| 1 |
Күптән, бик күптән булган вакыйга, әмма бүгенгедәй күз алдымда: без, өч шәкерт, бер атка утырып, өяз мәдрәсәсеннән авылыбызга кайтырга чыктык. Дөресрәге, Гыйлемдар белән без икәү бер авылга - Чуаркүлгә кайтабыз, ә Бәдретдинне юл өстендәге Ишле авылында калдырып китәргә тиешбез. |
| 2 |
Тагын шуны да әйтим, безне ялкау гына юыртып алып кайткан күк алаша Гыйлемдарларныкы иде. Без авылда алар белән күрше генә торабыз. Шул сәбәпле Гыйлемдар белән мине алырга бер язын безнең ат килсә, икенче язда алар аты килә торган иде. |
| 3 |
Ә Бәдретдин безнең очраклы юлдашыбыз. Дөрес, без мәдрәсәгә бер вакытта җыелабыз, бер вакытта таралабыз, ләкин моңарчы аның белән бергә кайтырга туры килгәне юк иде әле. Бәдретдин кешегә бер дә йөк булырга яратмый иде. |
| 4 |
Укулар беткәч тә ул базарга килгән авылдашларының берсенә ияреп китә дә бара, яки ялгыз үзе генә утыз чакрымдагы авылына җәяүләп сыптыра торган иде. Бу юлы инде без аны, үзебез сорап дигәндәй, бергәләп кайтырга күндердек. |
| 5 |
Бәдретдин безнең мәдрәсәдә иң ярлы шәкерт иде. Аңа авылыннан бернинди дә ярдәм килми иде. Тик Ишледән базарга килүче берәрсе бик сирәк кенә аңа әнисенең киндер чүпрәккә төреп җибәргән тары ипиен яки берәр йомарлам маен кертеп чыга торган иде. |
| 6 |
Бәдретдин шуны да бик кыенсынып: «Нигә инде бу? Әнкәйгә әйтегез, мин ач түгел, үзеннән өзеп җибәрмәсен!» - дип алып кала иде. Һәм шул майны ул ни өчендер без белән чәнчеп ашый иде. |
| 7 |
Шәкертләр аңардан: «Нигә алай итәсең?» - дип сорасалар, Бәдретдин көлгән булып кына: «Без белән ашагач, озакка җитә ул!» - дип җавап бирә торган иде. |
| 8 |
Илдә чыпчык үлми дигәндәй, безнең Бәдретдин дә, бик интегеп, ачка киселеп булса да, укуын әнә шулай алып бара иде. Нәм бик яхшы укый иде ул. Хәер, бу күп сыналган нәрсә: рәхимсез нуҗада торып укыган ярлы шәкерт гадәттә бик сәләтле булып чыга. |
| 9 |
Башкача аңа мөмкин дә түгел. Бай шәкерт, әйтик, туң күчән булса да, мәдрәсәдә теләсә күпме ята ала, ә ярлы шәкерт, начар укыдымы, беренче кыштан ук мәдрәсәдән очарга мәҗбүр була... Аннары, ярлы шәкерт бик яхшы укыса гына үзенең матди хәлен дә беркадәр җиңеләйтә ала. |
| 10 |
Менә безнең Бәдретдингә дә, ул замандагы тел белән әйтсәк, истикамәтле вә иҗтиһатлы шәкерт булганга күрә, байлар иганәсеннән ара-тирә ярдәм тия иде; начар укучыларның дәресләрен хәзерләшкән өчен дә аңа аз-маз тама иде, хәлфәләргә дә ул булышкалый иде, аннары авыру-сырхауларга догалыклар, Аятел Көрсиләр күчереп тә азрак бакырлар тешергәли иде. |
| 11 |
Кыскасы, эшсез тормый иде шәкерт. Ләкин эшне дә, ярдәмне дә ул үзе бервакытта да сорап алмый иде. «Мин бит ярлы, миңа ярдәм итү сезнең вазифагыз» дигән әрсез мескенлекне без аның йөзендә беркайчан да күрмәдек. |
| 12 |
Табигате белән үк ул, ничек дим, шундый тигез, сабыр холыклы бер егет иде. Ялагайлана да белмәс, масая да белмәс, яхшы белән яхшы, ә яман белән алыш-биреше юк - андыйлардан үзен ничектер бөтенләй читтә тота белә иде. Тагын шунысы кызык, никадәр генә ярлы булмасын, ул берәүдән дә бернәрсә дә сорарга яратмый иде. |
| 13 |
Гадәттә, шәкертләр аңардан гел анысын-монысын сорап торалар, чөнки аның үз кулы белән ясаган каеш тупсалы, әрҗә сыман сандыгында мәдрәсә тормышы өчен кирәк бөтен нәрсәсе - энәсе дә, җебе дә, уймагы да, безе дә, пәкесе дә, эскәге дә, көзгесе дә, төрле каләмнәре дә, дәфтәрләре дә, хәтта җилем белән балавызы да саклана торган иде. |
| 14 |
Ничек җыйгандыр ул аларны, ләкин һаман шул ярлылыгым кешегә йөк булмасын дип, тамагыннан өзеп булса да, тырышкан, күрәсең инде. Дөрес, ул калын-калын дәрес китапларына бик мохтаҗ иде. |
| 15 |
Аңа иярәләр, аңа охшарга тырышалар, аны яттан сөйләп йөриләр... Дөрес, безнең барыбыз өчен дә бөтенесеннән өстен, бөтенесеннән якын - Тукай иде, иң күп күчерелгән, иң сөеп укылган да Тукай иде. |
| 16 |
Әнә шундый сәер генә, серле генә һәм сөйкемле генә бер егет иде безнең Бәдретдин шәриктәшебез! |
| 17 |
Ярый, сүз озынга китте, без бит әле өчәүләшеп читән тарантаста хозур гына авылыбызга кайтып барабыз. Юл такыр, тузан юк, күк алаша, эченә кату төшүдән «горт-горт» иткән тавыш чыгарып, үз кәенә салмак кына юырта... |
| 18 |
Күптән түгел, май урталарында, беренче җылы яңгырлар явып узган иде. Хәзер бөтен нәрсә дәррәү кузгалып, күтәрелеп, үсеп бара: арышлар сабакка сузыла башлаган, бодайлар куе булып, кучкыл-яшел булып, егетләр мыегыдай, сызылып кына чыгып килә. |
| 19 |
Баштарак без әледән-әле тарантастан төшеп, аякларыбыз җирнең җылысын бер рәхәтләнеп татысын дигәндәй, чирәмгә кереп киттек, йөгерештек-куыштык, иелеп чәчәкләр өздек. Бәдретдин тау юасы тапты, аны өзеп чәйнәдек. |
| 20 |
Мин безнең авылда «тәмлекәй» дип йөртелә торган, сабагы дүрт кырлы, озын гына бер үсемлекне җыеп алдым. Аны да, тиресен суеп, ашап карадык. Бәдретдин әйтә, моны башкортларда «кияү камчысы» дип йөртәләр, ди, чөнки очындагы менә шушы бөреләре зәңгәр чәчәк булып ачылгач, ул чынлап та чуклы камчыга охшап китә, ди. |
| 21 |
Ә безнең Гыйлемдар, озын сыйрак, гел йомран эзләп чапты, туктап, ике учын кушлап сызгырып та карады, ләкин хәйләкәр җәнлек шәкерт сызгырганын сизә иде ахрысы, оясыннан чыгып, колакларын торгызып, арт тәпиләренә утырмады. |
| 22 |
Юл буе безне тургайлар сайравы озатып барды. Гүя менә төпсез нурлы аяз күктән өстебезгә сихри бер моң тибрәнеп-чыңлап, өзлексез явып торды. Ә беләсезме, тургай сайравының сихере нәрсәдә? |
| 23 |
Иң элек, сынаганыгыз бардыр, тургай сайраганда җир өстенә җиңелчә генә уйчан-моңсу бер тынлык җәелә. Әнә шул югарыда кечкенә кошчык талпынган күкнең үзе шикелле үк, җир йөзе дә иксез-чиксез булып, гаҗәеп тын, нурлы булып тоела башлый... |
| 24 |
Юлдан шактый читтә торган күксел урман яныннан узганда, без аның да тынып калырга мәҗбүр иткән кисәтүле тавышын ишеттек. |
| 25 |
Юлга чыккач та Бәдретдин безне, Ишледә туктап, чәй эчеп чыгарга чакырган иде. Без, билгеле, кыстатып тормадык, шәриктәшеңә кереп, чәй эчеп, күңел ачып чыгу шәкертләр өчен табигый бер низам инде ул. |
| 26 |
Авылга җиткәндә генә Бәдретдин, дилбегәне үзенә алып, атны олы юлдан уңга каерды да бәбкә үләне түшәлгән җир өстеннән генә иң арткы урамга таба алып китте. Һәм озак та үтми, шул урамның иң читендәге, бүтән йортлардан аерылыбрак, ялгызы гына торган бер өйнең каршысына безне китереп тә туктатты. |
| 27 |
Хәер, моның хуҗалык дип атар җире дә юк иде. Шыр кырда утырган бәләкәй генә ялгыз әй үзе искереп-тузып, яртылаш җиргә кереп беткән. Салам түбәсе череп, каралып, тирескә әйләнә башлаган. |
| 28 |
Капка юк, койма юк, тик урам яклап та кыр яклап кына ике рәт киртә сузылган... Ишегалдын кыр үләне басып киткән. Анда чикерткәләр тыз-быз сикерешәләр. Димәк, бернинди аяклы мал да юк. |
| 29 |
Без инде хәйран булып, гаҗәпләнеп калуыбызны Бәдретдиннең үзенә ничек тә сиздермәскә тырыштык. |
| 30 |
Арба эзе төшмәгән ачык ишегалдына узып, түбәсе чыбык-чабыклар белән ябылган иске генә бер читән абзар алдында атыбызны туктаттык. Өйдән кечерәк буйлы, ак чырайлы, җирән сакаллы, арык-өшән генә бер абзый чыкты. |
| 31 |
Аның өстендә киндер күлмәк, тез башларына зур ямаулар салынган киҗеле ыштан, башында мескен бүрек, аякларында тула оек белән тузган чабаталар иде. Ул, тарантас янына килеп, бары: «Улым!» - дип кенә Бәдрет-дин белән күреште, аннары безгә дә шулай сүзсез генә ике кулын сузды һәм шунда ук ат башына барып, аны тугара да башлады... |
| 32 |
Бәдретдин сандыгын күтәреп өйгә ашыкты. Әй ишегендә бер хатын күренде, ләкин ул ни өчендер тиз генә кире борылды. Бу - Бәдретдиннең әнисе булгандыр инде, тик менә аның ишектән чыгар-чыкмас кире чигенүе безне бераз гаҗәпләндерде. |
| 33 |
Атны тугарып бетүгә, Бәдретдин өйдән чиләк белән су, чүмеч һәм тастымал күтәреп чыкты. Чирәм өстендә генә чиләктән бер беребезгә су коеп юынып алдык. Күңелгә: «Комганнары да юк, күрәсең», - дигән уй килде. |
| 34 |
Кәм без бернәрсә күрмәгән, белмәгән булып кыланырга яки ваемсыз гына сөйләнергә ничектер сүз дә, сәләт тә таба алмый идек. Ләкин Бәдретдин үзе тыныч иде, һәрхәлдә, оялу-уңайсызлану кебек бернәрсә дә сиздерми иде. |
| 35 |
Юынып беткәч, сәлам биреп, өйгә кердек. Бәдретдиннең әтисе бер читтәрәк торган килеш безне бик гади генә: «Әйдәгез, шәкертләр!» - дип каршы алды. |
| 36 |
Караңгырак кына өй эче дә тышкы ягы кебек үк искереп, тузып беткән икән инде. Ләкин күпме генә иске-реп-тузып бетмәсен, аның бүрәнәләре тома балавыздай сары-көрән иде әле, тапталып, кырылып ашалган идәне дә чип-чиста иде... |
| 37 |
Өйнең бетен түрен иңләп, өстенә киез җәелгән зур сәке тора, ике урындык, бер эскәмия, мич буенда тагын бер бүкән тора - менә җиһаз дигәне бары шул гына. Мич алды иске генә чүпрәк чаршау белән бүленгән, анда кемнеңдер озын гына итеп чыра телүе ишетелә. |
| 38 |
Без утырышып дога кылдык һәм, шәкертләрчә кулларыбызны тез өстенә куеп, бер мәлгә тынып калдык. Безнең үзебезгә сүз башлавы, билгеле, кыенрак иде, аннары нидер менә телебезне һаман бәйләп тора иде. Ләкин, гаҗәп хәл, хуҗалар үзләре дә сүзсезләр иде. |
| 39 |
Гомумән, бу әйдә сүз бик аз сөйләнә булса кирәк - ничектер бик тиз без шуны сизгәндәй булдык. Бәдретдин әрле-бирле йөренә, нидер әйтмәкче дә шикелле, ләкин сүз таба алмый кебек... Әтисе башта мич буендагы бүкәндә безгә бераз шаккатып утырды да, аннары, торып, сәке кырыена чәй урыны әзерли башлады. |
| 40 |
Бераздан чаршау эченнән әкрен генә: «Булды, улым!» - дигән сүз ишетелде. Бәдретдин, кереп, самоварны алып чыкты. Бу самоварның да борын һәм колак төпләре кургашын белән ямалып беткән иде. |
| 41 |
Бәдретдин безгә сәкегә менеп утырырга кушты. Без, менеп, аякларны бөкләп утырдык. Шуннан соң алдыбызга өчаяк белән йомырка тәбәсе килде. Без әле ашка сузылмыйча хуҗаларның утырганын көтә идек. Ләкин бабай да урыныннан кузгалмады, абзый кеше дә бүкәненнән тормады. |
| 42 |
Аңа күтәрелеп карагач та минем йөрәк әллә нишләп китте. Дөресрәге, яшермичә әйтим, бер чиркану тойгысы йөрәкне өшетеп җибәргәндәй булды: бичара хатынның бетен битен-күзен кайчандыр кичергән рәхимсез чәчәк зәхмәте тәмам бозып бетергән иде. |
| 43 |
Хәтта әние безне дә, әгәр ул менә шушындый булса, үзебез чакырып алып күрсәтергә кыймас идек, уңайсызланыр идек, оялыр идек. Бәдретдин бу кыен хәлне бөтенләй күрми, аңламый микәнни? Әллә күрсә, аңласа да бик тирән яшерә беләме? |
| 44 |
Ә җиңги шул арада чынаякларга чәй ясап, йөзен самовар артына яшерә төшеп, безгә сузды. Без башларны күтәрмичә генә, сүзсез генә чәебезне эчәргә тотындык. Бәдретдин безне кыстап: - Йәгез әле, шәрикләр, ни бары белән ашап кына эчегез, ашап кына! - диде, һәм аның тавышында мин көткән уңайсызлану яки оялу ник кенә бер ишетелсә иде! |
| 45 |
Йомырка тәбәсен капкалап, икешәр чынаяк чәй эчкәч, без чәшкеләребезне капладык. Бәдретдин, сыеның ярлылыгыннан булса кирәк, үзалдына, сиздермәскә тырышып кына, бер сулап куйды. |
| 46 |
Аннары кисәк кенә аягүрә басты да: - Булмаса, мин сезгә үземнең китапларымны күрсәтим әле, - диде һәм тәрәзә башына ясаган кечкенә шүрлектән бер өем китапларын алып безгә бир де. Без бер эш чыкканга куанып, шуларны карый бат ладык. |
| 47 |
Аңлыйсызмы, күз алдыгызга китерә аласызмы - гүя бу зураеп ачылган сыңар күздәге өнсез карашта, бер адәм затына гына түгел, бөтен җан иясенә хас ниндидер менә үзе эшләгән могҗизага таң калу һәм шуңа чиксез куану, шуның белән әйтеп бетергесез горурлану ап-ачык чагылып тора иде: ул тапкан бит бу баланы! |
| 48 |
Ул имезгән бит аңа күкрәк сөтен! Ул шушы сөлек кебек егетнең әнисе бит! Шәкерт әнисе, гыйлем иясе булачак кешенең әнисе... Ихтыярсыздан йөрәгем үкси башлап, мин тизрәк башымны түбән идем. |
| 49 |
Бәдретдиннең уйнавын барыбыз да шылт та итмичә, тып-тын калып тыңлап утырдык. Бу ярлы өйнең һавасында ук ниндидер бер авыр сагышлы моң - мәңгелек моң йөзә кебек иде. Текә генә катып утырган ап-ак бабай ни уйлый, бүкәне өстеннән бер генә дә кузгалмаган абзый кеше ни кичерә - моны белүе һич мөмкин түгел иде. |
| 50 |
Тик шушы моң эчендә, томан аша караган тулы ай төсле, Бәдретдиннең әнисе үзенең сүзсез шатлыгы белән яктырып утыра. Нинди язмышлар бәйләгән бу кешеләрне, нинди серләр саклана алар арасында? |
| 51 |
Әнисе өчен уңайсызлану дигән нәрсәнең әсәре дә юк икән Бәдретдиндә!.. Кайда ул уңайсызлану! Берәүне дә күрмичә, бары әнисенә, әнисенең әнә шул башта безне чирканырга мәҗбүр иткән шадра, чалыш, акайган күзле йөзенә генә карап, ул скрипкәсен уйнады. |
| 52 |
Аның бу аз гына моңсу уйчанлык, яшерен генә кызгану белән өртелгән җитди-җылы карашында, әнисен өзелеп ярату гына түгел, аны беткәнче аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора кебек иде. |
| 53 |
Шулай да безгә кузгалырга вакыт иде инде. Бәдретдин уйнап туктагач, без хуҗалардан дога кылырга рөхсәт сорадык. Абзый кеше ямаулы тез бантларын ышкып куйды, ә Бәдретдин, бабасына үрелеп: - Бабакай, шәкертләр бездән фатиха бирүебезне сорыйлар, - диде. Бабай башын какты, һәм без кулларны күтәрдек. |
| 54 |
Күк алашаны җигеп, капкасыз-коймасыз, кыр үләне басып киткән «ишегалдыннан» урам уртасындагы тигез юлга чыктык. Бәдретдин һәм әтисе безне озатып, киртә буенда янәшә басып калдылар. |
| 55 |
Кояш баюга таба борылган иде инде. Ә шулай да тургайлар, көн яктысыннан туя белмәгәндәй, тагын да биеккәрәк менеп, тагын да сузыбрак, ярсыбрак берөзлексез сайрыйлар да сайрыйлар. |
| 56 |
Берни эшли алмыйм үзем белән: самовар артыннан гына улына карап утырган ана күз алдыма килә дә эчемнән тагын үкси башлыйм... |
Комментарии