган икән», — дип уйлый. Карчык кызга янә биергә куша. Кыз бии башлагач, баягыча алтын-көмеш янә чылтырап идәнгә коела башлый.
687 Кайтып керүгә, кара сандыкны ачып та җибәрә, сандык эченнән бер кара елан сикереп чыга да, кызның муенына чорналып, шунда ук буып та үтерә. Вәли белән Сорыр Бер заман саран белән юмарт хезмәт эзләп юлга чыгып китәләр. Юлда бара-бара төш вакыты җитә, болар ашарга утыралар.
688 Үз азыгыңны ашап бетердең дә инде минекен бетерергә керешәсеңме? — ди. Шуннан соң Сорыр шәп кенә утырып, ялгызы гына ашый башлый, ә Вәли авызындагы төкерекләрен йотып карап тора. Сорыр шундый саран була, Вәли карап торса да, оялмый, моңа бер тәгам дә бирми. Сорыр туйгач, тагы юлланалар.
689 Вәли ач карынга ята. Икенче көн иртә белән торгач, тагы да юлланалар. Бара торып карын ачыккач, Сорыр тагы да утырып ашый, Вәли шулай ук бернәрсә ашамыйча торып китә. Бара-бара Вәлинең кодрәте бетә. Кодрәте беткәч, ни ашарга белмичә бик талчыгып барганда, очрый моңа бер кырмыска оясы.
690 Бер дә бер көннәрдә керә падишага, әйтә: — Падиша хәзрәтләре, сез сакалыгызны кырдырырга уйласагыз, бик тә йомшак, әйбәт итеп алучы кеше бар. Вәли миңа мактанды, падишаның сакалын мин кырсам, йоклап кына утырыр иде, ди. Әгәр дә яңагын кисеп куйсам, бүген үк үземнең башымны кисеп атсын, — ди.
691 Әгәр шуны эшләмәсәм падиша минем исемемне юк итсен, шундук үтерсен, дип мактанды, — ди. Шул сәгатьтә үк падиша чакырта Вәлине. Вәлигә шул хезмәтне бер төн эчендә эшләп чыгарга куша. Әгәр дә эш-ләмәсәң, муеныңнан тирәккә асып куярмын, ди. Вәлинең, бу сүзне ишеткәч, куркуыннан башыннан төтен чыга.
692 Хәзер син рәхәтләнеп ят та йокла. Иртә белән торып, тары белән ярма арасындагы тузанны себерерсең дә эшең беткән булыр. Мин дөнья йөзендәге кырмыскаларның башы, синең бу амбарың минем кырмыскаларга бер сәгатькә дә җитмәс аерырга, — ди. Иртә белән Вәли тора рәхәтләнеп йокысын туйдырып.
693 Менә мин умарталарның башы булам. Бездә балдан калган балавызны кая да илтергә юк. Хәзер мин умарталарга кушсам, таң атканчы балавыз күпере кояш кебек ялтырап торыр, ди. Син, иртә белән торып, кулыңа калак-көрәк тотып, сыпыргалап китәрсең, падишаның комиссиясен көтәрсең, — ди.
694 Вәли кызлар янында бик рәхәт яшәп тора. Торуы белән падишаның бик матур уртанчы сөекле кызын сыпыру уена төшә бу. Вәли белән кыз киңәшкә киләләр, берсе-берсене «җан сөйгәнем» дип сүз бирәләр: бүген төнлә бер-берсенен кулыннан тотышып, Вәлинең авылына, әнисенә табан качарга.
695 Ул качса, без килгән юлдан качкандыр. Аның артыннан җибәрсәң, атлылар хәзер барып җитәрләр, Вәлине тотарлар, — ди. Юл күрсәтеп, атлыларны чыгарды, ди, бу. Атлылар юл белән китте, ди. Вәли белән кыз качып барганда, артларыннан ятлыларның килүен күргәч, бик курыктылар, ди.
696 Тап үзе шул Вәли. Шул тирәкне казып китерсәгез, менә сезнең каршыгызда булыр күптәнге калдун Вәли, — ди. Атлылар тагын да чаба. Килсәләр, юлдагы тирәк тә юк, җиләк тә юк. Алты көнлек юлны җәяүләгәнче җитәрбез дип, тагы да чабалар. Икенче көнне кич булганда бер зур авылга барып керәләр.
697 Суны эчеп тә җибәрә, исерә дә башлый. Бабай, бик каты исергән булып, башта стенага барып бәрелә. Шуннан соң мич янына барып, бер бөтен кирпечне ала да егеткә ыргытып җибәрә, тияр-тимәс кенә итеп. Кирпеч стенага барып тия. Егет, бик каты куркып, сикереп тора да ишегалдына йөгереп чыгып китә.
698 Болар икәүләп печән чабарга китәләр. Печән чабып кайтып, әйбәтләп ашап-эчеп, йокларга яталар. Икенче көнне егет, идән уртасына утырып, озак-озак итеп киенә башлаган иде, ди, бабайның: «Карчык, су кая, су!» — дип кенә кычкыра башлавы була, егет чабата киндерәсен бәйләми чыга да йөгерә.
699 Озак та үтми, бабай егетнең ялкаулыгын ташлатты, ди. Йорт тотмас Әүвәл заманда, кәҗә команда, саескан сотник, карга үрәтник чагында торганнар икән, ди, бер авылда карт белән карчык. Боларның бердәнбер генә кызлары да бар икән. Картлар үзләре ярлы гына булсалар да чамадан тыш һавалы булганнар.
700 Шулай итеп еллар узган. Бара-тора кызларын берәү дә сорамас булган. Бик озак көтеп-көтеп тә яучы килмәгәч, ахырда үзләренә чыгарга туры килгән. Үз авылларына, күрше авылларга сүз салганнар, ләкин кияү чыкмаган. Шуннан соң алар ил-күршедән өметләрен өзеп, алтмыш чакрымдагы чит авылга киткәннәр.
701 Картларның сөйләшүеннән аларның ни өчен килгәнлекләрен аңлаган да, тиз генә өй артларыннан әйләнеп барып, икенче бер өйнең капкасы төбендә басып тора икән бу. Карт белән карчыкның икесенең дә күзләре начар күргәнгә, аны танымыйча башка егет дип белеп, баягыча сорашырга тотынганнар.
702 Кайнатасы бер көнне аңар ат җигеп урманга утынга барырга кушкан. Йорт тотмас билен буып балтасын кыстырган да урманга киткән. Атны агачка бәйләп куеп, шунда якында гына үскән юан бер наратны бик батырланып кисәргә тотынган. Агач, ауганда ат өстенә килеп төшеп, арбаны да ваткан, атны да үтергән.
703 Йорт тотмас: «һич булмаса үрдәк алып кайтырмын», — дип, балтасын шуларга төзәп ыргыткан икән, үрдәкләр очканнар, балта су төбенә төшеп югалган. Йорт тотмас күп уйлап тормыйча, өстен-башын чишенеп ташлап, балтаны эзләргә суга кереп киткән. Күл төбенә чумып бик озак эзләгән, таба алмаган.
704 Бу балта эзләп маташканда бер карак килеп аның киемнәрен урлап качкан икән. Йорт тотмаска өйгә ялангач кайтырга туры килгән. Шулай ул атсыз, арбасыз, утынсыз, балтасыз, киемсез, шыр ялангач көе яшеренеп кенә авылга кайткан да шыпырт кына сәндерәгә менеп яткан. Аның кайтканын берәү дә белми калган.
705 Шул көнне икмәк салганнар икән. Хатыны мичтән икмәк алырга тотынган, ипиләрне: «Бусы әтигә, бусы әнигә, бусы үземә, бусы иремә», — дип, аерып-аерып куя икән. Йорт тотмасның тамагы бик ачкан икән, ул үзенә дигән ипи зур микән дип карар өчен үрелгәндә сәндерәдән егылып төшкән.
706 Бер төркем халык җен дип аннан качарга, икенче төркем халык аны тотар өчен артыннан куарга тотынган. Шулай итеп, авыл буенча байтак чапкач, аны тотып алганнар. Йорт тотмас икәнен белгәч, җыелган халык шаркылдашып көләргә тотынган. Ул оялуыннан җир тишегенә керерлек булган.
707 Шуннан соң аны өйгә алып кайтып мамыктан әрчегәннәр, киендергәннәр дә, кулына табак биреп, бал алып менәргә базга төшереп җибәргәннәр. Үзенә дигән икмәкне, табакны күтәреп Йорт тотмас базга киткән. Икмәкне бусагага куйган да, үзе баз эченә төшеп, мичкәдән бал агыза башлаган.
708 Куа-куа әллә нихәтле җир киткән. Агып калган бал мичкәдә беткәнче аккан, баздагы карны эретеп саз ясаган. Өйдәгеләр Йорт тотмасны көткәннәр-көткәннәр дә, ахырда кайнанасы аның артыннан базга киткән. Баскычтан төшкәндә аягы таеп егылган да баз эчендәге баткакка башы белән төшеп баткан.

Связаться
Выделить
Выделите фрагменты страницы, относящиеся к вашему сообщению
Скрыть сведения
Скрыть всю личную информацию
Отмена