Халык әкиятләре |
1 | «Корчаңгы тай һәм таз малай» Борын заманда булган бер кеше, аның булган өч улы. Таз булган, ди, кече улы. Болар бер дә ашлык чәчмәгәннәр. Элек боларны әтисе эшләп туйдырган. Әтиләре картайгач, малайлары үсеп җиткәч, боларга әйткән: - Улларым, дигән, без дә ашлык чәчик, кеше чәчә бит, дигән. Сез улларым, дигән, барыгыз базарга, алып кайтыгыз солы, - дигән. Болар базарга баралар, алып кайталар биш пот солы. |
2 | Биш пот солыны бер җиргә илтеп чәчәләр, җирнең буе сиксән сажин була. Чәчәләр дә бер атна торалар. Бераздан җирне барып карыйлар. Карасалар, солы тишелеп чыкмаган. Моны әтиләренә кайтып әйтәләр. - Әй, улларым, сез солыны чәчмәгәнсез, сатып эчкәнсез, - ди, ышанмый әтиләре. Үзе килә карарга. Барып карый, солы тишелеп чыкмаган. - Чынлап та солы тишелмәгән, ди, әллә сирәк булганмы? Тагы чәчеп карыйк, - ди. |
3 | Базарга китәләр дә тагы биш пот солы алып кайталар. Тагы да шул ук җиргә илтеп чәчәләр. Чәчәләр дә, бер атна узгач, тагын барып карыйлар. Солы тишелмәгән. Күршеләрнеке тишелеп, ямь-яшел булган, ә боларның - кап-кара. Әтиләренә кайтып әйтәләр. - Әти, безнең солы тишелмәгән, - диләр. Инде карт ышана. - Улым, берәр хәл бардыр безнең җирдә, әллә төнлә сакларга барасызмы? - ди. Иң элек олы малаен сакларга җибәрә. |
4 | - Улым, төне буе сакла, йоклама, - ди. Бу малай сакларга барса да бара, бармаса да бара. Боларның җирләре урман буенда икән. Җир өстенә баргач, бераз тора да тая бу. Ерак түгел була бер кордон, кордонга бара да йоклый бу. Иртә белән иртүк тора да кайта. - Соң, улым, нәрсә бар, ни күрдең җир өстендә? - ди атасы. - Ни, ди, анда нәрсә булсын, сандугачлар да сайрамый анда, төне буе йокламадым, - ди. Әтиләре хәзер уртанчы улын җибәрә. |
5 | - Йә, уртанчы улым, син бар әле, син берәр эш чыгара алмассыңмы? - ди. Хәзер уртанчы малае китә. Уртанчы малае барырга чыккач та, абыйсы йөгереп чыга моның артыннан. - Энекәш, син ялгыз куркырсың, мин кордонга бардым да йокладым, син дә шулай йокла, - ди. - Ярар, абый, алай булгач, - дип китә теге. Җир өстенә керми дә бу. Туп-туры кордонга бара да ятып йоклый. Иртә белән кайта. Әтисе тагын сорый: - Улым, ни булды? - ди. |
6 | - Юк, әти, анда берни дә юк, - ди малай. - Солы тишелеп чыкканмы? - Юк, тишелмәгән, - ди. Хәзер моның кече малаена барырга чират җитте бит инде. Бу малайга бер дә көн юк инде. Тазның бер аягында оек белән чабата, бер аягында иске киез итек. Хәзер Тазга әйтә инде атасы: - Йә, улым, хәзер син бар инде. Синнән берәр эш чыкмасмы, булмады тегеләрдән, - ди. Таз әйтә: - Мин барырмын баруын да, ди, миңа бер корык кирәк булыр, берәр киек килеп чыгуы бар, - ди. |
7 | Сораганнарын хәзерлиләр дә җибәрәләр Тазны. Китә бу. Җир өстенә бара. Җирнең ике ягында киң ызан калган була, инде бик куе әремнәр үскән икән, шунда кереп ята. Сәгать сигез дә җитә, тугыз да, бернәрсә дә юк. Сәгать унике дә җитә, моның йокысы килә башлый. Никадәр түзәргә тырышса да, йокымсырап китә егет. Менә бер заман җил-давыл кузгала. Бары моның җире өстендә генә була ул давыл. Бу җил-давыл әле бер башына, әле икенче башына китеп йөри җирнең, тырмалаган шикелле өстерәлеп йөри. |
8 | Таз аптырый моңа: «Нәрсә икән бу?» - ди. Куркып та китә инде. Өстерәлеп йөри торган нәрсә килеп җитәрәк, ни булса, шул булыр дип сикереп тора да, корык белән кизәнеп суга да. Корык белән сугуы була, моның янына килеп төшә озын чәчле бер хатын. Таз моны акыртып кыйный, теге хатын моңар ялына башлый: - Син мине кыйнама, мин синең солыңны таң атканчы үстереп җиткерәм, ди. Аннары соң синең нужа вакытың булыр бер заман, менә мин сиңа бирәм бер чәч бөртегемне, ди, шул чәч бөртегенә ут төртерсең, җаныңа ни кирәк, шул булыр, - ди. |
9 | Хәзер шулай ризалашып, чәч бөртеген ала да кайтып китә инде егет. Кайтып китә дә ятып йоклый бу. Әтисенә дә әйтми, берсенә дә әйтми. Иртә белән карасалар, Таз мич башында йоклап ята. - Һай, Таз шайтан, ни арада кайтып яткан әле, - ди әтисе. - Сакламагандыр, Таз шайтан, - ди. Уяталар моны. Тора. - Әйдә, җыеныгыз, солы өлгерде, урырга барабыз, - ди. - Най, юләр Таз! Төн чыкканчы солы өлгерәмени? - диләр. |
10 | - Сез дә солы саклап йөргән буласыз, ди, менә мин сакладым да, булдырдым да, ичмасам, - ди Таз. Тазның сүзенә ышанмыйча, абыйлары карарга китәләр. Барып карасалар, солылары кешенекеннән бер чирек артык үскән, урак тыккысыз куе булган. Хәзер болар бөтен гаиләсен җыеп китәләр уракка. Ике абыйсы, ике җиңгәсе, Таз - барысы да уракка китәләр. Солыны бер көндә көчкә генә урып бетерәләр. Кояш баегач кына кайталар, шундый яхшы уңган була солы. |
… |
Комментарии