Татар халык әкиятләре |
1 | «Алтын балык» Әүвәл заманда бер фәкыйр кешенең бердәнбер улы булган. Бу егет күлгә ау салып, балык тотып, ата-анасын шуның белән туйдыра торган булган. Көннәрдән бер көнне бу егет күлгә ау салган. Моның авына эләккән, ди, алтын балык. Алтын балыкны егет өенә алып кайткан. Бу егетнең алтын балык тотып кайтуын патша ишетеп, егетне үз янына чакыртып ала да: - Йә, улым, син алтын балык тоткансың, - ди. |
2 | Егет әйткән: - Тоттым, - дигән. - Ул балыкны миңа китереп бир, - дигән патша. Егет, теләсә-теләмәсә дә, балыкны патшага китереп биргән. Патша, бер зур тазга су салдырып, балыкны шул таз эченә җибәрткән. Алтын балык суда йөзеп йөри башлагач, бөтен бүлмә яп-якты булып тора икән, ди. Патша таздан күзен алмый, туктаусыз шуңа карап утыра, ди. Балыкчы егетнең алтын балык тотып, патшага китереп бирүен ишетеп, патшаның вәзирләре бик тә көнләшкәннәр: «Бу бала зураеп җитсә, безнең башка җитәр», - дигән вәзирләрнең берсе. |
3 | Аңа каршы икенче вәзир әйткән: «Бу егетне, дигән, ничек тә булса яш вакытында үтерергә кирәк», - дигән. Бу егеттән ничек итеп котылу турында киңәшеп утырганнар да, шулай бер сүзгә килгәннәр: «Без патшага: «Алтын балыкка алтын су кирәк, ә алтын су фәлән патша кулында. Алтын балыкны тоткан егет алтын су да табып китерсен», - дип әйтербез», - дигәннәр. Патша янына кергән бу ике вәзир. - Алтын балыкка алтын су кирәк, падишаһым-солтаным, - дигәннәр болар. |
4 | - Ул алтын суны кайдан алырбыз, кайдан табарбыз? - дигән патша. Тегеләр әйткәннәр: - Әлеге алтын балыкны тоткан егет алтын суны да табып китерер, - дигәннәр. Патша егетне үз янына чакыртып алган. - Йә, улым, дигән, син алтын балыкны тоттың, дигән, фәлән патшаның кулында алтын су булыр, син шул алтын суны да алып кайт, - дигән. Егет әйткән: - Ярар, китерермен, - дигән. Кайткан бала өенә, атасы-анасы янына. |
5 | Атасы-анасы әйткән: - Патша сиңа ни йомыш кушты? - дигән. - Патша миңа, дигән, алтын су табып китерергә кушты, - дигән егет. - Әй балам, син аннан кайта алмассың, - дип, атасы-анасы бик елаган. - Юк, кайтырмын, - диде дә егет, торды да чыгып китте, ди, бу алтын суны эзләргә. Китте, китте, ди, бу, бик күп җирләр, бик күп илләр үтте. Юлда бер җирдә туктап утырды, ди, бу ашарга. Бу ашап утырганда, моның янына бер карт килеп чыкты, ди. |
6 | - Балам, син кая киттең? - дип сорады, ди, бу карт. - Мин, бабай, алтын су эзләп барам. - Алтын суны эзләсәң, монда күп утырма, юлыңда бул, - ди моңа карт. - Анда синең юлыңда булыр бер дәрья. Ул дәрьяга килер бер пароход, ди. Ул пароходка бәхетле кеше утырса, пароход дәрьяны бер сәгатьтә чыга, ә бәхетсез кеше утырса, бер елдан чыга, ди. Тиз бул, улым, пароход килеп җиткәнче, барып җитәргә тырыш, - ди. |
7 | Егет тора да йөгерә. Барып җитеп, пароходка кереп тә китә бу. Егет кереп утыру белән, пароход кузгалып китә. Бер сәгать эчендә пароход дәрьяның икенче ягына чыгып җитә дә яр буена барып туктый. Пароход йөртүчеләр шаккаталар, ди, бу эшкә: «Бер елда чыга торган пароход бер сәгать эчендә чыкты, берәр бәхетле кеше утырган булгандыр», - дип уйладылар, ди, алар. Пароходтан сикереп төшеп, бу егет китте, ди, бер сукмак белән. |
8 | Бара, бара, ди, бу. Бара торгач, карт әйткән сүзләр исенә килеп төште, ди, моның: «Син пароходтан чыгып, уңга киткән бер сукмак белән бара торгач, бер елгага җитәрсең. Елганың яры биек булыр, ул ярдан аска төшәрсең», - дигән карт. Барып җиткән, ди, бу шул биек ярлы елга буена. Уңайлы-рак җирен табып, яр астына төшкән. Ярдан төшүгә егет талчыгып, хәлсезләнеп киткән. Бераз торгач, суга карый да суда бик матур бер кыз күрә. |
9 | Башын күтәребрәк караса, елганың икенче як ярында бик матур бер кыз басып тора икән, ди. - Бу якка чык, - дигән, ди, теге матур кыз. Егет әйткән: - Ничек чыгыйм? - дигән. - Сикереп чык, бер сажинны сикерә аласыңдыр бит, - дигән. Сикергән бу, сикереп суның аръягына чыккан. Сикереп чыгуы булган, әлеге кыз бу егетне килеп кочаклап алган. - И туганым, син икәнсең, зурайгансың икән, - дигән. Бу кыз егетнең туган апасы булган. |
10 | Бу кызны, бала чагында, пәриләр урлап киткән булган икән, ди. Бу кыз бик күп еллар пәри кулында аш пешерүче булып торган икән, ди. Кыз торган шул пәридә. Пәри патшасының бер Чулак вәзире булган. Бу вәзир һәр көнне кызга ике кадак ит китереп бирә икән дә, ди, кыз шул иттән аш пешерә торган булган. Бу пәри патшасының патшалыгында гел кыз заты булган, ир заты бер дә булмаган. Кыз әйткән энесенә: «Алар сине дә үтерерләр, дигән, нишләргә икән?» - дигән. |
… |
Комментарии