[{{mminutes}}:{{sseconds}}] X
Пользователь приглашает вас присоединиться к открытой игре игре с друзьями .
Соңгы роман
(1)       Используют 5 человек

Комментарии

FarWin 5 декабря 2014
На татарском)
ТОМА-АТОМНАЯ 5 декабря 2014
на каком языке? На русский мало похож
Написать тут
Описание:
Заһид Мәхмүди. "Соңгы роман" (фантастик хикәя)
Автор:
FarWin
Создан:
9 ноября 2014 в 23:16 (текущая версия от 19 ноября 2014 в 18:55)
Публичный:
Нет
Тип словаря:
Книга
Последовательные отрывки из загруженного файла.
Содержание:
26 отрывков, 11505 символов
1 Ишектә кулына киң портфель тоткан Оризон күренгәч, видеотелефоннан сөйләшеп утырган Гортек, күзләрен экраннан алмыйча гына каршыдагы магнит кәнәфигә ымлады.
— Әйе, ул риза, Ливон әфәнде, — диде Гортек трубкага.
— Алайса, әсәр тиз арада басылырга тиеш.
— Тырышырбыз.
Экрандагы сурәт юкка чыкты. Гортек, тәрәзәдән төшкән кызыл кояш нурларыннан күзләрен чекерәйтеп, йомшак кәнәфигә чумган Оризонга мөрәҗәгать итте:
— Синең турыда сөйләштек.
2 Мин сине риза дидем.
Тегенең йөзе кара янды.
— Ә мин риза түгел, — диде ул һәм портфеленнән калын папка чыгарып өстәлгә ыргытты. — Бассагыз басасыз, басмасагыз... Мин романны бер генә юлын да үзгәртмәячәкмен!
Гортек, папканы читкә этеп, тәмәке кабызды, авызыннан берничә төтен боҗрасы чыгаргач, тагын тыныч кына сүз башлады:
— Миннән генә торса иде бу дөнья. Ливон әфәнде үз сүзеннән кире кайтмаячак.
3 Син аның кем икәнен яхшы беләсең. Әсәреңнең чишелешен үзгәртүгә генә карап, синең иҗатыңа һичнинди зыян килмәячәк. Әллә ни үзгәртәсе юк бит. Калифорниядә җир тетри. Даниэл белән Нелли һәлак булалар да, вәссәлам. Үзең турында уйламасаң, хатының белән кызың турында уйла. Аларның инде бер ай кислород сулаганнары юк. Үзең дә көннән-көн саргаеп, кибеп барасы. Әсәрең басылып чыкса, син гаиләңне җиде-сигез елга кислород баллоннары белән тәэмин итәчәксең.
4 Уйла, яхшылап уйла!
— Уйлыйсы уйланган инде. — Язучы дерелдек тоткан куллары белән өстәлдә яткан сигараны алып, авызына капты. Кабызыйк әле.
Гортек бармакларын шартлатып утчагарын кабызды да көрсенеп куйды:
— Син минем иң яхшы дустым. Болай киреләнүең миңа һич тә ошамый. Әйт, нәрсә булды сиңа?
— Беләсеңме, — диде Оризон, моңсу тавыш белән. — Бүген мине төне буе еладым.
— Еладың? Нигә?
— Кичә мин телеграмма алдым.
5 Оризон куен кесәсеннән зәңгәрсу бланк чыгарып Гортекка сузды. — Укы, бәлки нәрсә дә булса аңларсың.
Бүлмә хуҗасы күзлеген киде дә телеграмманы кычкырып укырга кереште:
"Ашыгыч телеграмма.
Г–12 галактикасы, Цефей йолдызлыгы. Кызыл йолдыз системасы, Тәхет планетасы. Канат шәһәренең 12 нче каты, язучы Оризон Вегога.
Мөхтәрәм Вего әфәнде!
Җирдә тикшеренү эшләре алып барганда, мин очраклы рәвештә "Нью-Йорк Таймс" газетасында басылган бер мәкаләгә игътибар иттем.
6 Анда Чернобыль электр станциясендә булган шартлау турында сүз бара. Мәкаләдә сурәтләнгән фаҗигале вакыйгалар сезнең "Җансыз дөнья" дигән фантастик әсәрегез белән аваздаш. Икенче төрле әйткәндә, сез уйлап чыгарган Чернобыль электр станциясе, аның директоры Сергей Климов һәм башка бик күп персонажлар тормышта да бар. Сез җирлеләр язмышын язасыз дип уйлый мин. Бәлки, мин ялгышамдыр, барысы да ныклап ачыкланганчы яңа әсәр язмыйча торсагыз, мин бик шат булыр идем.
7 Язуыгызны дәвам иткән очракта, ул сезнең кешелек дөньясына каршы эшләнгән чираттагы җинаятегезгә әверелергә мөмкин. Тагын бер гозерем бар: берәр яңа әсәрегез булса, аның бер нөсхәсен миңа җибәрегез әле. Аның ярдәмендә сезгә бәян иткән гөманымның дөреслеген раслый алырмын дип ышанам.
Ихтирам белән экспедиция начальнигы Вукало Вуто.
Җирдәге ел исәбе буенча 2050 ел, 11 май.
Адресым: Киек Каз Юлы йолдызлыгы, Кояш системасы, җир, Минск шәһәре, ундүртенче өчпочмак.
8 Телеграмманы укып чыккач, Гортек тирләп чыккан озын борынын кулъяулыгы белән сөртеп куйды.
— Әкият! Син шуңа ышанасыңмы?
— Ышанам.
— Кызганыч. Мин сине мондый ук беркатлы дип уйламаган идем. Ә син җирлеләрнең безнең галактиканы яулап алырга җыенганнарын беләсеңме соң?
— Белмим.
— Аларга үз галактикалары гына аз, — дип сөйләнде Гортек, төкерекләрен чәчә-чәчә. — Бу җирлеләр безгә каршы хәтта мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә дә провокацияләр ясаудан баш тартмыйлар! Фикер матди була алмый, Оризон.
9 Моны безнең галимнәр инде күптән исбатладылар. Матдиләшкән сурәттә дә без моны аларга каршы кулланырга тиеш.
— Ә гуманизм?
— Бала-чага булма, Оризон. Монда икенең берсе генә: йә алар безне, йә без аларны! Безгә иң беренче нәүбәттә үзебез урында уйларга кирәк. Озын сүзнең кыскасы, әсәреңне бүген үк Ливон әфәнде әйткәнчә үзгәрт.
— Үгетләмә мине, Гортек. Алар да бит безнең кебек үк Соляриус планетасыннан чыккан һомо сапиенслар.
10 Аннары безгә дигән кислородны Җирдән ташуларын онытма.
— Алайса, Калифорнияне Югославия яисә... теге ни... Мексика дип үзгәрт. Бу илләрнең атамаларын мин уйлап чыгардым, син түгел. Шулай булгач, Җирдә андый мәмләкәтләр була алмый. Мин бит синең кебек җирлеләр язмышын яза торган илаһи зат түгел. — Гортек соңгы сүзләргә каһкаһәле басым ясады.
— Кем белгән, — диде Оризон, аның кыланышына һич тә үпкәләмичә.
 

Связаться
Выделить
Выделите фрагменты страницы, относящиеся к вашему сообщению
Скрыть сведения
Скрыть всю личную информацию
Отмена